Скачать книгу

Ачуланып-каргап та, сыкранып-рәнҗеп тә ул киленен ничек кенә битәрләмәде: ир хакын санламауның бик зур гөнаһ булуын да әйтте, бәддога белән дә куркытты, кешеләрдән оялырга да өндәп карады, үлгәндә бәхиллегемне бирмәм, дип тә какшатырга тырышты, ләкин боларның берсе дә Сәкинәгә тәэсир итмәде. Ул үз сүзендә таш кебек какшамас булып калды.

      Тик Зөфәр генә, җиңгәсенең каршы килүенә бик кәефе кырылса да, бу бәхәс-низагына тыгылуны кирәк тапмады. Җиңгәсе белән аның арасы алай бик җылы да, бик салкын да түгел иде, гомумән, ул аңа сүзсез-нисез бер мәхлук итеп югарыдан карарга өйрәнгән иде, һәм менә шул йомыкый гына хатынның кинәт үз хокукын мондый батырлык белән яклавы аны чынлап торып гаҗәпләндерде һәм борчуга салды. Ул сизде: өч бала анасын елата-елата, муенчаклап дигәндәй, яңа йортка өстерәп илтү хәерлегә булмаячак, әлбәттә. Шуңа күрә ул бәхәскә тыгылмады, абыйсын котыртып маташмады, уйлап торды да кулын гына селтәде.

      Ахырда, тагын бер кат уйлашып киңәшкәннән соң, йортны Таибә абыстай исеменә алырга булдылар. Карчыкның фани дөнья белән артык алыш-биреше юк, билгесез һәм гөнаһсыз бер кеше, бәс, шулай булгач, төрле гайбәт-сүзләрдән, хәтәр-хәвефләрдән курыкмаска да мөмкин. Эш юридик яктан ныгытылгач, кешеләр теләсә ни сөйләсеннәр, тик законга сыйсын!

      Шундый карарга килгәч тә, Зөфәр әнисе алдына үзенең таләбен куйды. Ягъни йортны алу белән бер үк вакытта Таибә абыстай үзенең васыятьнамәсен язып, улы Зөфәрне йортка бердәнбер тулы хуҗа итеп калдырырга тиеш… Карчык, әлбәттә, моны аңлый иде, моңа риза булырга тиешлеген белә иде, тик улының яңа йортка барып кермәс борын ук васыятьнамә язарга ашыктыруы аңа бер дә ошамады. Бик хәтере калып, хәтта рәнҗеп, ул Зөфәргә: «Нигә, син мине тизрәк кабергә илтеп тыкмакчы буласыңмыни? – диде. – Ашыкма, вакыты җиткәч, үзем дә Ходай каршына китәрмен. Ә син иң әүвәл эшеңне бетер, өеңә күч, аннан соң да васыятемне алырга өлгерерсең. Миңа ышана торгансыңдыр бит?»

      Ләкин Зөфәр әнисенең бу сүзләрен колагына да эләргә теләмәде. Барысының да дәгъвасын тыңлау аны, ниһаять, туйдырып бетерде. Җитәр! Болай да күп чигенде. Ә бу мәсьәләдә инде ул бер карыш та чигенмәячәк. «Мал – бәгырь ите» диләр!.. Һәм ул, бәхәскә кереп тормыйча, әнисе исеменнән васыятьнамәне бер таныш юристыннан яздырып алды да китереп, карчык алдына салды. «Әни, мин сиңа яңадан йөз ел гомер телим, – диде ул салкын, тыныч кына, – әмма шушы кәгазьгә кулыңны куясың!.. Шунсыз – йорт юк!» Таибә абыстай, беравык ни әйтергә дә белмичә, улына шаккатып карап торды, аннары Зөфәр сузган каләмне, бисмилла әйтеп, калтыранган кулына алды.

      …Менә Ушаковлар белән вәгъдәләшкән көн дә килеп җитте. Инде бөтен эш тә хәл ителгән иде, кирәкле документлар барысы да әзерләнгән иде, һәм Зөфәр вәгъдәләшкән көннең кичендә бер чемодан акча күтәреп, Хәмит дусты белән абыйсын ияртеп, Ушаковларга барды да шаһитлар алдында алар белән исәп-хисапны өзеп кайтты.

      Ниһаять, күптәнге хыялына иреште шикелле ул… Зинин урамындагы таза, матур, бакчалы йорт аныкы хәзер!

      Х

      Сентябрь

Скачать книгу