Скачать книгу

боз кисәкләре ябышкан. Борын тишекләре галәмәт олы булып киерелгән, сулыш алган саен, самавыр диярсең, ике багана булып пар бәреп чыга үзләреннән. Кешегә сөйләсәң, кеше ышанмас менә, берзаман күзләрен текәде бу миңа. Ә алардан мөлдерәп-мөлдерәп кайнар тамчылар тәгәрәшә. Күз читләреннән сыгылып чыгалар да ике як яңагы буйлап түбән йөгерешәләр. Аналар елаганын күргәнең бар микән?.. Һич аермасы юк инде менә, нарасыен югалткан аналар гына шулай елый. Син күзләрен, күзләрен генә күрсәң иде аның… Беләсеңме, күпме сагыш, күпме хәсрәт сыйган иде ул күзләргә?!

      Күңеле тулышып, бертын сөйләвеннән туктап торды урманчы. Әмма бу юлы күзләрен яшермәде, сабырлыгын җыеп булса да түзде. Күңелендәге нәфрәт хисләрен генә яшерә алмады, кысылган иреннәрне, йомарланган кулларны һәм күз карашына бәреп чыккан кырыслыкны яшерү җиңелмени.

      Егет дәшмәде. Ашыктырмады да. Үзенең тыңлап бетерергә әзер булуын белгертеп тик утырды. Өй эчендә бары арлы-бирле йөренгән сәгать теле чыгарган аваз гына ишетелеп торды. Каршы як стенага төшкән утлы күмер шәүләләре дә сүрәнләнә барып юкка чыккан иде инде. Самавырның да гайрәте басылган. Матчада кадакка эленгән керосин лампасы гына әледән-әле куык эчендә мелт-мелт итеп җан биреп ала.

      – Иңне иңгә терәп поши белән тагы күпме шулай янәшә басып торылгандыр, белмим. Көтмәгәндә ул нидәндер сискәнеп, кинәт тартылып куйды. Аның тәненнән электр тогы сыман йөгереп узган калтырану миңа да күчте. Тынгысызланып кузгала башлады ана поши. Ә мин аерылышырга, аны шул хәлендә җибәрергә теләмичә, муенына кулым салган көе пошига иярдем. Ул да булмады, кибән ышыгыннан чыгып килгән җирдән күз иярмәс тизлек белән башын югары чөйде поши, арт аякларына чүгә төшеп, кире чигенде. Ә мин аны-моны уйларга, хәл кылырга өлгерә алмадым… Колак төбендәге шартлау авазы… Ут көлтәсе… һәм иңбашым… Башка берни хәтерләмим.

      Нургаяз сөйләүдән туктады. Егет тә дәшмәде, ни дияргә белми утыруында булды.

      – Менә шул, – дип куйды Нургаяз, сөйләвен тәмамлаганны белгертеп.

      Бертын тагы дәшүче булмады. Бу юлы инде урнашып алган тынлыкны егет бүлдерде.

      – Башка берни дә хәтерләмисеңме? – дип сорап куйды ул капылт кына.

      – Юк, хәтерләмим.

      – Кем атканын танымадыңмы?

      – Кая таныйсың… Ул хәлдә.

      – Берни ишетмәдең дәме?

      Нургаяз, гаҗәпсенеп, егеткә текәлде. Барысы да ачык, аңлашыла ич инде. Нигә дип төпченергә тагы? Нинди сүзләр, нәрсә ишетергә тиеш иде соң ул? Дәшәр сүз тапмыйча, Нургаяз башын гына чайкап куйды.

      Бер урында хәрәкәтсез утырудан егет йончыган иде, күрәсең, тирән сулыш алып, урыныннан торды. Барып, мич капкачын ачты һәм, кулына кисәү агачы алып, күмерләрен актаргалады.

      – Мичне ябам, – диде ул ипле генә, – күмерләре сүрелә дә башлаган инде.

      Үрелеп, бер-бер артлы ике юшкәне дә япкач, самавырны өстәл өстенә китереп куйды. Чәйнеккә су агызып, аны самавыр түбәсенә утыртты.

      – Хәзер, Нургаяз ага, чәй эчеп җибәрәбез, – диде егет, үзенең тәвәккәл хәрәкәтләре

Скачать книгу