Скачать книгу

селкә-селкә, мәктәпкә йөгерә… Аның артыннан ишекнең келәсе шалтырап бикләнә, һәм зур буш өйдә биш-алты сәгать буена Таибә абыстай япа-ялгыз гына торып кала… Килгән кеше юк, киткән кеше юк, күршеләрдән берәү дә аяк атлап керми, җитмәсә, урамы да тып-тын, әллә нидә бер генә кеше-кара узып китә – шуңадыр инде өй эчтән генә түгел, тыштан да ничектер үлек, ташландык булып күренә иде. Таибә абыстай күбрәк үзенең бүлмәсендә, сандык өстендә аякларын бөкләп, тәсбих тартып утыра. Ул куркак хатын түгел, өрәк, өй иясе кебек нәрсәләрнең булуына ышанып та бетми, гомумән, юк-бар нәрсәләр турында уйламаска тырыша, әмма шулай да шомлана, шомланмыйча булдыра алмый… Зур өйнең әле бер башыннан, әле икенче башыннан ниндидер кыштырдау, ниндидер сәер өн ишетелгән кебек була яки аргы бүлмәләрнең берәрсендә кемдер йөргән шикелле тоела – карчыкның йөрәгенә әкрен генә салкын үрмәли, аркасы буйлап әледән-әле кымырҗу йөгереп уза, һәм ул, кузгалырга, төшәргә куркып, эченнән бөтен белгән догаларын кабатлап, сандыгы өстендә утыра да утыра…

      Әлбәттә, мондый хәл озакка барырга тиеш түгел иде. Моңа Зөфәр дә бик борчыла иде. Бигрәк тә ул көн буена җан әсәре барлыгын сиздермәгән өйгә жуликлар кереп, карчыкны чүкеп чыга күрмәсеннәр дип курка иде. Моның кебек эшләр шәһәрдә ара-тирә ишетелгәләп тора, Алла сакласын, уйламаган җирдән әллә ни булып куюы бар… Шуңа күрә карчык янына иптәшкә тизрәк берәр кеше табарга кирәк иде. Кыскасы, озак та үтми, Сәкинә ярдәмендә Яңа бистәдән олы гына яшьтәге бер хатынны Таибә абыстай янына табып китерделәр… Ләкин бу – вакытлы чара, Таибә абыстай моңа гына һич канәгать түгел, аның күптән уйлап йөргән бик җитди үз исәбе бар иде әле…

      Көзге салкын явымлы кичләрнең берсендә ул, намазлыктан гына торып (бу өйгә күчкәч, абыстай нигәдер бик диндар булып киткән иде), улы Зөфәр янына кереп утырды. Ниндидер кәгазьләр актарып утырган Зөфәр әнисенә сәерсенеп кенә карап алды; ак батист яулыгын ияк астыннан китереп бәйләгән карчыкның йөзендә зур сүзгә керешер алдыннан гына була торган басынкы-сабыр, җитди бер чырай иде. Күлмәгенең озын, киң җиңнәрен тарткалап, бераз дәшми торганнан соң, ул акрын гына сорап куйды:

      – Мин синең эшеңне бүлмимме?

      – Юк, әни, юк, – диде Зөфәр, тыңларга әзер торуын аңлатып.

      – Алайса, минем сиңа сүзем бар иде.

      – Сөйлә, әни, сөйлә! – Зөфәр кәгазьләрен бер читкәрәк этәрде дә әнисенә борыла төште.

      Таибә абыстай әүвәл бер кулын өстәлгә салды, аннары алдына карап кына сүзен башлады:

      – Ни әйтәсемне, улым, үзең дә сизенә торгансыңдыр инде… Беренче кузгатуым гына түгел, моңарчы да әйтә килдем, хәзер инде, шаять, Алладан вакыт җиткәндер…

      Зөфәр, дөрестән дә, сүзнең нәрсә турында баруын сизеп алды, ләкин шулай да бераз гаҗәпләнә төшеп, юри сораган булды:

      – Сүз ни турыда соң, әни, нәрсәгә вакыт җиткәндер дисең?

      – Соң инде, белгән өстенә сорамасаң… – диде карчык, үпкәләгән сыманрак итеп, аннары туп-туры гына әйтте дә бирде: – Өйләнергә вакыт, дим, өйләнергә!.. Кайчанга

Скачать книгу