ТОП просматриваемых книг сайта:
Казан-йорт / Казань-юрт. Марат Амирханов
Читать онлайн.Название Казан-йорт / Казань-юрт
Год выпуска 2013
isbn 978-5-298-02386-3
Автор произведения Марат Амирханов
Издательство Татарское книжное издательство
– Ханбикәне әзерләгез, – дип әмер бирде түшәкче тәтәләргә.
Тегеләр, балга кунган шөпшәләр кебек, Үрбәтне әйләндереп алдылар.
– Сез азат, бикәчләр, үзебезне генә калдырыгыз! – дип, үз чиратында яшь кәләш тә әмерен җиткерде.
Бикәчләр аптырашты. Гомергә булмаган хәл ләбаса бу, ханбикә үзе чишенә димени?! Беләзек-балдаклары гына күпме! Алка, чулпы… Ә ул катлы-катлы затлы киемнәр!
– Ишеткәнсездер бит? – дип түземсезләнде Үрбәт. – Чукрак түгелсездер, шәт.
Ниһаять, кияү белән кәләш үзләре генә калды.
– Мөхәммәдәмин, исән-сау гына йөрисеңме, бик сагынып көттем мин бу көнне, – диде Үрбәт, керфекләрен идәнгә чәнчеп кенә, – әйдә, мөселманнарча, үзебезчә күрешик, без никахлы ич инде хәзер.
Үрбәт үзенә бер нәзакәтлелек белән йөзен ачыбрак куйды да иренә ике кулын сузды. Куллары йомшак вә кайнар иде. Ниндидер сихри көч бар иде бу кулларда. Мөхәммәдәмин әллә нишләп китте, тәне уянды, хатынының йөзенә күтәрелеп бакты. Бу аның Үрбәтне ачык килеш беренче тапкыр күрүе иде. Кара, нинди гүзәл икән аның яшь кәләше! Шомырттай кара күзләре, тулы алсу иреннәре, кабарыбрак торган алма бите, сызылып киткән нәзек кашлары, йомры ияге күңелне вәсвәсәләндереп, үзенә тартып тора. Чибәрлеге өстенә гаҗәеп нурлы иде аның йөзе. Җанга ягымлы. Килеш-килбәте, буй-сыны да төз, ыспай.
Мөхәммәдәмин хәтта берара тәҗрибәсез яшь мәгъшуктай югалып калды. Ул – моңа кадәр дә ике тапкыр өйләнгән, өстәвенә җарияләр тоткан, күпне күргән ир-егет. Утыз өч ел яшәп, аның күңелен бер күз сирпеп карау белән әсир иткән затның моңарчы булганы юк иде.
– Мөхәммәдәмин, бераз гына түз, җанашым, утларны сүндерәм дә сине үзем чишендерәм, – дип гөлдердәде хатын. – Син каршы түгелсеңдер бит?
– Юк, – диде Мөхәммәдәмин, тыңлаучан баладай, – каршы түгел… Аннан соң, малайларча җитезлек белән кабалана-кабалана, утларны үзе сүндерде.
Үрбәт үзе дә Мөхәммәдәмин хәлендә иде. Чын-чынлап гашыйк булу өчен мәһабәтлек, чибәрлек кенә дә җитми бит әле ул. Ямьсез кешеләр дә мәхәббәтле була, аларны да яраталар. Моның өчен кешедә, мөгаен, синең генә йөрәгеңне алгысыта, синең күңелеңне генә кузгата торган ниндидер бары тик сиңа гына аталган җирсү зарурдыр. Ә ул бар иде. Үрбәт иң элек шуны абайлап алды. Аны дулкынланырга мәҗбүр иткән бу тылсым-җирсү Мөхәммәдәминнең кырыс ияген урталай бүлеп сузылган җөй иде. Яра – батырлык билгесе. Яра иясе егет дала кызларының хыялы иде. Күр инде, Ходай аны үзенә насыйп яры белән кавыштырды лабаса! Һич уйламаган җирдән ишелеп төшкән бәхет ич бу! Озын гомерле генә була күрсен, Ходаем.
Ханнар никахы, гадәттә, исәп-хисапка, сәясәт мәнфәгатьләренә корыла. Мәхәббәт меңнән берәүгә генә тәтидер тәтесә дә. Мөхәммәдәмингә дә әнә шундый сирәк бәхет елмайды. Әйтерең бармы, ак шайтан булып чыкты Үрбәт атлы ханбикә, үзенә каратты тәки, мәхәббәте белән чорнап алды.
Ике йөрәк бер дулкында тибә башлады. Барысы да онытылды: Илһам да, Иван да, гүзәл Серафима да, хәтта Казан тәхете дә…
– Мин синең