Скачать книгу

«пеләшбашлылар», «би ирләр» дигән исемнәрен борынгы грек (Геродот) тарихына кадәр җиткерә алган халык элек урта гасырларда норман-варяглар аша ерак Европада (хәтта һавада очып йөрүгәчә җиткән) хыялый (утопик) утраугача үсә. Димәк, бу заманнарда да, шул заманнар цивилизациясенә тартылырлык ниндидер яктыру (алгарыш цивилизация стандартына тартыла), хәтта хәйран калдырырлык узып китү көннәре («гасырлары») булган. Төньяк мех сәүдәсе мифлары, Пермь өлкәсендәге Сасанид көмеш поднослары да ул цивилизацион алгарышның материаль җирлеген искәртәләр. Бу фактларны төбәкнең антик (борынгы) һәм элек урта гасыр тарихы хәлләре һәм казанышлары дип карый алабыз. 922, 930 еллардан (болгарларның куылуы) Казан ханлыгы җимерелгән көннәргә кадәр чәчәк аткан урта гасырчылык дәвере башлана. Төбәк ислам цивилизациясе стандарты сызыгына тартыла, Бохаралар белән тиңләшерлек ислам үзәге формалаша. Җучи династиясе оештырган Бөек дәүләтнең (Алтын Урданың) мәдәни-идеология тормышын ул үз кулында тота. Ул ислам төрки дөньясының алдынгы сызыгында бара. XX гасыр башында төрки әдәбиятны гамәлләштерү (демократизация) һәм иҗтимагый үткенәйтү юнәлешендәге хәрәкәттә ул тагын алгы сызыкта. Аның бу алдынгылыгы, активлыгы формалашуда төрки халыклар арасында бик иртә, 690 еллардан исламлашуы һәм бу исламлашуның катлаулы, тирән эзле озын юл үтүе (Мәрван явы, Әмәвилек байрагын үз иткән болгарлардан аерылу, төрки әдәбият һәм гомум әдәби төрки тел формалаштыру көрәше, Казан хәрби-иҗтимагый фаҗигаләрен җиңү өчен көрәш һ. б.) хәлиткеч роль уйнаган.

      Йосыф Акчура чувашларның исламлаштырылуы турында

      «Шура» журналының 1908 елгы 4 нче санында Йосыф Акчураның «Бер шәрекшөнас сәяхәте җимешләре» дигән мәкаләсе басыла. 1906 елның җәендә бер венгр ориенталисты Казанга килә. Ул Идел буе халыкларының этнографиясе һәм фольклоры белән кызыксына икән. Күбрәк чуваш авылларында йөри. Й. Акчура аның белән якыннан таныша, ачышлары белән кызыксына. Венгр галиме чуваш телендәге «писмилла», «пирештә», «пәйхампәр», «Газраил», «амин», «савап», «корбан», «сарамат» (салават күпере), «әрәм» (хәрәм) һ. б. шундый ислам дине белән бәйләнешле гарәп сүзләре күп булуына игътибар итә. Үз дини ышануларын өйрәнә һәм чувашларның милли-дини ышанулары мәҗүси (язычный) түгел, монотеистлар булганнар, ди. «Тугры (аны галим «Тәңре» сүзенең чувашча әйтелеше дип аңлата) – бер Алла, аңа гына гыйбадәт кылалар, ди. «Тугры амашлары» («Тәңре анасы») Алла түгел. «Бүләхче» (бүлүче) кешеләр белән Тәңре арасында (фәрештә кебек) бәйләнеш тотучы (арадашчы гына). Тугры амашка гыйбадәт, дога кылмыйлар, корбан чалмыйлар. Туграның рәсемен ясамыйлар, иконалары юк – фетишист, потка табынучы түгелләр. Гыйбадәтләре дога кылу, корбан чалудан гыйбарәт. Гыйбадәтләрендә ислам эзе бар. Гыйбадәт кылганда, кыйблага (кайберләре генә кояш чыгышына) карыйлар. Зур гыйбадәтләрендә, намаздагы кебек үк, сәҗдәгә баралар. Догадан соң бит сыпыралар. Хатыннар ирләре белән бергә торып гыйбадәт кылмыйлар. Атналык бәйрәмнәре – җомга көн. Ар�

Скачать книгу