Скачать книгу

әнә оныгы Митәй белән Болгарга тиреләр алып килгән, диләр. Янә сәүдәгәрлек эшенә керешкәнме? Ә бит Әндрәй кенәз заманында ук илче булып йөрер иде. Дөрес, соңра ул кенәзне үтерүдә катнашкан бугай, шулай да Всеволод кенәз дә аны чит итмәде – янында калдырды. Инде бүген әнә Юркәй кенәзгә хезмәт итә. Ләкин кем йөзендә? Илче булып түгел, билгеле, юкса хәбәр итәр иде. Димәк, Болгарга сәүдәгәр йөзендә генә килгән. Илчеме, сәүдәгәрме – Илһам хан аны кабул итәр. Хәтере ялгышмаса, атасы мәрхүм әйтер иде: Яким Күчтем беркайчан да Болгарга тикмәгә генә килмәс.

      Илһам хан кәтиб Хафизга карап алды, Яким Күчтем кергәндә, кәтибнең урынында булуы зарур иде. Ошбу кешене кәтиб Хафиз да бик әйбәт белә. Яким Күчтем турында аңа нәкъ менә кәтиб Хафиз: «Телгә җор, аяклы тарих», – дип әйткән иде.

      Илһам хан, тәхеткә утыргач кына: «Нигә килгән урыс кенәзе илчесе?» – дип, илчегә күз төшереп алды. Хак, аныңилчеләре дә Юркәй янына барып кайттылар, олуг кенәзгә йомышын җиткерделәр. Казанны алырга ярдәм итсен. Шул хәлне ачыкларга килгәнме?.. Юркәй кенәз ризалыгын биргән бит инде, угланы Булат барысын да җайлап кайтты: турыдан-туры кенәзнең үзе белән күзгә-күз калып сөйләшкән. Шуның өчен бу хәлне бары тик угланы Булат һәм Илһам хан үзе генә белә иде. Әгәр дә мәгәр Юркәй кенәз яшерен сөйләшүне илчесе Яким Күчтемгә әйткән булса?.. Яким Күчтемнең Болгар тулы товар ишләре. Бу хакта әнә анасы сөйләнеп тә йөри инде. Дөрес, ул аны Казанга яу белән үзе генә бара дип белә. Мәгәр Илһам хан белә: гаскәр белән барса да, гаскәрсез барса да, Казанны ул ала алмаячак. Аңа ярдәм кирәк. Ә ярдәмне бары тик Юркәй кенәз генә бирә ала…

      Атасы Сәлим хан белән Яким Күчтем бик тату яшәгәннәр иде. Илченең – ханнан, ханның илчедән сере булмады, ахрысы, чөнки яу-талаулар хакында Сәлим хан алдан ук белеп торыр иде. Ул да якын итеп кабул итсә кенәз илчесен?.. Бөтен уй-теләген, эч серен белсә?..

      Илһам хан кенәз илчесен дәшәргә кушты.

      Бусагабаш, алгы якка чыгып, Яким Күчтемнең исемен дәшкәч, карт илче сискәнеп китте. Нигәдер күңеле тыныч түгел иде. Оныгы Митәйгә калага чыгып йөрмә, дип әйтеп куйган иде, ә ул, азгын җан, Ага Базарга чыгып, хан хатыны Мария белән очрашкан. Шуның өчен күпне күргән илче оныгын тизрәк илгә озаткан иде. Әйе, Аллаһы Тәгалә, сакланганны саклармын, дигән. Җүләр баш, бикәне күзәтми торалар буламыни! Әйе, оныгы Митәйнең бөтен эшне бозып куюы бар иде, шуңа ул тәхет бусагасын пошыныбрак атлады. Элек аңа бер дә куркасы юк иде, яшәү дәверендә ул беркайчан да Болгар ханнарына хилафлык кылмады. Кайчандыр ата-бабалары шушы яклардан чыкканга күрәме, Болгар халкы аңа якын иде. Әмма шул ук вакытта иман кылган илен дә онытмады, кенәзләргә тугры хезмәт итте.

      Яким Күчтем бусага аша үтте, тәхеткә якынаюга баш иде, ханга сәлам юллады.

      – Сәламең алдык, әйдә, түрдән уз, утыр, – диде яшь хан һәм шуның белән илченең күңелен тынычландырып куйды.

      – Олы Оя Всеволод угланы кенәз Юрий сезгә сәлам юллады, олуг хан.

      – Сәламен алдык, Якимкә агай, – диде Илһам хан, елмая-елмая.

      – Бездә корылык, хан. Базарларда кыйммәтчелек. Юрий Всеволодович олуг кенәз буларак борчуда: Болгардан икмәк килми башлады.

      – Мөрем юлбасарларын абам акылга

Скачать книгу