Скачать книгу

өстендә бер алиһә пәйда булды. Кайсыдыр, күреп:

      – Әнә ул! – дип кычкырды. – Әнә, әнә!

      Чынлап та, ярты гәүдәсен чыгарган килеш, су анасы корабка таба йөзеп килә иде. Кайсы җәясен тартты, кайсы сөңгесенә ябышты. Ай яктысы ни якты булса да, су өстендәге хикмәтне аермачык күрү мөмкин түгел иде, шулай да корабтагылар, моның чынлап та су анасы икәненә ышанып, беравыздан диярлек кычкырып җибәрделәр. Су анасына тияргә ярамый, моның өчен диңгез алласы давыл чыгарыр, корабны кыяга орыр.

      – Укка алмаска, сөңге ыргытмаска! Тәңрегә дога кылыгыз! – дип боерды буйтур.

      Корабтагы һәммә кеше идәнгә тезләнде, кулларын күккә күтәреп, Тәңредән ярдәм сорады. Дога укылды. Тәңре аларның теләкләрен кабул итте, күтәрелеп караганда, диңгез өстендә су анасы юк иде инде.

      Беренче булып каравылбаш Камай исенә килде:

      – Икенче каравыл алып кайда?

      – Аны, каравылбаш, су анасы алды, – дип, тәүге сүзен кабатлады тәмам исенә килгән алып.

      Барысы да моңа ышандылар һәм янә Тәңрегә дога кылдылар.

      Шулай итеп, бу төндә корабтан бер каравыл алыпны су анасы алды. Иртән кояш чыгып, якты көнне каршы алгач, грек Агасике буйтур янына килде.

      – Каравыл алыпны су анасы түгел, диңгез алласы алгандыр, – диде. – Гадәттә, су анасы адәмнәрне сирәк ала, алыпның гаебе, языгы булгандыр. Икенче каравыл алыпны да диңгезгә ташламасагыз, су анасы иртәгә дә, берсекөнгә дә килер.

      – Дәнис! – дип кычкырды буйтур. – Койрыкчы Дәнис, кил әле бире!

      Койрыкчы кыюсыз гына алар янына килде:

      – Тыңлыйм, буйтур.

      – Койрыкчы Дәнис, бүген каравылда синең белән икәү торырбыз…

      Күрде буйтур, шул сүзләрне әйтүгә, грек Агасикенең күзләре дүрт булды. Төптимерче кинәт буйтурның алдына тезләнде:

      – Буйтур, кылма мондый боерыгың, диңгез алласының сине дә алуы бар.

      – Дәнис! – дип кабатлады буйтур. – Бүген төнлә өске катта без икәү каравыл торабыз.

      – Баш өсте, буйтур.

      – Койрыкчы Дәнис, боерыгымны кабатла!

      – Бөек Болгарның олуг хан буйтуры Илбарыс, бүген төнлә койрыкчы Дәнис каравылда булыр!..

      Кич кояш баегач, буйтур белән койрыкчы өске катка каравылга чыктылар. Корабта барчасы йоклый шикелле, шул ук вакытта буйтур белә: беркем дә рәтләп йокламый. Үткән төндә булган хәл барысын да йокыдан калдырган иде. Кичәге төндә булган хәл ишкәкчеләргә кадәр ирешкән, аларны да куркуга салган иде.

      Дәнис корабның койрыгына килгәндә, Илбарыс буйтур түргә – борынга таба узды. Диңгез өстендә дулкыннар йөгерешә. Патшакала ягында кичке шәфәкъ яна, икенче яктан әкрен генә, иренеп кенә ай калкып килә. Диңгез алласымы, су анасымы, кичә дә нәкъ менә ай калкып бераз күтәрелгәч, өске катка менә һәм бер алыпны кочаклап ала да, матур-матур сүзләр әйтә-әйтә, битләреннән сөя-сөя, диңгезгә алып төшеп китә. Аннары янә күтәрелә, икенче каравылны сихерли башлый, шулай ук кочаклый, иркәли, назлый, әмма каравыл алып коты очып куркуданмы, андый хикмәтләрне аңламый, чытырдап буйтурның ишек бавына ябыша. Шуның белән исән кала.

Скачать книгу