ТОП просматриваемых книг сайта:
Без элек тә без идек… / Мы и раньше были такими. Масгуд Гайнутдин
Читать онлайн.Название Без элек тә без идек… / Мы и раньше были такими
Год выпуска 2014
isbn 978-5-298-02769-4
Автор произведения Масгуд Гайнутдин
Издательство Татарское книжное издательство
Менә шулай халыкның конкрет яшәеш, көнкүреш, эволюция хәрәкәте фактлары нигезендә түгел, ерак Багдад сарай даирәләрендә, ризасызлану, җитәрлек мәгълүмат юклык (белемсезлек) белән чагыштырып формалаштырылган, фәннилек, фикер җимеше булу дәгъвасы күзгә бәрелмәгән, чынлык, конкретлык, мантыйклылыктан ерак схематик, ясалма (суррогат) караш бездә ул чор тарихыбызның нигезенә салып йөртелә. Болгарлар килеп киткән елларда (730–930 еллар), төрле этник элементлар кушылып, яңа этнос формалашуы булганмы? Юк. Булса, Багдад түрәләре белемсезлеге рәвешендә, илгә, халыкка тагылган исемнәрен генә калдырып, болгарлар үзләре ерак Венгриягә китеп бармаган булырлар иде. Яңа этнос формалаштырган төп элемент булып шул төбәктә калырлар иде. Алар үзләре киткәннәр, исемнәре генә (очраклы рәвештә) ябышып калган. Болгарлардан соң да бу төбәкнең төп халкы булып калган, болгарларгача да шул төбәк этносы булган төп халык – би ирләр – искилләр бердәмлеге менә шушы ясалма тарих төсмере йөгертелгән «болгар» атамасы тавышын чыгарудан башка реальлеге булмаган сүз белән генә тарихтан бөтенләй сызып ташлана. Венгриягә киткән болгарларның үзләре – Венгриядә, ярты гасыр элек кенә Паннонияне сугышып биләгән, димәк, һаман әле ул Даланың гүзәл бер почмагын үзләренең иле итеп раслар өчен сугышкан, ерак киләчәктә иң атаклы гусарлар – венгрлар арасында төпләнәләр. Килгәч тә, шунда ук болгарларның сәүдә эшенә керешүе турында тарихта акцент ясап әйтелгән фикер күзгә бәрелеп тормый кебек. Ә менә венгрлар кебек үк хәрби халык булганнар дип уйларга ишарәләр бар. Аларны Сакалибага да хәрби хезмәткә Идел [Вятка (Нократ)] тарафыннан Төньяк (Кама) сәүдә юлын сакларга дип китерәләр. Сәүдә