Скачать книгу

Ә бит хәтта совет чорында да обком секретарьлары бездә, нигездә, татар телен белгән татарлар иде. Ә инде рус милләтеннән булган Игнатьев кебек беренче секретарьлар үзләренең татар телен белмәүләрен татар мәдәниятен, әдәбиятын, сәнгатен яратулары белән аклыйлар иде. Татар милләтенә татар җитәкчеләренә караганда да ныграк ярдәм итәргә тырышалар иде.

      Шунысын да әйтү урынлы булыр: Россия Конституциясенең нинди шартларда язылуын, ничек кабул ителүен һәм аның нинди Конституция икәнен без барыбыз да яхшы беләбез. Шуңа күрә дә Башкортстан халкы да, Татарстан гражданнары да ул Конституция өчен тавыш бирмәде. Сүз дә юк, Конституциягә тел тидерү – гөнаһтыр, әмма факт барыбер факт булып кала. Аннан качып булмый.

      Ярар, Конституцион суд Дәүләт Думасының мөрәҗәгатен уңай хәл итте дә ди. Барыбызга да мәгълүм И. В. Старовойтова бу хакта болай фикер йөртә: «Законопослушное население и парламент Республики Башкортостан, которая никогда не заявляла о своём выходе или желании выйти из Российской Федерации, примут во внимание рекомендацию Конституционного суда и приведут свои внутренние нормы в соответствие с федеральными нормами. Возможно, это встретит сопротивление каких-то политических сил в республике. Мы не выступаем против внутреннего законодательства именно этой республики. Многие республики и другие субъекты Федерации в таком положении, и надо им однажды всем вместе напомнить о том, что они живут в Российской Федерации и должны соблюдать её Конституцию». Күрәсез, бу сүзләрдә тәкәбберлек тә, шовинистик ноталар да, безнең кебек республикаларга бармак янаулар да сизелә. Моны әле үзен демократ дип исәпләп йөрүче Старовойтова әйтә. Әмма мин үзем Старовойтованың киресен уйлыйм. Мөстәкыйльлекнең тәмен азмы-күпме татыган Башкортстан халкы да, халык депутатлары да президент сайлаулары турындагы законнарын Мәскәү куша дип кенә үзгәртеп ташламас. Әгәр үзгәртәләр икән, бу инде мөстәкыйльлектән чигенү булачак. Аннары Мәскәү, гайрәтләнеп, безгә тотыначак.

      Башкортстан Республикасы безнең өчен гади республика гына түгел, гади күрше генә дә түгел. Ул – тугандаш республика. Анда миллионнан артык татар яши. Безнең язмышларыбыз уртак. Ниһаять, безнең ике республика арасында дуслык һәм хезмәттәшлек турында Килешүебез бар. Шуңа күрә дә, Башкортстан авыр хәлдә калган икән, без ярдәм кулыбызны сузарга тиешбез. Мәскәү безнең бергәлегебезне, көчебезне күрсен! Татарстан парламенты үзенең сәяси йөзен югалтмас, сессия акыллы һәм принципиаль мөрәҗәгать кабул итәр дип ышанам.

19 июнь, 1997

      Әле Мамадышка гына илтә

(Татарстан Дәүләт Советы сессиясендә ясаган чыгыш)

      Телләр турындагы Законның әһәмиятен аңлатулар, аның кирәклеген дәлилләргә тырышулар – кирәксез бер эштер. Ул Законның, Дәүләт программасының мөстәкыйльлегебез белән, моннан нәкъ биш ел элек кабул ителгән Конституциябез белән турыдан-туры бәйле икәнен кат-кат кабатлау да кирәк булыр микән?!

      Кем-кем,

Скачать книгу