Скачать книгу

Зөфәр чокырга яртылаш спирт салды, Яруллин су белән тутырды. Рәшидә, «куркам» дип, җилкәсен генә җыерып куйды, ләкин карышып, кыстатып тормады. Әбинең кече якка узганын көтеп алды да тиз генә чокырны күтәреп беткәнче эчеп тә җибәрде… Ул чыраен сытмады, тик авызын ача төшеп, сулыш алмыйча торды, күзләренә мөлдерәп яшь килде һәм, ниһаять, ике куллап йөзен каплады…

      Калган кызларга да шулай салып бирделәр. Бик батыраеп эчкән булдылар кызлар, ләкин эчүгә кармак йоткан балык шикелле сынсыз калдылар. Берсе хәтта «аһ!» дип тә куйды.

      Яруллинга инде Зөфәр чокырны тутыра язып салып бирде. Артист, эчүнең югары классын күрсәтергә теләп булса кирәк, спиртны су кушмыйча гына бик тыныч кыяфәт белән эчеп җибәрде. Шунда ук чүмечкә капланды, чәчи язды, бөтен бите җыерылып килде һәм, борыны пешкән мәчедәй «пырых-пырых» итеп, башын чайкап торды… Кызлар бөгелә-сыгыла шаркылдап көләргә тотындылар:

      – Утлы күмер йоттыңмы әллә, Яруллин абый-ый?

      – Ничева! – диде Яруллин, сер сынатмаска тырышып, һәм кулы белән битен бер сыпырган иде, иске кыяфәтенә кайтты да куйды.

      Артистның «пешүе»ннән файдаланып, Зөфәр үзенә чокыр төбенә генә салды да шуны тиз генә су белән тутырды… Кызлар көлешеп туктагач, ул, чокырын күтәреп, башлыча Рәшидәгә ымлап, ләкин барысына да әйткән төсле итеп: «Сезнең саулыкка, кызлар!» – диде дә ашыкмыйча гына эчеп бетерде… Шушы кечкенә нәрсә дә аның авторитетын кызлар алдында тагын да күтәрә төште: әйе, әдәпле дә ул, игътибарлы да ул, үзен әнә ничек тота да белә, эчә дә белә… Кыскасы, сабыр, тыйнак һәм бик акыллы булырга тиеш бу зур, таза, юмарт абый!

      …Фляга төбендә аз гына калганын Зөфәр Рәшидәгә салмакчы булган иде, ләкин йөзе мәк чәчәгедәй кызарып, кечкенә күзләре томаланып киткән Рәшидә ике кулын берьюлы күтәреп каршы төште:

      – Юк-юк, кирәкми!

      Хәер, кызларга бик җиткән иде, ач карынга эчкән ярты гына чокыр спирт аларны кинәт кенә исертте дә куйды. Шулай итеп, калганын Яруллин кыстатмыйча гына эчеп бетерде.

      …Бертын каз өйрәсен бик тәмләп, йотлыгып ашадылар. Тәлинкәләре ялт иткәч, тагын өстәп салдырдылар. Көне буе үт җыеп буш яткан һәм спирттан котырынып киткән ач карын һич кенә туя белмәс кебек иде… Тиз арада зур табакны «каплап» куйгач, Яруллин икмәк белән шпигын «бөгә» башлады, кызлар, тарсынып кына булса да, Зөфәрнең итен капкаларга тотындылар. Тик Рәшидә генә һаман тыелып маташты. Зөфәр аны гел кыстый торды, ахырда үзе бер кабырганы алып, аның кулына тоттырды.

      – Менә бу кызларга ярый, ичмасам! – диде Яруллин авызы тулы килеш. – Ату бот, имеш!

      – Белмисең икән шул, – диде Рәшидә, сыңар кашын гына сикертеп. – Кызларга канат бирәләр.

      – Ни өчен канат?

      – Тизрәк кияүгә китсен өчен.

      – Ә-ә! Ну, белмим, канат түгел, пропеллер куйсалар да тиз генә китә алырсызмы икән, ай-һай! Җәтмәдәге балык төсле сөзелеп калдыгыз бит.

      Кызлар дәртсез генә көлештеләр, ә Рәшидә ваемсыз гына әйтеп куйды:

      – Насыйбы табылыр әле.

      Шушы сөйләшүдән күпмедер соңрак Зөфәр үзенең беләгенә Рәшидәнең, әллә юри, әллә ялгыш кына, иңбашы белән орынуын

Скачать книгу