Скачать книгу

менеп кунаклаган кызның чәчләрен җил таратты, беләкләренә салкын тамчылар чәчрәде. Ярдан ераклашкан саен, Якты Яр авылының киңрәк панорамасы ачыла барып, бөтен әйләнә-тирә күз алдына килеп басты. Әнә пристань… Анда килеп төшүгә үк инде Альбинозаның күңеле ниндидер матур, күптәннән көтелгән очрашу булачагын сизенгән иде. Ялгышмады булса кирәк… Ял йортының корпуслары да уч төбендәгедәй күренә икән моннан. Алар арасыннан ул үз тәрәзәсен эзләде. Пристаньнан түбәнрәк урнашкан биек краннарны шәйләде. Шунда гына ул, иртән күргәннәрен хәтерләп, Альбиносның кулларына текәлде. Бәйләнмәгәннәр… Әмма уч төпләрен кыздан яшереп азаплана – әле генә абайлады Альбиноза. Трос салган җәрәхәтләр ул арада гына төзәлә алмыйдыр шул. Әнә ич, уч төпләрен яшерә төшеп, бер кулы белән көймә читенә таянган. Икенчесе – мотор янындагы тоткыч-рульдә. Уч төпләре белән түгел, анысын да бармак очлары белән генә тотып бара.

      Мәкерле уй килде кызның башына. Тукта әле, кызык итим әле үзен, дип куйды ул.

      – Альбинос, туктат әле…

      Кызның нидер әйтергә теләгәнен аңлады егет, әмма ишетмәде, мотор тавышы көчле иде. «Нәрсә?» дигәндәй, карашын аңа төбәде. «Сөбханалла, күз тимәсен үзенә» дигән уй яндырып үтте егетне. Шулай көймә башларында гына утырып йөрү өчен яралган кош икән ләса бу… Бу мөлдерәмә пешкән һәм тулышкан җимешне нинди табигать хикмәтләренә дә тиңләргә белмәссең…

      – Туктат, дим, туктат, – дип, йомшак нәзек беләкләрен бер-берсенә аркылы куеп күрсәтте Альбиноза.

      Бу юлы инде ишетте, төшенде егет. Мотор шундук сүнде, кызны уч төбендәгедәй югары күтәреп барган көймә борыны су өсте белән тигезләшеп калды.

      – Мотор тавышын сөймим, – диде кыз, сөйкемле генә елмая төшеп.

      – Ә мине?..

      – Тәртибеңә карарбыз…

      Ә үзенең күзләре бер дә алай дими югыйсә. Наз ташкыны иде аларда, юмартлык балкышы. Урыныннан ипле генә торып, кыз койрыкка таба килде һәм, җилдә таралган чәчләреннән сыйпап, каршында ук басып торган егетнең беләгенә сак кына кагылды…

      – Альбиноза… – дигән иркә аваз чыкты мыек астыннан.

      – Юк, Альбинос, ашыкма… Әйдә әнә теге утрауга чыгабыз, – дип ымлады кыз, күлләр ягына күрсәтеп.

      – Булдырабыз аны, кирәк булса, диңгезенә кадәр илтә минем көймә.

      Егет моторын кабызырга дип кузгалганда янә кызның ягымлы тавышы ишетелде:

      – Әйттем ич, Альбинос, мотор тавышын яратмыйм, дидем… – Мин дигәнчә булмаса, хәзер үк елап җибәрәм дигән сабый сыман, Альбиноза иреннәрен турсайтып өлгергән иде инде. – Әйдә ишеп кенә барыйк. Синең беләкләр, ай-һай, әнә нинди көчле!..

      Башка чара калмаган иде егеткә, балтасын суга төшергән әкият героедай кыяфәттә калып, ишкәкләрен барларга кереште ул. Кыз, үзенең канәгать булуын белдереп, иркен сулыш алды, хәтта елмаеп-балкып куйды.

      Аякларын як-якка җәеп, көймә уртасына килеп утырды Альбинос. Ишкәкләрне берәм-берәм урнаштырып суга төшерде һәм шунда күзенә керердәй булып кәмит көтеп утырган кызга карады.

      – Әллә үзең ишәсеңме, дим… Ял итәргә килгән кызлар ишәргә ярата торган була…

      – О-хо,

Скачать книгу