Скачать книгу

Алай гына да түгел, Бохара сәүдәсеннән кысып чыгарылган «Бохара» (Багдад хәлифәлеге) дини игътикадына күчкән искилләр белән 730 еллардан бирле илдә хакимиятне үз кулларында тоткан Әмәвиләр (Әндәлес) игътикадында яшәгән болгарлар арасындагы дини каршылыкларны да Багдадта яхшы белгәннәр. Багдад игътикадындагы искилләрне үз иткәннәр. Ибне Фадлан язмасының исеменнән күренгәнчә, экспедиция болгарларга түгел, сакалибаларга бара. Сәяхәтнамәдә болгар башкаласы турында бер сүз дә юк. Күрәсең, илдә байтак гизгән Ибне Фадлан үзе дә анда булмаган. Сәяхәтнамәдә Ватыг (Утка) дип тәрҗемә ителгән елга исеме бар. Бу, күрәсең, ачыкланмаган билгесез бер елгачык түгел, ә бәлки Вятка елгасының гарәпчә авазландырылуы. Болгар әмире аларны Идел буенда түгел, болгарларның төп массасы яшәгән Вятка буендагы үзәктә, хәзерге Нократ авылы тирәләрендә кабул итә… Илчелек җибәрүне үтенгән хатны Багдадка Абдулла бин Башту исемле мөселман хәзәр илтә. Хәлифә гали җәнабларына илчесе итеп шалтыравык исемле берәр иң якын киңәшчесен җибәрмәве илтабарның (Болгар әмиренең) бу чакыруны болгар сарай даирәләреннән һәм аксөякләреннән яшерен, искилләр даулавын ничек тә булса берникадәр басар өчен эшләгәнен сиземләп була. Хәлифәнең хатны игътибарсыз калдыруына ышанычы нык була… 922 елның 12 маенда, таудан ил өстенә ишелгән кар ташкынын хәтерләтеп, Болгар иленә 5000 кешелек килбәтсез зур илчелек кәрваны килеп төшә. (Дөрес, хәлифә җибәргән дин өйрәтүчеләр, шәригать белгечләре, хәлифә сарае хезмәтендәге төрек голәмнәре – коллары, «отроклар» Харәземдә кәрваннан аерылып калалар.)

      Ибне Фадлан – дөнья шәрыкшөнасларының ким дигәндә 100–150 еллар игътибар үзәгендә торган, татарның X. Фәезханов, Ш. Мәрҗани кебек күренекле укымышлылары да инде XIX йөзнең 60 нчы, 80 нче елларында авазын халыкка ишеттергән борынгы татар тарихының бердәнбер диярлек документаль, бердәнбер диярлек терәк баганасы! Йөз еллар буена аны үз мәдәнияте китап киштәсендә булдыру, тикшерү-өйрәнү теләген күрсәтми яшәве татар фикеренең рухи ихтыяҗының гаҗизлеген, белем дәрәҗәсенең намуссызлык чигендә, коллапс халәтендә булуын күрсәтә. «На стыке континентов и цивилизаций» китабын чыгарганда, ниһаять, бу әсәрнең фәнни басмасын татар китап киштәсендә булдыру мөмкинлеге туа. Әмма татарда рухи, фәнни ихтыяҗ инде калмаган. Карын ихтыяҗы күзен дә, аңын да томалаган. Мөмкинлек чыкканда, һич югы, А. П. Ковалевскийның 1939 елда тәрҗемә ителеп басылган (1956 елда Харьковта икенче басмасы дөнья күрә) хезмәтен, фәнни басма итеп чыгару урынына, кыскартып, «сокращённое изложение… в пересказе (того-то)…» дип, татар фән дөньясына тәкъдим итәләр. Халык әүвәлгечә китапсыз калдырыла.

      А. П. Ковалевский тәрҗемәсендә дә бүген инде бәхәс уята, килешеп булмый торган урыннар аз түгел. Мәсәлән, барлык гарәп географлары болгарлар килгәнчегә кадәр дә, болгарлар хакимлеге вакытында да бу төбәк халкын сакалиблар дип, илләрен дә шул халык исеме белән атыйлар. Бу атама гарәп морфологиясенең (сүз ясалышының) бер нигез кагыйдәсе

Скачать книгу