Скачать книгу

дә өстен иде. Чөнки синең кочагың ана кочагыннан да җылырак иде. Шушындый рәхәт кочактан соң баскыч буйлап ничек менгәнемне, бүлмәгә ничек кайтып кергәнемне дә хәтерли алмыйм.

      Мәхәббәт кешене матур итә. Бүлмәгә керү белән үк мин көзгегә карадым. Гомеремдә беренче тапкыр мин үземнең йөзем-кыяфәтем белән канәгатьләндем. Шатлык кызыллыгы белән бизәлгән бит алмаларым кара күзләремнән сибелгән нурлар яктысында һәм чәчелеп төшкән бөдрә чәчләрем астында тагы да матуррак булып күренделәр.

      – Мин матур… «трал-лә-лә», – дидем мин.

      Хәтерлисеңме, «трал-лә-лә» дип, Фатыйма Ильская бер рольдә сәхнәгә чыга иде. Мин аның шулай «трал-лә-лә» дип әйтүендә әллә нихәтле тәм табам. Анда ниндидер җылылык, матурлык бар. «Трал-лә-лә» дигәч, ничектер күңелле булып китә.

      Шулай «трал-лә-лә» дип чибәрләнеп торганда, мин үземне: «Галия, боларны бит син Искәндәр өчен эшлисең», – дигән фикердә тоттым. Кинәт:

      – Ә шулай булса соң?! «Трал-лә-лә», – дидем дә төнге сәгать бердә урындык алып биергә тотындым. Биеп туйгач, өстәл алдына утырып, бергә тора башлавыбызны, син – талантлы артист, мин врач булып, яраткан кешеңне тирән итеп сөяргә, теләгәнчә шат яшәргә мөмкинлек биргән Советлар иленә хезмәт итүебезне уйларга керештем.

      Төнге сәгать икедә бүлмәдәшләрем кайттылар. Алар, өстәлгә күз төшерү белән үк:

      – Оһо, эш зурга киткән икән. Хәер, зарар юк, егете чибәр, – диделәр.

      Мин, уйланып утыра-утыра, өстәлгә җәелгән кәгазь өстен «Искәндәр», «Искәндәрем», «Искәндәрчегем» шикелле бөдрәле сүзләр белән язып тутырганмын. Әйе, бу кичне мин сине чиктән тыш дәртләнеп ярата башлаганмын. Ә Лиза, чынлап яратудан курыккан Лиза, миңа карап, немец телендә Гейненың бер шигырен укыды. Иптәш кызым Фатыйма: «Бу шигырьнең русчасы да бар бит», – дип, түбәндәге юлларны декламировать итте:

      Старинная сказка, но вечно

      Останется новой она,

      И лучше б на свет не родился

      Тот, с кем она сбыться должна.

      Менә шунда гомеремдә беренче мәртәбә мин Гейненың бу фикерләренә каршы чыктым. Дөрес, мин яшь идем әле. Ләкин әдәбият укытучыбызның дәресне күңелле итеп алып баруы аркасында, күп кенә әсәрләр белән танышырга өлгергән идем. Аннары рус теле һәм әдәбияты кабинетында китапханәче булып эшләвем дә үсүемә аз ярдәм итмәде. Мәхәббәт турында сүз чыккач, мин, үземдә булган бөтен белемемне җыеп, әлеге шигырьнең соңгы ике юлын шатлыкка, бәхеткә борып үзгәртергә теләдем. Илебез белән бергә безнең хисләребез дә үзгәрә… Без мәхәббәттән курыкмыйбыз. Безнең тойгылар тагын да баерлар, матураерлар… без матур итеп, җылы итеп яратырга өйрәнәбез, дидем мин.

      Иртәгесе көн – ял көне иде. Шунлыктан бу төнне минем белән бергә Фатыйма да йокысыз үткәрде. Без төн буе синең турында сөйләшеп чыктык. Фатыйманы онытмагансыңдыр бит. Ул соңыннан да безгә килеп йөрде, хәзер Бондюгта инженер булып эшли.

      Беренче мәхәббәт яраткан кешеңне матур итеп күрсәтә. Чөнки бу төнне мин синең турында уйлаганда, синдә бер генә дә кер, начар як күрмәдем.

Скачать книгу