Скачать книгу

икәнен тагын бер кат расладык. Шушы уңайдан депутат С. К. Осколокның яраткан мәкален дә кабатларга мөмкин: «Пока гром не грянет, мужик не перекрестится». Безнең шау-шу куптаруыбыз, үзебез теләгән паспорт таләп итүебез читтән караганда, бәлки, кыюлык та булып тоелырга мөмкин. Уйласыннар, анысы безнең файдага гына. Шулай да бу – безнең көчсезлегебез. Россиядә яңа паспорт әзерләнгәнен барыбыз да бик яхшы белә идек. Анда 5 нче графаның булмавы турында да матбугатта күп язылды. Ләкин беребез дә бу мәсьәлә белән алдан кызыксынмады, үзебезнең паспорт вариантлары, паспорт турындагы положение эшләнмәде, Россиягә бернинди тәкъдимнәр дә бирелмәде. Кемдер эшләгәнне тыныч кына көтеп яттык һәм бик нык соңладык. Мәскәүлеләр якадан алгач кына тыпырчына башладык. Ни өчен безнең Декларациябезнең абруе зур, нәтиҗәсе бар? Чөнки без аны Россиядә беренче булып кабул иттек. Башкалар нишләр икән дип көтеп ятмадык. Ни өчен безнең Конституциябез эшли, аңа Россиянең теше үтми? Чөнки без аны Россия Конституциясеннән алдарак кабул иттек. Ә бу юлы үзебезнең битарафлыгыбызны, сәяси сизгерлегебезнең булмавын күрсәттек, стратегиябезнең йомшаклыгын, дөресрәге, иҗтимагый тормышыбыздагы, Россия белән мөнәсәбәтләрдәге беркатлылыгыбызны ачып салдык. Әгәр шулай булмаса, Татарстан гражданлыгы турындагы Закон да күптән кабул ителгән булыр иде, яңа паспортның вариантлары да, күптән инде тикшерелеп, Россия Президентының өстәлендә ятарга тиеш иде.

      Нәтиҗәдә бөтен җаваплылыкны өч-дүрт депутаттан торган комиссиягә кайтарып калдырдык. Бу безгә моннан соң зур сабак булырга тиеш. Чабатаны алдан ук киеп куярга кирәк. Казаннан торып Мәскәүне сүгү, аңа йодрык күрсәтү, йодрык селкү бүген бернинди дә батырлык сорамый. Күпме генә селкесәң дә, Мәскәүнең аңа исе китмәячәк. «Самооборона» белән генә ерак китеп булмаячак. Татарстанның үз идеологиясе, сәясәте, Россия белән мөнәсәбәтләрдә үз стратегиясе булганда гына, мөстәкыйльлегебезнең эшләрен, җимешләрен күрербез.

      Инде паспортның үзенә килгәндә, эшләр болайрак тора. Бу хакта матбугатта күп фикерләр әйтелде. Шунысы кызык: аларның һәрберсе әһәмияткә ия, һәрберсе, беренче карашка, дөрес шикелле. Әмма, безгә калса, берсе дә камил түгел, һәрберебезне дә тулысынча канәгатьләндерә алмый. Бу – табигый хәлдер, мөгаен. Республикабызның сәяси статусы нинди, паспорты да шулай гына була ала. Әлбәттә, безнең өчен иң яхшы вариант – Россия эчендә, БДБ илләрендә бердәй хокукы, дәрәҗәсе булган үз паспортыбызны булдыру. Кызганычка каршы, ул хакта әле уйлаучы да, ныклап дәүләт күләмендә сүз кузгатучы да юк. Югыйсә, Россия белән килешкән очракта, аның формасын да, югары статусын да табарга мөмкин булыр иде. Монысы – әлегә киләчәк эшедер, күрәсең. Ә инде Конституциядәге ике гражданлыкны истә тотып, Россиянең дә, Татарстанның да аерым паспортларын булдыру бик үк урынлы түгелдер. Татарстанныкының бәясе барыбер бермә-бер түбән булачак. Аның белән Әлкигә, Сарманга барып, гостиницага гына урнашып булачак. Аннары авылдан беркая да чыкмый ятучы

Скачать книгу