Скачать книгу

мөмкин. Без андый кыскартуларны күп күрдек. Кыскарткан саен озыная торган, кыскарткан саен арта торган әйбер ул штат дигәннәре. Татар теленә берничә штат жәлләмик.

      Без 1998 елны «Татар теле елы» дип игълан итәргә һәм аны тормышка ашырырга тиешбез. Шунсыз тел мәсьәләсе дигән зур проблеманы урыныннан кузгата алмаячакбыз. Нәтиҗәсе, һичшиксез, булыр дип уйлыйм. Ләкин аның җитди программасы булганда гына, финанс ягыннан ныгытылганда гына үз максатыбызга ирешербез.

      Аннары шуны да әйтәсем килә. Без еш кына «Татарстан моделе» турында искә алабыз. Шулай икән, без телләр мәсьәләсендә дә үзебезнең Татарстан моделен тудырырга тиешбез, татар телен үстерү буенча Татарстанның үзенең дәүләт стратегиясе булырга тиеш. Инде эшләнгән эшләр дә җитәрлек, перспективаны да чамалыйбыз, шушы уңайдан киләсе елда икетеллелеккә багышлап халыкара фәнни-практик конференция уздыру да зарури дип уйлыйм. Әгәр без Россиядә региональ сәясәтнең лидеры икәнбез, бик күп өлкәләрдә башкаларга үрнәк булып, юл ярып барабыз икән, телләр мәсьәләсендә дә алда булу – безнең изге бурычыбыз. Әгәр алда әйтеп киткән конференцияне уздыра алсак, Россиягә дә телләр проблемасын хәл итүдә бер этәргеч булыр иде.

      Без әлеге дөнья күләменә фәкать рус теле аша гына чыгабыз. Бу җәһәттән рус теленә рәхмәттән башка сүзебез юк. Әмма шунысын да онытмаска кирәк: әгәр балаларыбыз моннан соң да татарча китапсыз утырса, дөнья әдәбиятын, фәнни-теоретик әдәбиятны рус теле аша гына үзләштерсәк, бөтен информацияне рус теле аша гына алсак, башка халыклар белән русча гына аралашсак, газиз телебез бервакытта да тулы канлы, камил тел була алмас, үзебез дә дәүләт белән идарә итә алырлык милләт була алмабыз дип куркам.

      Безнең халыкта матур бер гадәт бар. Табын артында гаилә башлыгы кашыкка тотынмыйча, берәү дә ризыкка кагылмый. Без бит үтә дә сабыр, үтә дә тәртипле халык. Шуңа күрәдер инде, барыбыз да хөрмәтле Президентыбыз Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең: «Җитте, егетләр, биш ел буе эленке-салынкы йөрдек, телләр турындагы Законны тормышка ашырырга вакыт!» – дигән сүзләрен көтәбез. Нишлисең, шулай өйрәнгәнбез, башкача булдыра алмыйбыз. Ә инде без, чыннан да, демократик илдә яшибез икән, законнар үтәлергә тиеш. Әгәр үтәлми икән, аның бер кирәге дә юк.

      Телле халык кына бөек була ала, телле халык кына дөнья базарында үзен иркен сизә. Тел акча түгел. Аны башка халыктан бурычка алып торып булмый. Ә без алабыз, шул бурычка алган рус теле белән олы дөньяга чыгарга тырышабыз. Бу – тупикка илтә торган юл. Шулай да татарның үз дәүләт теле, һичшиксез, булыр дип уйлыйм мин. Телсез татар кемгә кирәк?!

1997

      Аннары безгә тотыначаклар…

(Татарстан Дәүләт Советы сессиясендә ясаган чыгыш)

      Россия Федерациясенең Конституцион суды безгә бик тә таныш. Татарстан Республикасы заманында аның дәһшәтле басымын шактый нык татыды. Ул чактагы Югары Совет Рәисе Фәрит Хәйруллович Мөхәммәтшин ул хәтәр көннәрне аеруча нык хәтерлидер. Референдум уздырган өчен, безне бер

Скачать книгу