Скачать книгу

бу сәясәтнең фарсылар белән якынлашу йөкләмәсен яклау дип әйтә алмыйбыз. Ул чакта әллә кайдагы яңа аякланып килә торган Газна шәһәрен эзләп йөрүләрнең кирәге калмас, куанычны («сөенче») күптән сәүдә бәйләнешендә яшәгән ирани (таҗик) Саманилар дәүләте башкаласы Бохарада күрсәтү ул максатка тәңгәл булыр иде. Болгар төрки яугирнең зур уңышын котлый… Шул ук вакытта Болгарның бу атаклы галимнәре җитлегүе, Болгарның бу төрек-фарсы альянсын төрки мәдәниятен җанландыруга, аякландыруга карату инициативасы белән чыгуы, болгарлар Урта Идел буеннан киткәннән соң йөз еллар үткәч (930–1025 еллар), искилләр династиясе, искил – би ирләр бер этнос булып берләшкән заманнарда булганын да махсус билгеләп үтү сорала.

      Би ирләр, искилләрнең Төркестанның һөҗүм сызыгына да төрки цивилизацияне аякландыру инициативасы белән чыгышы Бөек Дәүләт (Алтын Урда) исеменнән 1310 елларда Үзбәк хан җитәкчелегендә кузгатылган башлангыч кебек үк, Төньяк мех сәүдәгәрләренә лаеклы, гомумтөрки цивилизация масштабындагы дәвер, дәвамлы, олы нәтиҗәле хәрәкәт була. Илле еллар да үтми, бу байракны төрки дөньяның икенче чигендәге Кашгар төрекләре күтәреп ала. Иске уйгур шивәсендә Йосыф Хас Хаҗиб Баласагуниның «Котадгу белек» («Бәхеткә илтүче белем», 1069) дигән, 14 мең юлга якын күләмдәге фәлсәфи эчтәлекле дидактик поэмасы 1072/1074 елларда борынгы төрки шигырьләр өзекләре антологиясе дә булган, Мәхмүд Кашгариның өч томлы «Диване лөгатет-төрк» китабы языла. Яңа дәвер – урта гасыр төрек ыругы цивилизациясенең монументаль нигез баганалары мәйданга китерелә. Нух туфаныдай дөньяны каплаган ташкын – һуннар хәрәкәтен онытылырлык күләгәдә калдырган, Бөек Төрек каганатын һәм «төрек» атамасын галәмгә җәйгән, халык балбалларындагы (таш һәйкәлләрендә) чокып язылган (Билгә каган, Күлтәгин) мәдхияләре кебек әдәби ядкярләре беләндерме, карлук, угыз, кыпчак шивәләре кавемнәренең төп масса телләре лексик, морфологик, фонетик яктан якыная барырлык, җуелмаслык итеп бер-берсенә тартылу эзенә салып калдыра. Кулланыштан төшеп калган иске уйгур шивәсендәге Кашгар әдәби теле бу кавемнәр арасында популярлаша алмый, күрәсең, Әхмәд Йүгнәкидән (XII гасыр) башка дәвамчылар күренми. Популяр уртак төрки әдәби тел мәйданга китерү зарурлыгы көн тәртибендә кала, хәтта кабат актуальләшә. XII гасыр урталарында Әхмәд Ясәви, Сөләйман Бакыргани кебек талантлы шагыйрьләр XIX йөз азакларына (милли телләр өстенлек алуга) кадәр төрки әдәбиятлар теленең беренче нигезе булган яңа уйгур һәм Урта Идел би ирләр – искил шивәләре синтезыннан ясалган яңа әдәби тел мәйданга китерәләр. Әхмәд Ясәви, Сөләйман Бакырганиларның XII йөздә язылган шигъри әсәрләренең поэтикасы һәм лексик, морфологик, орфографик аһәңе бүгенге татар шигъриятенә тәңгәл диярлек якын. Күп йөз еллар дәвамында төрле төрки шивәләрдә, кайбер җирле үзенчәлекләр белән популярлаштырылып («вульгарлаштырылып») яки шартлы «югары стиль» яңгырашына тартылган төрле вариацияләрдә яши. Шул башлангыч көннәрендә үк ул Урта Идел төбәгендә дә кулланышта була. Кол Галинең 1212 елда

Скачать книгу