Скачать книгу

бу кадәр үзен табигый тота алуын күреп, аптырап калу гына түгел, хәтта күңеленнән бераз шикләнеп-борчылып та куйды. Дөрес, ул хатын-кызны бик аз белә иде. Хәлбуки эчке хисләрен, бигрәк тә мәхәббәтләрен, хатын-кыздан да оста яшерә белүче юк бит ул дөньяда! Зөфәр кемнәндер ишеткән Сөләйман патша сүзләрен исенә төшерде: «Һавада кош эзе, ташта елан эзе, хатыннарда ирләр эзе калмый», – имеш. Хатын-кызның йөрәген күрә белмәгән кеше өчен бу бик хикмәтле сүзләр иде.

      …Өстәл тирәсенә утырыштылар. Әби олы табак белән булары чыгып торган чикмәнле бәрәңге китереп куйды. Рәшидә, яшь хозяйка сыман чәчәкле яулыгын урталай бөкләп, кашлары өстенә төшеребрәк бәйләгән килеш, самавыр янына үзе чәй ясарга утырды. Көн яктысында алар барысы да аз гына бүтәнчәрәк, ачыграк күренәләр иде. Мәсәлән, әлеге тынгысыз биюче кызның кичтән шактый кара булып күренгән чәче хәзер бакыр сыман коңгырт-җирән булып чыкты. Рәшидәнең йөзе ул хәтле үк ак түгел, ә саргылтрак икән, күзләре дә алай бик кечкенә түгел, ә шактый зур да, яктырак та икән, тик әле кыса төшеп караганга күрә генә, шулай сөйкемле, кечерәеп кала икән. Әмма ул бүген аеруча чиста, нәфис иде. Тулы күкрәкле юка гәүдәсе дә, тар гына йомры иңбашлары да, озынчарак ак муены да, тулы алсу иреннәре дә ничектер менә аның тәмле-тансык хатын булуын сиздереп, назлап сөясе килүне котыртып, гел үзенә тартып тора иде. Зөфәр, бу вәсвәсәле тойгыны берничек тә җиңә алмыйча, гел янып, дулкынланып утырды.

      Рәхәтләнеп йокы туйдырганнан соң, барысының да кәефләре бик әйбәт иде. Ашыкмыйча тәмләп кенә ашадылар-эчтеләр, авызлары бушап тормаса да, һаман җыен кызык сөйләшеп утырдылар. Ничектер сүз туры килеп, биюче кыз Зөфәрдән:

      – Ә сез, абый, төнлә идәндә өшемәдегезме? – дип сорап куйды.

      Әлбәттә, бу аның нидер сизенеп соравы түгел иде. Шулай да Зөфәр, аңа күтәрелеп карарга кыймыйча, чәен болгаткан булып кына:

      – Юк, өшемәдем, – диде. – Аста – толып, өстә – пальто, рәхәтләнеп йокладым.

      Яруллин шунда ук үзенең борычлы сүзен кыстырып өлгерде:

      – Өшесә барып сезнең уртага ятар иде. Мин үзем андый чакта ике кыз арасына кереп җылынырга яратам.

      – Абый син түгел бит ул, – диде кызларның берсе, ә икенчесе өстәп куйды:

      – Безнең арага Рәшидә апа да сыймады әле.

      Рәшидә иптәшләренең бу гөнаһсыз сөйләнүләренә бер генә сүз белән дә катнашмады. Ул тырышып чәй ясау белән мәшгуль булды. Шулай да Зөфәр, бераздан аңа күтәрелеп карагач, ханымның бер як авыз читендә сизелер-сизелмәс кенә серле елмаю чагылуын күреп алды. Нәрсә аңлата иде бу елмаю – моны белү мөмкин түгел иде… Чын борчылу белән Зөфәр эченнән генә: «Шулай ук берни дә белмичә китеп барырга туры килер микәнни, хәерсез?» – дип уйлап куярга мәҗбүр булды.

      Чәйдән соң Яруллин, ашык-пошык киенеп, колхоз идарәсенә йөгерде. Шәйхулла абзыйның кичәге вәгъдәсен исенә төшереп, ул, чыгып киткәндә генә:

      – Кызлар, теләктә торыгыз! – диде, кабаланып. – Карттан бүген безгә гошер тияргә тиеш, тик берәр яры чыгып кына сызмасын!

      – Бар,

Скачать книгу