Скачать книгу

аның нәселе дә бетә икән – ике Герман сугышы улын һәм оныгын алып киткән. Локман карт фикеренчә, нәселне дәвам иттерүче – ир бала. «Ир бала. Менә бу елганың башы ул, җирдән бәреп чыккан саф, көмеш чишмә ул. Бу елганың, буалар аша сикереп, һаман алга чапкан дәвамы ул». Чыннан да, әсәр ахырында Локман карт йортына Батырҗанның сугышта кавышкан хатыны Сания уллары Газизҗанны күтәреп кайтып керә. «Әйе, күләгәләр шуып үтә, тормыш бетми, һаман, һаман дәвам итә» дип хикәянең тәмамлануы Локман картны борчыган проблеманың хәл ителүен күрсәтә. Болыт һәм тау символларын берләштерүче тагын бер образ – күләгә. «Күләгә» төшенчәсе эченә тирән фәлсәфи мәгънә салынган. Ул мәңгелекне символлаштыра. Күләгә – импрессионистик символ дәрәҗәсендәге билге.

      Ә. Еники тудырган образлар системасында өлкән буын вәкилләре калку итеп сурәтләнә. Һәм шуңа күрә автор үз әсәрләрендә аларга идея-эстетик бурычларны күпләп куя. Алар яшь буын өчен һәрьяктан үрнәк булырга, үткән тормыштагы уңай тәҗрибәнең, рухи байлыкның алга таба югалмавын, дәвам итүен кайгыртып яшәргә бурычлы. Чыннан да, туган җирдән, аның рухи тәҗрибәсеннән, традицияләреннән ваз кичүне язучы хәзерге тормышта күзәтелгән әхлаксыз күренешләрнең берсе дип бәяли. Еники әсәрләрендәге геройлар Локман картның фәлсәфи уйланулары, Акъәбинең гаилә бөтенлеге, милли тәрбия турындагы хыяллары, Рамазан картның мәхәббәттәге тугрылыгы фонында яшь һәм урта буын вәкилләре шактый төссезләнеп кала.

      Әдип иҗатының 1950–1970 елларны эченә алган икенче чорында исә хикәя жанры өлкәсендә өр-яңа сүз әйтелә. «Матурлык» (1964), «Коръән хафиз» (1964), «Төнге тамчылар» (1964), «Әйтелмәгән васыять» (1965), «Җиз кыңгырау» (1966), «Курай» (1970) кебек шедевр әсәрләрдә төп үзенчәлек рухи, мәдәни һәм милли мираска мөнәсәбәттә ачыла.

      Әлеге җыентыкның исеменә чыгарылган «Матурлык» хикәясе ана һәм бала арасындагы мөнәсәбәтләргә нигезләнә. Әсәрнең шәкерт авызыннан хикәяләнүе вакыйганың реаль булуына ишарәли. Ел буе мәдрәсәдә белем алып кайткан Бәдретдин иптәшләре янында фәкыйрьлеге белән аерылып тора. Әмма Ә. Еники стиленә хас булганча, автор персонажын антитеза юлы белән ачып сала. Аларның тормышлары авыр, әмма күңелләре бай, йорт-җирләре иске, әмма үзләре эчкерсез, юмарт. Шәкертләрне иң сокландырганы – ана һәм бала арасындагы җылы, бер-берсен тирән аңлауга корылган мөнәсәбәтләр. Ана кешенең тышкы ямьсезлеге эчке матурлыгына контрастлыкта ачыла: «Аның сул күзенең бөтенләй кысылып, ә уң күзенең иләмсез зураеп калуын әйтмичә булдыра алмыйм, чөнки шушы яшь пәрдәсе аша караган кашсыз, керфексез күзендә бичараның бөтен эчке дөньясы чагылырга гына тора кебек иде. …һич йомылмас яшьле-моңсу күз – аның шәрәләнеп калган бердәнбер күңел көзгесе…»

      Шушы ана – баласы өчен гаять кадерле, изге зат. Ә авторның күрсәтергә теләгәне – хозур табигать тә, фәкыйрь тормыш картинасы да түгел, ә ана һәм бала арасындагы мөнәсәбәт. Менә Бәдретдин әнисенә багышлап «Салкын чишмә» көен башкара: «…шадра, чалыш, акайган күзле йөзенә генә карап, ул скрипкәне уйнады. Аның

Скачать книгу