Скачать книгу

шатлык һәм көч бирә. Чөнки кичәгә әзерләнеп йөргән көннәрдә мин рәтләп йоклаган чагымны да, һәм шул ук вакытта арыганлыгымны да хәтерләмим. Бу зур кичә өчен мин «Тормыш турында җыр» әзерләдем. Бу җыр минем башымда бик күптәннән йөрсә дә, көен таба алмыйча, җырламый тора идем. Ләкин синең йомшак мөгамәләң, зәңгәр күзләреңне тутырып елмаеп каравың миңа көч бирделәр, уйланган җырымны көйгә салдылар.

      «Тормыш турындагы җыр» га мин үземдә булган бөтен иркәлегемне бирергә тырыштым. Мин аның һәрбер сүзе, һәрбер авазы турында озак-озак уйландым. Әллә күп уйлап йөргәнгә, колак төбемдә гел шул көй яңгырап торды. Бу җырда мин азатлык һәм матурлык, табигать һәм сөю турында күп кенә нәрсә әйтергә теләдем. Мин җырымның һәрбер сүзенә ачык буяу һәм тавыш яктылыгы бирергә тырыштым. Кырга чыгып, буш биналарга кереп, репетицияләр ясадым. Җырланасы җырымны мин иртәнге һава җилләрендә назладым, кояш нурларында җылыттым. Минем җырымны илебезнең матурлыгы бизәде. Иртәнге завод гудоклары аңа аккордлар бирде. Хезмәтем бушка китмәде. Зал мине тиз аңлады. Минем җыр, ямь-яшел үләннәр, ал, зәңгәрсу чәчәкләр арасыннан атылып чыккан чишмә кебек, аккан саен арта, киңәя барып, диңгезгә кушылган зур елга төсен алды… Чәчәкләр арасыннан чыккан чишмә диңгезгә кушылган кебек, минем җырым да шәхес лирикасыннан, аерым кеше тойгысыннан җиңүче сыйныф лирикасына, җыр диңгезенә әйләнде. Мине кат-кат сәхнәгә чакырдылар. Ә   мин, нишләргә белмичә, сәхнә артына чыгып, үзем тудырган җыр тәэсиреннән исереп, декорацияләр арасына кереп качтым. Шулвакыт берәү:

      – Сезнең чәчегез нинди йомшак, нәфис, җылы, – диде.

      Бу «берәү» – син идең. Мин, синең шулай якын булуың шатлыгыннан бернәрсә дә әйтә алмыйча, синең зәңгәр күзләреңә карадым. Йотыла-йотыла матур итеп карарга тырышканымны хәзер дә хәтерлим. Шул ук вакытта бу зур бәхеттән әллә кая качасы, чыгып китәсе килгән иде. Ләкин баскан урынымнан кузгала алмыйча тордым. Чөнки сул аяктагы оегымның сүтеге ботинкама тыгып куелган иде. Менә шул чыккан төсле тоелды. Мин аны, сиңа күрсәтмәс өчен, уң аягым белән капларга тырыштым.

      Концерттан соң танцылар булды. Син вальска чакырдың. Танец вакытында син:

      – Галия, сезгә артистка булырга кирәк… Сез үзегездә булган талантның кадерен белмисез… Мин сезне шефка алырга телим… Сез атаклы җырчы булырсыз… Сезнең җырыгыз бөтен Союзга, бөтен җир йөзенә ишетелер… Мин сезнең кара күзләрегезне яратам… Алар әллә ничек ягымлылар… Сезнең күзләрдә мин үземне күрәм. Рөхсәт итсәгез, мин сезне озата барыр идем, – дидең.

      Мин шатлана-шатлана риза булдым.

      Икәү бергә залдан чыгып киткәндә, мин, әллә кемне эзләгән сыман, як-якка карандым. Юк, мин берәүне дә эзләмәдем, бу бары тик хатын-кыз табигатенең «Күрәсезме, мин кем белән чыгам!» дип масаерга тырышуы иде. Без чыгып киткәндә, безгә таба бик күп күзләр текәлделәр. Безне озаткан күзләр арасыннан аермачык күренгәне студент Вәли Сафиуллинның кара күзләре булды. Сафиуллин мине ярата иде. Дөрес, аның үзенең бу турыда миңа бервакытта да әйткәне юк. Киресенчә,

Скачать книгу