ТОП просматриваемых книг сайта:
Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр. Зиннур Мансуров
Читать онлайн.Название Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр
Год выпуска 2014
isbn 978-5-298-02790-8
Автор произведения Зиннур Мансуров
Жанр Документальная литература
Издательство Татарское книжное издательство
– Әйе, яхшы әсәр кәгазьгә үзеннән-үзе генә түгелми.
Г. Т. Шагыйрьгә матур шигырь язу читен. Әмма бер дә язмый тору аннан да читен.
– «Нигә син язмыйсың һичнәрсә?» диюче затларда шагыйрьгә карата ниндидер кайгыртучанлык күрсәтү тоемлана. Киресенчә, талантның бугазына басучылар да бу дөньяда аз түгелдер.
Г. Т. Син үзеңчә изге эш эшлим дигәндә халкыңа, әллә нинди былчырак баулар салалар гакълыңа: «Бу заман шундый заман, – дип, – бу вакыт мондый вакыт, син үзеңне дөньяда безнеңчә йөрт, безнеңчә тот». Мин сыя алмыйм андый шартлар, фани дөнья вакытына, башны бөксәм – зур җинаятьтер олуг җан хаккына.
– Гелән сызланучы күңелегез төшенкелеккә бирелгән чакта сез иҗатташыгызга нинди киңәшләр бирер идегез?
Г. Т. Дөньядан шагыйрь икәнеңне яшер, дустым, яшер. Белмәсеннәр – кайсы җирдән ачыла бу кодрәтең… Һәрвакыт, һәр җирдә син башка киемнәргә төрен… Читкә бор – сүз килсә каршыңда шигырьләр бабына…
– Шагыйрьлекне нигә яшерергә? Каләмдәш дустыгызга тагын ниләр әйтергә телисез?
Г. Т. Дөньяның буш шау-шуы шагыйрьгә чит, шагыйрьгә ят… Бел: килешмидер сиңа бу вак мәгыйшәт, вак тормыш; чөнки мәңгегә оча алмас, йортта күп асралса кош.
– Аңлавымча, сез иҗат әһелен олуг максатлардан тайпылмаска, көнкүрешнең тар-кысан калыпларында калмаска чакырасыз күк. Үземнең җандагы шагыйрьлек тә кинәт калкынып куйгандай булды. Дәвам итсәгезче!
Г. Т. Таҗе шагыйрь мәңгегә булмас сиңа, ваксынып, син төшсәң алтын шылтыравы астына.
– Алтын шылтыравы астына төшүләр һәркемне сагалап торырга мөмкин. Әнә үзегез дә «Караван» чәй фирмасы турында «Тәүлек» дигән мактау шигыре язгансыз бит әле, шушы шигъри реклама өчен «Бәянелхак» газетасы идарәсе аша 25 сум акча да алгансыз. Замандашыгыз Вафа Бәхтияров хәтергә төшереп сөйләгәнчә, әлеге гамәлне тормышыгызның үкенечле хаталары рәтенә кертеп, шуның аркасында үзегезне гомер буе битәрләп йөргәнсез.
Г. Т. Дөнья булгач, кеше төрле хәлгә килә шул… Күрмәгез бер яклы дип сез бу вафасыз дөньяны; ул ике яклы: аның бардыр иләк һәм күн ягы.
– Моңа этәргән сәбәпләрне аңлыйм. Сез миллионер Рәмиевләр нәселеннән түгел. Уральскидан күченеп кайткач та бик кыенга туры килгәндер. Зур калада яңадан тамыр җибәрү, тормышны җайга салу үтә авыр.
Г. Т. Казанга килгәч, ике китап язып, иллешәр тәңкәдән 100 тәңкә акча алган идем. Ләкин расход күп. Укырга кирәк, һәртөрле китаплар алырга, номерга, керләргә, ашарга, киемгә – һәммәсенә акча кирәк…
– Редакцияләрдә эшләп алган кеше буларак, газета-журналларның финанс хәлен яхшы беләсездер.
Г. Т. Акча кирәк – касса коры; мөхәррирләр язган өчен акча сорый.
– Библиографлар санап чыгарганча, сезнең бит 1909 елда гына да унга якын исемдәге китабыгыз дөнья күргән. Димәк, каләм хакы килеп торган.
Г. Т. Матди җәһәтне шулар илә тәэмин итәм.
– Сез язылып килгән яңа шигырьләрегезнең беришен кара тышлы дәфтәрләргә теркәп барасыз булса кирәк.