Скачать книгу

хәтерләтә, дип искәрткән фикер ияләре. Карашыгызны сез дә бик ачык белдерәсез.

      Г. Т. Минем фикерем шул.

      – Хәтерегездәдер, сезнең Сәгыйть Сүнчәләйгә юлланган хатыгыз бар. 1910 елның 9 ноябрендә язылган ул. Анда поэтика мәсьәләләре беркадәр үзәккәрәк алынган. Әгәр шушы уңайдан әйтелгән кайбер фикерләрегезне искә төшерсәк, киңәшләрегез бүгенге яшьләр өчен файдалы булыр иде. Күз алдына китерегез әле: Габдулла Тукай җәнаплары алдында, баягы сүз белән әйткәндә, «амбицияле» яшь шагыйрь утыра. Аңа иҗатның кайсы якларына аеруча игътибарлы булырга кирәк? Шуларны яшь дустыгызга янәдән кабатлый алмассызмы?

      Г. Т. Шөбһә юк, сездә милләткә яки шөһрәткә бик кызу мәхәббәт бар. Әмма һәр язганыгызны нәфис вә изящный дип әйтсәм, мин сезгә дуст булудан бигрәк, монафикъ булудан куркам… Мөмкин кадәр шигырьне аз язсагыз да, матур вә хуш иттереп языгыз. Сәнаигы нәфисә76 аз гына бер хата сәбәпле тупас һөнәрләрдән булып китүе бар.

      – Тагын бер искәртеп үтәргә туры килә: сүз белән эш итү гаять катлаулы, кайвакыт ул хәтәрлеген дә күрсәтеп куя.

      Г. Т. Сүз авызыңнан чыкмас борын сүзгә син хуҗа, сүз авызыңнан ычкынгач – ул сиңа хуҗа.

      – Әдип язган сүзләре өчен бу дөньяда гына түгел, хәтта ки ахирәткә күчеп киткәч тә җавап тотарга тиеш.

      Г. Т. Туктаңыз әле, бер хикәя хәтеремә килде.

      – Сөйли башлагыз, бүлдермичә тыңлыйм.

      Г. Т. Мәхшәрнең куркынычлы мәйданына ике кешене хөкемгә китергәннәр иде. Берсе – олуг юлларны кисүче, күп кешеләрнең каннарын түгеп, малларын алучы; икенчесе – бик данлыклы, бөтен дөньяга исем-чабы таралган Мөхәррир – китап язучы. Бу Мөхәррирнең сүзләре килешле һәм симез муллаларга шампанский эчәргә фәтвалый…77

      Ахырда коточкыч судьялар алдында хөкем булды. Бу ике гаеплене җәһәннәмнең аулак почмагына гына илтеп, калын зынҗырлар илә асылган ике зур казаннарга икесен дә салдылар. Зобанилар үз куллары илә казаннар астына ут яктылар. Утның эсселегеннән җәһәннәмнең ташлары сикерә иде.

      Бу рәвешчә ничә гомерләр, ничә йөз еллар янгач, Каракның астындагы ут сүнде; Мөхәррир астындагы ут минуттан минутка кыза һәм эсселәнә бара. Мөхәрриремез күңеленнән утның сүнүен көтә, котылуны өмет итә. Иптәше котылып, бу ялгыз гына калганга бик күңелсез булдымы – Мөхәррир әфәнде, Аллага сукранып, ачы газап эчендә бу сүзләрне әйтә иде: «И Ходаем!.. Минем ни гөнаһым бар? Гомерем буе китап яздым, бөтен җир йөзенә исемем таралды. Гаебем булса, тик азрак иркенрәк язганмын. Бу ни бәла бу? Мин Карактан да начар булырмын дип уйламаган идем…»

      Мөхәррир шулай мыгырдап торганда, кисәктән җәһәннәм төтеннәре арасыннан күзләре яшендәй ялтыраган, кулында гөрзи, чәч арасында җыланнар ыжылдап тора, кап-кара йөзле, арыслан тырнаклы бер зобани чыгып, Мөхәррир өстенә утлар чәчеп: «И бәдбәхет! Синме дингә тарайдың? Синме нәфескә охшаган эшне, шәригать куша, дидең? Һәм син Карак илә үзеңне бер күрмәкче буласыңмы? Ул Каракның зарары үзе тере вакытта гына булды, әмма… синең бозыклыкларың, синең усаллыкларың дөнья гомере беткәнче

Скачать книгу


<p>76</p>

Сәнаигы нәфисә – нәфис сәнгать.

<p>77</p>

Фәтвалау – ярый дип күрсәтү.