Скачать книгу

яшь вакыттагы хыялы бөтен гомере дәвамын-да акрынлап гамәлгә ашып бара. Башта әдәби иҗатка кереп, әдип булып таныла, шәхси өслүбен, кыйбласын барлый. Соңыннан, сәнгать белән кызыксынуын дәвам итеп, артистлар, композиторлар турында монография («Нәгыймә Таҗдарова») яза, әдәби әсәр («Гөләндәм туташ хатирәсе») иҗат итә. Тәҗрибә туплаган әдип гомеренең соңгы елларында әдәби процесска бәя бирә башлый. Шул рәвешле, Ә. Еникинең иҗат эволюциясен ачыклап, матурлыкны күрү, бәяләү, сурәтләү юлын өч этапка бүлеп карарга мөмкин: 1930–1950 елларны үз эченә алган башлангыч чор иҗаты; 1950–1970 елларны эченә алган икенче чоры; 1950–2000 еллардагы әдәби-публицистик эшчәнлеге.

      Башлангыч чор иҗаты әдипнең каләм тибрәтә башлагач язылган беренче тәҗрибәләрен һәм 1940 еллардагы хикәяләрен үз эченә ала. Бу чорда әдип иҗаты халыкның иҗтимагый тормышын тасвирлауга, сугыш чоры хикәяләрендә ватанпәрвәрлек хисләре чагылдыруга юнәлтелә.

      Башлангыч чорда «Озын көй тыңлаганда» (1926), «Дус кеше» (1928), «Яз башы» (1929) кебек хикәя һәм повестьлары языла. Әдипнең «иҗади ашкыну һәм эзләнүләренең җитди үрнәкләре» янына өстәлгән иҗтимагый-сәяси тормыш каршылыклары, әдәбият-сәнгатьнең үзендә барган кискен борылышлар аны шактый вакытка иҗади эштән читләштерә. Әдәбиятта яңа сүз әйтергә, заман героеның сыйфатларын төрле яклап ачарга омтыл-ган әдипне кырыс чор башка юнәлешкә кертеп җибәрә. Шуңа күрә ул 1927 елда Донбасста наданлыкны бетерү курсларында укыта, 1928–1932 елларда Казанда мех фабрикасында тирене сортларга аеручы булып эшли.

      Ул иҗат эшенә керешеп киткән 1927–1928 еллар әдәбиятта аеруча катлаулы һәм каршылыклы булуы белән аерылып тора. Шуңа күрә 1920–1930 елларда Ә. Еники әдәби процессны күбрәк күзәтә, әдипләр белән очраша, белем алуын дәвам итә. Ул 1932–1933 елларда Хезмәтне фәнни оештыру институтындагы психотехниклар әзерләү семинарларына йөрү, соңыннан шунда эшче-аспирант вазифаларын башкару булачак язучының иҗади үсешенә көчле йогынты ясый. Бераздан бу юнәлешнең капитализм системасы өчен генә яраклы икәнлеген «исбатлап», ябып та куялар.

      Әмирхан 1934–1941 елларда кинофикация трестында инструктор, Үзбәкстанның Маргилан шәһәрендәге бер мәктәптә укытучы булып эшли. 1941 елда Татарстанга кайтып төшүенә сугыш башланып китә, һәм ул фронтка алына. Шул рәвешле, яшь әдип иҗатының танылып, тернәкләнеп китүе иң элек шул чордагы мавыктыргыч һәм драматик вакыйгалар белән бәйле.

      Ә. Еники иҗатында сугыш тормыш чынбарлыгы итеп сурәтләнә. Ул сугышчы, ил сакчысы кебек үзәк геройларны тирәлектән аермый, аларның эчке сыйфатларын, омтылышларын гадәти тормыш кысаларында сурәтли. Шулай да «Бала», «Ана һәм кыз», «Бер генә сәгатькә», «Ялгыз каз» хикәяләрендә автор тормыш диалектикасын күрсәтүгә ирешә. Көрәш кырында булмаган вакыйгалар-ны тасвирлап, әдип сугыш чынбарлыгы шартларында да кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрдә гармония эзли.

      Ә. Еники иҗатында Солдат образын ачу төрле юнәлешләрдә бара: сугыш хәрәкәтләренең башланган чорында-гы солдат Зариф («Бала»), бердәнбер

Скачать книгу