Скачать книгу

тормыш кем белән туктар талаштан?.. Синең төсле берәү ул: бергә-бер сез, көрәшкәнне җиңә алмый ул каберсез…

      Хәзергә җитәр әле… Һаман үземне генә сөйлим икән.

      – Җан-тәнегезнең гайре табигый халәттә әледән-әле көйсезләнеп торуы аркасында, «Бернәрсә дә язып булмый» дип, кайчак зарлангалап алгалыйсыз. Ә үзегез…

      Г. Т. Җырлап торам, торган җирем тар булса да… Җырлыймын, ләкин җырымнан файда бармы халкыма?

      – Кулыңнан каләм төшмәү үзе бәхет ләбаса. Шулай түгелме?

      Г. Т. Фәйзы бакый – таҗе шагыйрь69.

      – Менә шундый олуг таҗлы шагыйрьнең насыйп ителүе халыкның үзенә дә биниһая зур сөенеч китерә. Бер караганда, язганыңның милләткә файдалы булу-булмавына шик-шөбһә белдереп өзгәләнергә ярамыйдыр. Тәмам өмет өзмәскә кирәк. Бу очракта ясин чыгу безнең вәкаләттә түгел ич. Халкыбызның яшәешен шагыйрьлек хиссияте генә шундый ямансу төсләрдә сурәтләп күрсәтәдер.

      Г. Т. Мин… саф, коеп куйган поэт кына түгел, мин дипломат, политик, общественный деятель дә бит. Минем күз күпне күрә, колак күпне ишетә.

      – Сөйләшүне түгәрәкләр вакыт якынлашты. Сез әңгәмәбез башында татар халкына соңгы сулышкача хезмәт итәргә вәгъдә биргәндәй, һәркайсы шигарь булырдай гыйбарәләр белән милләтебезгә иҗат асылыгызны ачып салган идегез. Шуларга өстәр сүзегез бармы?

      Г. Т. Мин сиңа яратуымны сөйләдем, и милләтем; мин ышанам ки: син дә мине дус күрерсең.

      – Ярты төш мисалында кичегүсез үтеп баручы ашкын гомер сәгатьләрендә халкыбыз хакына кылган гамәлләрегезнең әҗере турында уйланырга туры килдеме?

      Г. Т. Әгәр милләт мине, илтифат итеп, искә алса – шул минем максатым, теләгем һәм бәхетем.

      – Милләт саулыгы әллә ни тәтемәсә дә, милләт авыруы белән авыруыгыз хактыр. Әмма татарның чире байтак бит әле.

      Г. Т. Аның авыруына дару куеп киттем.

      – Бу әңгәмәгә нокта куеп, берәр кәлимә әйтсәгез иде.

      Г. Т. Сез үзегез милләткә нәрсә эшләдегез?

      – Әйдәгез, әлеге катгый сорауны миңа гына түгел, эчендә җаны булган һәрбер татарга бирик.

      Габдулла Тукай. Сез үзегез милләткә нәрсә эшләдегез?

      БЕЗДӘ ӘДӘБИЯТ БАР, ҺӘМ ДӘ БАЙ ӘДӘБИЯТ!

      Теләсә нинди милләтнең тәрәккыятен әдәбияттан башка күзаллап булмый. Сәнгатьнең әлеге төре Казан ханлыгы вәйран ителгәннән соң хәтта кайбер дәүләти вазифаларны да үз өстенә алган. Әдәбиятның халык язмышыннан аерылгысыз рәвештә яшәп килүен Габдулла Тукай да яшьли үк нечкәләп аңлаган. Шагыйрь гасырлар буе тупланган язма мирасыбызны да нәкъ менә шундый күзлектән карап бәяләгән, төрлечә якынлыкта аралашып торган каләмдәшләренә дә әлеге кырыс хакыйкатьтән чыгып, үз мөнәсәбәтен белдергән, кәгазьгә төшерелгән һәрбер кәлимәсенә кан-яшь белән сугарылган ошбу бердәмлекнең асыл мәгънәсен салырга омтылган. Аның халык иҗаты турында сөйләгән лекцияләрендә дә сүз сәнгатенең төп миссиясе басым ясап күрсәтелә. Аерым кешеләргә язылган шәхси хатларында да ул әдәбият мәсьәләләренә еш кагылып үткән. Шулай ук «Теория словесности»

Скачать книгу


<p>69</p>

Бетмәс-төкәнмәс байлык – шагыйрьлек таҗы.