Скачать книгу

кызны бер пеләш башлы абзый җитәкләп китеп тә барды. Сиңа соң, сиңа ни булды бүген? Нәрсә?!

      Пристань читендәге култыксага сөялеп, суга текәлгән көе байтак басып торган булса кирәк. Теплоход инде күптән китеп барган иде. Пристаньда да шкипер агайдан башка кеше калмаган. Трубкасын төтәтә-төтәтә, ул егет янына килде һәм аның хәленә кергәндәй сорап куйды:

      – Нәрсә, энем, бүген чиертмәдеме әллә?.. Әллә соң кармакта җим калмадымы?

      Сорауны ишеткәнен белгертеп карап алса да, берни дәшмәде, җавап кайтармады егет. Кешегә ничек аңлатасың, кеше түгел, үзе дә аңламаслык бер халәттә торып калган иде бит ул. Дөресен әйтсә дә ышандыра алмаган булыр иде – шкиперның беренче ел гына эшләве түгел ич…

      – Хәерлегә булсын, борчылма, энем, – дип, үзенчә нәтиҗә ясап, үзалдына сөйләргә кереште агай. – Ата-бабада булмаганны кыланасыз. Мин бит барын күреп, үземчә исәпләп торам. Бер чиге булмый калмас дим бу азгынлыкларыгызның. Ял йортын аны ата – улны, ана – кызны белми зина кылу өчен ачмаганнар. Эшләп арыган кеше ял итсен, сәламәтлеген ныгытсын өчендер ул.

      – Тукта әле, кем… абый. Син бит әллә кая, читкә киттең, – дип туктатырга ашыкты аны Альбинос.

      – Туктамый торсын әле, – дип кызып китте шкипер агай. – Туктамый торсын әле… Шкипер гына дигәч тә, әллә күрми, борчылмый дип беләсезме… Бик беләсең килсә, мин синең яшьтә фрунтта идем инде, өч пар кирза итек табанын туздырган идем. Әллә безгә күз кысмадылар дисеңме, әллә бездә кара мыек булмаган дисеңме. Кеше дә була белергә кирәк бит әле… Дөньяда ярату дигән нәрсә дә бар…

      – Кем… абый, тукта инде. Дөрес сөйлисең син, дөрес. Нишлим соң?

      Егет тәмам югалып, буталып калган иде. Шкипер агай сөйләгәннәр белән аның күңелендә кайнаган, ургыган хисләр арасында ниндидер уртаклык чынлап та бар иде булса кирәк.

      Сезгә сөйләп тел әрәм иткән мин юләр дигән сыман, агай бераз тынып торды. Кесәсеннән кадак чыгарып, трубкасын чистартырга кереште. Ләкин барыбер башлаган сүзенә нокта куймый булдыра алмады.

      – Альбинос… Альбинос, имеш… – дип үзалдына мыгырданудан башлады ул. – Исемнәрегезне әйтер идем, ташка үлчим, бигрәкләр дә җисемегезгә туры китереп биргәннәр инде… Ә син беләсеңме соң, нәрсәне аңлата синең исемең?

      – Үзем кушмадым ич, нәрсә булган? Ни аңлатса да бер түгелмени?

      – Кайтып сүзлектән кара әнә, «витамин җитешмәгәнгә үз төсен югалткан җан иясе» дигән сүз ул. Үзеңдә булмаса, безгә кереп кара, минем килендә бар аның сүзлеге. Шул төшенә кәнфит кәгазе кыстырып куйдым. Альбинос та Альбинос, имеш… Җүнле-башлы исем беткәндерме?..

      Егет үпкәләмәде шкипер агайга. Ипле генә хушлашып, кайтыр юлга борылды.

      Егет белән әллә нәрсә булды шул көннән – вакытын ничек үткәрергә, үз-үзен кая куярга белмәде ул. Көндезләрен кич җитми газаплады, төннәрен таң озак көттерде. Ял йортына да барып кайтты, күзенә һичкем күренмәде – бары аны, аны эзли иде күзләре. Өйдә булсын, эштә булсын, ул бөтенләй сөйләшмәс, аралашмас булып калды. Альбиноза белән бергә уздырган,

Скачать книгу