ТОП просматриваемых книг сайта:
Сайланма әсәрләр. Том 2. Кубрат хан. Илчегә үлем юк / Избранные произведения. Том 2. Мусагит Хабибуллин
Читать онлайн.Название Сайланма әсәрләр. Том 2. Кубрат хан. Илчегә үлем юк / Избранные произведения. Том 2
Год выпуска 1985
isbn 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02351-1
Автор произведения Мусагит Хабибуллин
Издательство Татарское книжное издательство
Кораб кирәк тарафка яткач, Дәнис буйтурга диңгездә йөзгән зур кораблар турында сөйләде. Иң яхшы койрыкчылар греклар түгел, финикиялеләр икән. Әмма аларны табуы кыен икән хәзер. Кайсы кая таралып беткәннәр. Кайчандыр, моннан күп еллар элек, финикиялеләр дөнья читенә кадәр бара алганнар, әмма кире әйләнеп кайтмаганнар, әллә яңа җир тапканнар, әллә үзләрен диңгез алласы алган. Диңгез алласының бик күп кызлары бар икән. Аларны «су анасы» диләр. Су анасы кораблардан ирләрне генә ала икән. Бу турыда Дәнискә философ сөйләгән. Дәнис грек философны ярата, ул аңа бик күп хикәятләр сөйли икән. Философның буйтурга да диңгез турында хикәятләр сөйләгәне бар. Ул әкәмәтләрне тыңлый-тыңлый, төннәре йокысыз үтәр иде. Греклар болай итә икән: диңгездә давыл купса, диңгез алласы ачулана, корбан сорый, дип, башта ишкәкче колны ташлыйлар. Анда да давыл туктамаса, икенче ишкәкчене дулкын эченә ыргыталар, анда да туктамаса, диңгез алласы сине сорый, дип, кораб башлыгын ташлыйлар. Хәзер андый хикмәтләр бик сирәк сирәген, әмма булгалый, юк-юк та кешеләрне су анасы алгалый икән.
Диңгез кояшында Дәнис чүлмәктәй каралды, болай да җирән сакалы тагы да җирәнләнә төште. Зәңгәр күзләре генә офык читеннән кодрәт көткәндәй алга карыйлар. Җил шактый ипле исә, болай барсалар, тиздән Босфор бугазына җитәрләр, аннан, күп тә үтми, изге София чиркәү манарасы да күренер. Яшь хатыны аңа изге София чиркәве турында төннәр буе сөйләгәне бар, хәзер койрыкчы шул әкәмәт чиркәүне менә-менә офыкта күренер дип көтеп бара иде. Буйтур Дәнисне сирәк борчыды, хәтта ни белергә теләсә дә: «Дәнис, Патшакалада каласыңмы, кире Фанәгүргә кайтасыңмы?» – дип сорамады. Ул ышана иде, койрыкчы Кубрат ханга хыянәт итмәс. Шулай да вакыт-вакыт күңелгә шик төшә, андый чакларда буйтур ишкәкчеләр янына үтә, каравылбаш Камай белән сөйләшеп утыра иде.
Грек Агасике, Патшакалага якыная башлауга, бүлмәсеннән бөтенләй чыкмас булды. Ул озын көн буена хатыны, улы, кызы янында утыра, нидер серләшәләр, киңәшәләр. Киңәшерлеге бар: төптимерче баеп кайта.
Босфор бугазына кереп, Патшакалага якыная башлагач, койрыкчы Дәнис үз-үзенә урын таба алмый интекте. Ул әле буйтур янына килеп утырды, әле ишкәкчеләр янына төште.
Кояш баер алдыннан Дәнис өске катка менде һәм кызарып барган офыкка карап җырлап җибәрде. Җыр үтә дә таныш иде буйтурга. Илбарыс койрыкчы янына барып утырды, җырга кушылды. Дәнис башта аптырап калды. Каян белә буйтур антлар җырын? Дөньяда нинди хозурлык! Шәфәкъ нуры сүрелеп бара, күңел әллә кайларда, туган якларда. Җитмәсә, буйтур аның туган телендә җырлый.
– Туганкаем, кем син? Каян беләсең бу җырны?
– Анам җырлый иде, – диде Илбарыс.
Дәнис аягүрә басты, буйтурның күзләренә карады:
– Минем дә туган илем бар, буйтур. Ул еракта, бик еракта, елгалар, урманнар артында. Синең бу җыруың миңа кардәшләрем яшәгән ыстаным хәтерләтте. Мине явыз кенәз бик яшьли Кубрат ханга биреп җибәрде. Минем анда бабам-анам, туганнарым калды. Бабам да, атам да көймә ясаучылар иде. Атамны кенәз бервакыт яуга алып китте,