Скачать книгу

хәрәкәткә китерә – «халыкларның бөек күченеше» («великое переселение народов») дигән ташкынлы хәрәкәт башлана.

      Би ирләр, искилләр җәмгыяте урта гасыр баскычына аяк баскан көннәрдә, яңа ислам диненә юлыкканда, сәяси-административ даирә, тарихи икътисади мохит кенә түгел, заманы, кешелек (цивилизация) дөньясы тарихи-географик галәм үзе дә күрелмәгән тотрыксызлыклар, ачык билгеләнмәгән җимерелүләр баткагына баштанаяк чумган, һәм бу халәт ярты мең еллар инде кешелек җәмгыятен интектергән була. Бу авыр сынаулар көне – кешенең үз табигате, холкы-интеллекты чикләнгәнлекләре нәтиҗәсе түгел, югарыда искәрткәнебезчә, климат, табигатьтәге үзгәрешләр шомлыгы. Аңардан качу да, котылу да юк. Берәү дә читтә калмый. Каспий, Кара диңгез буе, Балкан киңлекләре бу олы тарихи трагедиянең төп сәхнәсе булып кала. Аланнар, готлар, һуннар, Рим империясе… Фаҗига яңа эраның беренче гасыры урталарында аяклана башлый. Йөз елларга сузылган коргакчылык (явымсызлык, корылык гасыры) дала зонасындагы чәчүлек мәйданнарын корыган далага әйләндереп, чүлләр зонасын киңәйтә. Идел буенда игенчелек белән шөгыльләнгән алан кабиләләре, чәчү өчен кулай җир эзләп, Кавказ алдына, Кара диңгез буйларына таба күченәләр. Тамырыннан кубарылган халык күршеләренә туктаусыз «барынта чабу» – талап кайту һөҗүмнәре оештырып яшәргә мәҗбүр була. Дала халыклары арасында гадәти көннәр бозыла, тынычсыз заманнар башлана. Л. Н. Гумилёвның «Тысячелетие вокруг Каспия» китабының хронология бүлегендә китерелгән синхрон таблицага күз салсак, башта тоташ диярлек аланнар исеменә төртеләбез: б. э. к. 41–50 еллар – «Аланнарның Көнчыгыш Европага күченүе», 121–130 еллар – «Аланнар кабилә берләшмәсе оешу», 131–140 еллар – «Аланнарның парфяннар иленә һөҗүме» (134 ел)…

      Яңа эраның икенче гасырында табигатьтә дымлану (далада явымнар) гасыры (йөз еллыклары) башлана. Кытай диңгезе ярларыннан Тибет, Турфан иңкүлегенә кадәр, Дунайның урта агымыннан алып Балхаш, Тарбагатай, Алтай тауларына кадәр җәелгән далалар һәм чүлләрдә яшәү җанлана. Аланнар да Идел буенда бабалары яшәгән җәннәткә тиң далаларны әле онытмаганнар. Бәхетле (сугышсыз-талаусыз) үткән тормышларын эзләп, Идел буена кайталар. Ә анда инде яңа хуҗа. 141–150 елларда көнчыгыштан – сянбиләр, көньяктан – кытайлар, төньяктан – динлиннәр, көньяк-көнбатыштан усуньнар кыскан дала хуҗалары – һуннар тар-мар ителеп, котыла алганнары Көнбатышка качалар. 151–160 елларда һуннар Җаек, Идел буйларына килеп чыгалар. Берничә йөз елларга сузылган алан-һун сугышлары башлана.

      Әлеге сугыш маҗаралары турында сүз башлаганчы, бу тарих фаҗигасенең тагын бер актив катнашучысын – Византия, Рим империяләренә башлап кадалачак «сөңге башагы»на әйләнәчәк халыкны бу уен тактасына кертеп үтик. Алар – готлар. Скандинавиядә яшәгән герман кабиләләре, һуннарның Идел фронт сызыгына чыгулары белән бер ун еллыкта, 151–160 елларда, Балтыйк диңгезендәге Сканза утравыннан чыгып, Висла елгасы бассейнында позиция яулап алалар. Аланнар,

Скачать книгу