Скачать книгу

вакытта кешеләр генә түгел, маллар да күләгәле урынга елышалар. Кояш зәһәрләнепме-зәһәрләнә. Һава булып һава эри. Әнә офыкта дөрләп янган һава су өстендәге томан сыман дулкынланып тора. Ат җиле дә өттереп-өттереп ала. Үрбәтнең үз кайгысы да нәкъ шушы мәрхәмәтсез көн шикелле иде. Юан бүксәле яучылардан ничек тә ераккарак китеп олагасы килә аның. Ата-анасының ут йотуы да, бөтен утарның аякка басуы да аны кызыксындырмый. Боларны белми һәм беләсе дә килми. Алда ни көтә, бу уен ни-нәрсә белән бетәр – бу хакта да борчылмый. Күбәләк. Дала. Үзе. Дөньясы менә шушы өч затка сыеп беткән. Әлеге дөньяда яучыларга гына түгел, якыннарына да урын юк. Чөнки алар аны бик нык кыерсыттылар.

      Кызу капты, күрәсең, берзаман Үрбәтнең башы авыртырга тотынды. Күбәләкнең дә колаклары шиңде, сүлпәнләнде. Аларның икесенә дә ял кирәк иде. Ялдан да битәр, су кирәк, су! Кайдадыр күл булырга тиеш. Үрбәтнең анда су коенганы да бар. Диңгез белән тоташкан зур күл ул. Суы да бик чиста. Тик анда ничек барып җитәргә?

      Шөкер, Күбәләк бу юлы да сынатмады. Кояш тәгәрмәче офык артына кереп бетәр-бетмәс, яшь бикәне Ак күл янына китереп төшерде. Дөресрәге, килә-килешкә туп-туры суга керде дә голт-голт эчә дә башлады. Кабыккан чибәркәй. Шулай булмыйча, көне буе аяк өстендә ләбаса.

      – Кызган килеш алай күп чүмермә, күбәләк, аягыңа су төшәр, – диде Үрбәт, тезгенен тарткалый-тарткалый.

      Бахбае гына тыңламады.

      Кызның шиге дөрескә килде. Күп тә үтми, Күбәләкнең аяклары тубырланды. Далада көн күрүче буларак, Үрбәт бу хәлләрдән хәбәрдар иде. Мондый чакта атны акрынлап йөртергә, аякларын язарга кирәк.

      Йөренә торгач, күктә йолдызлар кабынды, җиһанга төн пәрдәсе эленде. Ул исә дала уртасында чатанлаган аты белән ялгызы калды. Далада кунып та калганы бар Үрбәтнең. Тик аның янында һәрвакыт, айт иткәндә тайт, дип торучы хезмәтчеләр була иде. Бүген барысын да үзбашына башкарырга тиеш. Иң кирәк чакта Күбәләк тә сафтан чыкты, хәзер аңа хәтта үз койрыгы да авыр йөккә әйләнеп бара.

      Үрбәткә ничек тә атын аякка бастырырга кирәк иде. Шуңа күрә Күбәләккә тынгы бирми. Тирги-тирги, чыбыклый-чыбыклый йөртә.

      Бервакыт ат колакларын шәмдәй катырып пошкырып җибәрде. Үрбәтнең эче жу итеп китте. Ниндидер шомлы пошкыру иде бу.

      – Әллә төшләнәсең инде, бирән марҗа, – дип, үзенең күңелен күтәрү өчен генә сукранып та алды.

      Ат чынлап торып тынычсызлана иде: ялт та йолт карана, боргалана, еш-еш пошкыра. Шунда Үрбәт учактагы куз шикелле ялтырап торган ут шарчыкларын шәйләп алды.

      Бүреләр! Ауга чыккан бүреләр! Су эчәргә килгән хайваннарны сагалыйлар, күрәсең.

      Хәл куркыныч. Хәзер үк, шушы мизгелдә үк бер-бер әмәлен табарга кирәк. Ач бүре усал була. Ияргә тагылган күн капчыкта үткен пычак та, кыска саплы чукмарбаш та бар, билгеле. Ләкин бу кораллар белән дә бүреләргә каршы тора алмаячаксың. Өер ич алар. Шундый көтелмәгән адым ясарга кирәк ки, ул адым бүреләрнең өнен алырдай булсын.

      Ятып калганчы, атып кал, ди. Үрбәт атына сикереп менде дә бар тавышына кычкырып җибәрде:

      – Күбәләк, оч! Күбәләк! Күбә-ә-ә-ләк!!!

      Могҗиза

Скачать книгу