Скачать книгу

сиңа кенәз бүләкләрен тапшырырга рөхсәт ит. – Яким Күчтем бармак шартлатты, шундук ишек артында торган хезмәтчеләре, кенәз бүләкләрен күтәреп, тәхет ягына керә башладылар. – Олуг кенәз бүләкләре, олуг хан.

      Хан алдына кеш тиреләре, затлы туннар, ике-өч тәпән бал, күзне камаштырырлык ак киндер тукыма төргәкләре өелде.

      – Рәхмәт, рәхмәт яусын, илче, – диде Илһам хан һәм ялчыларына бүләкләрне алып китәргә кушты: – Болгар да буш итмәс, илче. Иртәгә үк утыз-кырык көймә икмәк Ульдәмиргә юл алыр.

      – Аллаһы Тәгалә ярлыкый гына күрсен, олуг хан, – дип, илче Яким Күчтем ханга баш иде, чукынып алды.

      Илһам хан әмере белән түр яктан агач тәпән белән кымыз күтәреп керделәр. Илче Якимгә кымызны хан үзе салып бирде.

      – Синең белән күптән очрашасым килгән иде, Якимкә агай, – диде ул, кечкенә өстәл янына кунагын дәшеп. – Син— күпне күргән кеше. Болгарга юл башың Казаннан башлаган өчен дә үпкә тотмыйм. Җитеш әйдә, эч һәм сөйлә. Шул гынамы йомышың, икмәк кенә кирәк булдымы?

      – Күрше күршегә килми, йомышы төшми торамы, хан? Йомышсыз ялкау гына йөрер, ди. Иллә иң олы йомышым – икмәктер, хан. Икмәктә – хикмәт, диләрме әле.

      – Икмәкне борын-борыннан болгарлар игә, Аллага шөкер, ач калганыбыз булмады диярлек. Ләкин бүген аны куеп торыйк әле, Якимкә агай. Минем урысларның борыннан килгән кенәзләренең тормышларын беләсем килә. Шул хакта сөйләсәңиде. Китан* кенәздән башка минем бер кенәзне дә күргәнем булмады. Ә ул батыр кеше иде. Атасы Юркәй Долгорук та хикмәтле кенәз булган, диләр. Аны син дә күргәнсең икән. Ниндирәк кеше иде?

      – Минем атамның башына җитүче кенәз шул инде, хан.

      – Ничек-ничек булды ул хәл? – диде Илһам хан, җайлабрак утырды, ишек төбендәге бусагабашка «чыгып кит» дип кул селтәде.

      – Хикмәтле кеше булган, күрәсең. Әле дә күз алдымда тора. Олпат гәүдәле, ак чырайлы, зур булмаган күзле, кәкрәебрәк торган озын борынлы, кечкенә сакаллы кеше иде. Тавышы калын, карашы усал да, ягымлы да. Ягымлыга – ягымлы, усалга усал булгандыр инде. Бермәлне дружинасы белән Киялигә барышлый атамның утарына килеп төште бу. Берәүләр, Кияүкалага яу барыр юлда туктап ау кылып, күңел ачарга булган, диделәр, икенчеләре, кенәзне анама гашыйк икән, диделәр. Минем анам җырга оста, ак йөзле, чибәр хатын иде. Бай нәселдән. Хак, атам да төшеп калганнардан түгел, ил тарханы. Болгардан күчеп утырган. Кенәз килгәч тә, Черниговтагы туганына чапкынын җибәргән, имеш. Күчтем бай урманнарына ауга килсен, имеш, урман мәчесен дә ала килсен. Чернигов кенәзе ауга өйрәтелгән урман мәчесен йөрткән. Аннары Юрий кенәзне хатын-кызга хирыс икән, диделәр. Мин ул чакта моның ни икәнен белми идем әле, бу хакта атамның хезмәтчеләре сөйләр иде, ә мин инде үсмер егет, гелән колак салып йөрим. Чөнки күрәм, кенәз килеп төшүгә, атам кара коелып йөри башлады. Күрәсең, сизенгәндер, бичара. Кенәз табынны ишегалдына хәстәрләтте. Ни өчен дисәң, Чернигов кенәзе алып килгән урман мәчесе бу көнне поши тоткан, аны тунап, таганга астылар, астына ут яктылар. Атам бал шәрабы китерде. Берме, икеме мичкә эчтеләр, хәтерләмим. Безгә ни, без шат. Ыгы-зыгы, шау-шу киләләр,

Скачать книгу