Скачать книгу

анамны җиргә бастырды да, кылычын чыгарып, атамны укка алган сакчысына таба китте. Ул аны урталай чапкан булыр иде, шулчак атасы алдында Андрей кенәз пәйда булды, атасына аркылы төште. «Атам, койма кан, ул синең җаныңны саклап калды», – диде. Юрий кенәз әле берсенә, әле икенчесенә күз ташлады да, кылычын кынысына тыгып, бераз башын иеп торды, аннары:

      – Югал күз алдымнан! – диде.

      Бу фаҗига 1147 елның җәй башында булды, бераздан кияүкалалылар Юрий кенәзнең үзенең дә башына җиттеләр. Ләкин безнең ара моның белән генә бетмәде. Юрий кенәз, анам алдында гаебен юарга теләпме, апабыз Улитаны өлкән улы Андрейга сорады. Анам каршы килмәде. Әнә шулай Андрей кенәз безнең җизнәй булып китте. Бераздан җизнәй кеше энем Афанасий белән мине сараена алды – киңәшчеләре итте.

      – Нигә соң Әндрәй кенәзгә кул күтәрергә иттегез?

      – Үчле идек без Долгорукларга, нык үчле. Апам Улита да бер дә яратып тормады үзен, бәлкем, шуңа кенәз, аны аерып, сезнең Болгардан өйләнгәндер. Улитаны кууы, Болгардан өйләнүе янә безнең йөрәккә ут өстәде. Һәм без аннан котылырга булдык. Хәер, Андрей кенәздән бик күпләр канәгать түгелләр иде: рухи атакайлар да, боярлар да, безнең турыда әйтеп тә торасы юк.

      – Әндрәй кенәзне үтерүдә Всеволод кенәз дә катнашкан диләр, хакмы шул, Якимкә агай?

      – Гөнаһлы буласым килми, үлтерүдә катнашмады, әмма котыртуы хак. Ә нигә, ул да Юрий Долгорук угланы, анасы башка булса да, кенәзлеккә хакы бар иде. Тизрәк тәхеткә утырасы килгәндер.

      – Хәтерем ялгышмаса, Әндрәй кенәз, ислам динен кабул иткән өчен, энең Апанайны зинданга утырта, иртән бөтен халык алдында дар агачына асмакчы була. Аны кем коткарды?

      – Пётр кияү. Ул коткарды. Бусурман динен кабул итүенә без дә риза түгел идек, әмма ул минем туганым. Владимирга килгән Афанасий турында кемдер кенәзгә җиткергән. Имеш, сәүдәгәр Афанасий бусурман диненә күчкән, башына чалма урап йөри. Андрей кенәзнең, Кияүкалага яу барганнан соң, күп югалтуларга дучар булып кайткан көннәре. Халык кенәзгә ачулы, боярлар турында әйтеп тә торасы юк. Андрей кенәз бу тамаша белән халыкның ачуын бусурманнарга күчермәкче иде, ягъни Болгарга. Әйе, энем Афанасий аша.

      – Өлгерә алмый калдымы?

      – Өлгерә алмый калды, хан.

      – Апанай Болгарда, башында чалма, шәех кызына өйләнде, никах укытты.

      – Тиле ул, җүләр беткән. Җитмәсә, мәчеткә намазга йөри икән.

      – Бу начармы, Якимкә агай?

      – Дин ташлау яман түгел, иман ташлау яман, хан. Мин аңа ачуланмыйм. Тик яңадан Владимирга кайта алмас кына диюем. Безнең урыс халкы, гомумән, башка диндәге кешеләргә көн күрсәтми. Аллаһы Тәгалә ярлыкасын. Ышану төрле булса да, Алла бер, диләр бит.

      – Хуш, Якимкә агай, хуш. Ә син җитешеп утыр әле. Балны да авыз ит, кымызны да читкә куйма. Кымыз канны кузгатыр, диләр.

      Яким Күчтем барысыннан да җитешеп утырды, ул бернәрсәдән дә тартынмады. Гомумән, болгарларны бик яхшы белә иде ул, тырыш һәм сәүдә итәргә хирыс булган халыкка ихтирамы зур иде. Кыскасы, күчтемлеләр Болгарда исемле, дәрәҗәле кешеләр иде. Яким

Скачать книгу