Скачать книгу

кораллар алырга барам.

      – Алай да син тыңла әле мине, буйтур. Сөйләш улым белән. Ул сиңа ярдәм итәргә тырышыр. Болгарлар – император өчен варварлар, минем өчен хәзер кардәшләр. Патрикий Симеон да, философ Иоанн Фасиан да – Болгарга сөрелгән кешеләр. Алар Болгарны изге дингә димләргә тиешләр. Болгар җитди сынау алдында тора. Сарациннар көчәеп килә. Болгарда иң ышанычлы акча – көмеш дирһәм һәм алтын динар. Сарациннар акчасына ияреп, яһүд сәүдәгәрләре килә башлады. Кая китте Болгардагы грекның көмеш милирәсе, кая китте императорның алтын солиде?! Юк алар. Сарациннар, яһүд сәүдәгәрләре йотып бара Болгарны, император дәүләт-кала арты дәүләт-кала югалта. Императорны әнә шул борчый бүген, буйтур. Улым сөйләде. Бүген аңа Кубрат хандай дуслар кирәк. Рум-Болгар татулыгы бозылмас, бозыла күрмәсен иде.

      Агасике гаиләсенә иң зур бүлмә бирелгән иде. Буйтур, бүлмәгә килеп керүгә, төптимерче гаиләсенә түбәнчелек белән баш иде. Аңа түрдән урын бирделәр.

      – Исеңдә тотсаң иде, буйтур, мин Кубрат ханга яманлык теләмим, – диде Агасике һәм хатыны белән кызын бүлмәдән алып чыгып китте.

      – Мин дикъкать белән тыңлыйм сине, буйтур.

      – Рәхмәт, оста. Мин сиңа оста димен, ялгышмыймдыр?

      – Юк, буйтур, ялгышмыйсың. Мин, чынлап та, император алачыгында эшлим. – Егет савытларга чүлмәктән эчемлек койды. – Болгарларга минем хөрмәтем зурдыр. Болгар ханы атамны бай итте. Атам миңа әйтте, сине, буйтур, грек утының сере кызыксындыра, диде.

      – Оста, мине бернинди дә грек уты кызыксындырмый. Кызыксынуым бары шуннан: мин – буйтур, оста алып. Орышка йөргән һәр алып яңа корал белән кызыксына. Шул гына.

      – Болгарлар – варварлар. Никадәр генә империягә дус булмасыннар, базилевс аларга грек утының серен бирмәс. Кызганыч, буйтур, бик кызганыч, грек уты мин эшләгән алачыкта ясалмый. Император анда варварларны түгел, грекларны да энә күзеннән үткәреп кертә. Грек утын ясаучыларны халык арасына чыгармый. Ул алачыктаэшләгән кеше йә шунда үлә, йә сугышка китеп котыла. Алачыкта эшләгән осталарның берәвесе дә сугыштан әйләнеп кайтмады. Сугышта үлмәгән хәлдә аны…

      – Үтерәләр…

      – Мин алай дип әйтмәдем, буйтур. Аннан бары тик бер оста чыкты, буйтур. Симокатта карт. Аның оныгы моннан бик күп еллар элек Болгарда тотык итеп калдырылган икән. Ә ул шагыйрь булган, императрица Мартинаны яраткан, аңа багышлап шигырьләр язган. Оныгын сагына карт. Болгардан сәүдәгәрләр килгән саен, портка килә, көннәр буена шулар янында урала. Ут серен сатмасын дип, император шымчылары аңардан күзләрен дә алмыйлар… Ни өчен үтерми соң ул картны дисеңме?.. Хикмәте бар, кайчандыр император Ираклий аның белән бер күршедә үскән, ярдәме тигәндер картның, диләр.

      – Аның оныгы Константин мине дә укытты. Ул, чынлап та, шагыйрь.

      – Карт әнә шул оныгын сагына. Грек утының серен белсә шул карт белер, буйтур!

      – Кабат әйтәм, оста. Мине ул ут бөтенләй кызыксындырмый.

      – Мин сиңа белгәнем әйттем, буйтур. Аңлашмадык булып чыга. Без икебез ике ярда басып торабыздыр, күрәсең.

      – Анысы хак, оста. Без, чынлап та, икебез ике ярда

Скачать книгу