Скачать книгу

бер адым читкә тайпылмады үземнән. Каза килгәнен каян белгән диген, менә бит хикмәт. Эт кенә диген син аны шуннан соң. Кешеләр калдырып киткән, ә эт өйгә таба өстерәпме өстерәп маташа. Гаҗәпләнерсең дә…

      – Бәлки, ул кешеләр сине күрмәгәндер?.. Пошига тидерә алмагач, аны куа киткәннәрдер… Сиңа дип атмаганнар ич инде, – дип, урманчының кешеләргә булган ышанычын якларга кереште егет.

      – Бәлки, шулайдыр, – дип, үзенең карышмавын белгертте урманчы. – Бәлки… Шулай да мин бит үзем дә мылтык тоткан кеше әле… Нинди генә игътибарсыз, мәнсез кеше дә аткан ядрәсенең кая барып тиюенә битараф булмый, кызыксына. Бушка очырса да, кайсы якка каерган дип, агачлардан ядрә эзе эзләп йөрисең әле аны. Фашист солдаты түгел ич, алар гына, автоматларын кендеккә кадәр төшереп, арлы-бирле атып йөрделәр.

      Дөнья күргән кешенең сүзләреннән гыйбрәт алып, баш кагып тыңлады егет.

      – Әйбәт булмаган, билгеле… Шулай ташлап китүләрен әйтәм, әйбәт булмаган.

      – Гомер кичеп, кешегә зыян китергәнем булмады дисәм дә ялган булмас. Үземне дә хөрмәт итәләр кебек иде.

      – Шулаен шулайдыр да, әнә ич, ташлап киткәннәр дисең…

      – Китүен киткәннәр… Ташлап китеп, җаннары тынычлангандыр дисеңме әллә?

      – Ярый да бит эт килеп коткарган. Кар өстендә өшеп тә үләргә мөмкин.

      «Миңа – урман карачкысына – ни булсын соң?» дип, шаяруга бормакчы булган иде Нургаяз. Тик шундук бу ниятеннән кире кайтты, шаярырлык идемени соң аның хәле?

      – Дөнья бу, улым. Ә дөньяда кылган игелек югалмый. Эт булмаса, шул ук поши булса да кире әйләнеп килгән булыр иде. Ничек итсә итәр, өшеп үләргә ирек бирмәс иде. Кабан дуңгызы, бүре булса да… Табигатьнең тәртибе шундый аның, үзенә игелек кылганны бер җанвар да онытмый. Иң кыргый һәм ерткыч дигәннәре дә.

      – Кеше дә табигать баласы ич, әнә ташлап киткәннәр дисең?

      – Кешеләр… – дип уйланып калды Нургаяз. – Кем белә, ә бәлки кеше исемен күтәрерлекләре булмагандыр. Ни Аллага, ни муллага дигәндәй, азмыни…

      – Барыбер кешеләр ич инде.

      – Ә беләсеңме, никадәрле генә каты бәгырьле булмасын, андыйларның да кешелеге уяна ул бер. Бәлки, аларны әйтәм, үзләре үк кире әйләнеп кайткан булырлар иде әле. Бәладә калдырмаган булырлар иде ялгыз урман карачкысын.

      Егет кинәт сискәнеп үк куйды. Нургаязның үзе турында шулай сөйләшүенә риза түгел иде булса кирәк.

      – Нургаяз ага, әйтмә әле шул «урман карачкысы» дигәнне. Хет син әйтмә, – дип, беренче тапкыр тавышын күтәрде егет.

      – Нәрсә булган, урман карачкысы булгач, дисеннәр соң, аның ни гаебе бар?!

      Һәм үзе дә көтмәгәндә, аның күңеленә күптән булып узган, онытылган хатирәләр килде. Олы улы чыгарган кушамат ич ул. Сабый чакта «әтиең кем?» дип сораган кешегә, «урман каравылчысы» диясе урынга «урман карачкысы» дип җавап биреп, килгән-киткән кунакларны көлдерә торган иде. Шуннан тагылып калган кушамат. Бу кушаматы белән аңа гомер буе үз итеп, яратып кына дәштеләр.

      Аңлашылды дигәнне аңлатып,

Скачать книгу