Скачать книгу

якда батырлар бар сулдыргандай,

Алышканда билеңне сындыргандай;

Тәкыйсскә[306] суйылдай[307] дәлилләр бар,

Кундырганда колагыңны тондыргандай.

Мин әйтдем кадәри халь эчемдәген,

Һәркем эшләр үзенең көчендәген.

Бер кямалнең хәйрәте дәлил батыйнән[308] —

Һәр савыт чәчрәтер эчендәген.

Беленде күкрәгендә хәкыд[309] барлык,

Гомереңдә китмәде күңел тарлык;

Тәзвират[310] базарына төшеп алып,

Сәүдәңез йә гаддарлык[311], йә мәккярлык[312].

Казанда мондай фазыйль зат килмәгән,

Казан торсын – күп гайре җиргә тап килмәгән.

Йөз мосанниф[313] китабларын бер якка куй —

Бу кешенең бер үзенә чак килмәгән!

Һәр «йөздә» була икән бер мөхәкъкыйк[314],

Һәрбере мәгасөннәт әһле тәхкыйк[315];

Сөйутый, Газалидән21+ зат булмаса,

Башкалар әксәрендән[316] бу – мөдәкъкыйк[317].

Хирфәтеңез[318] ихласы – мөназәрә[319],

Хакыйкать нәзыйр имәс мөкябәрә[320].

Бу талаш нәтиҗәсе, мәгаз Алла[321],

Шифаһ-хәзрәт[322] булмасын парә-парә!

Ул кешене танымай күп бәйләнсәң,

Дошманың бер йөз имәс – меңгә тулар.

Әсхабләр безгә салып киткән эз бар,

Сезләрдә ярма булса, бездә тоз бар —

Акмулла әйтә бирсә, эчең сызлар!

Хаклыкны күрәм дисәң, бездә күз бар,

Арыслан айга сикреп аягы сынар;

Чырадай янып торган күзең тонса,

Батыр үлеме марҗадан дигән сүз бар!

Сез караган китабны без карыймыз,

Аягыңны чалуга бер ярыймыз,

Тәнкыйс кылган[323] [сездәй] адәмләргә

Карышып яткан [без дә] бер малаймыз.

Нургали, курыкды дип, булма алаң,

Әгәр син таяк алсаң, мин ук алам;

Батыр «батыр» аталыр – көчен күргәч,

Инкярдә бер мәгънә юк – эчең белгәч;

Ул минем атам имәс, остаз имәс,

Алыстан гашыйк булдык – эшен күргәч!

Башым минем исән торса – китаб кулда,

Әгәр син мылтык алсаң, мин туп алам!

Һичкем мондай талаш белән морад тапмай.

Талашыгыз дәфтәрен бер ат тартмай;

Мөназәрә ачылып, мирза белән

Әйтешмәй һәм тартышмай, колак тартмай.

Көчле су тавыңны базып китсә,

Казакъның тегермәнен Форат22+ тартмай!

Бу заман – табигате шундай хәтәр,

Кирәк ул казакъ булсын, кирәк – татар;

Күрәбез морны[324] биек кәттәләрне —

Фәрештә затыннан имәс – безнең катар[325]!

II

Мәкяным минем яткан – аты зиндан…

Егет башым әсир булды вакытсыз…

Ак җаны нахак көйгән бичараңыз…

«Һәр заман

Скачать книгу

306

Тәкыйсскә – җавабына.

307

Суйыл – күсәк, корык.

308

Хәйрәте дәлил батыйнән – яхшы дәлиле эчтә.

309

Хәкыд – яшерен дошманлык.

310

Тәзвират – ялганчылык.

311

Гаддарлык – хаинлык.

312

Мәккярлык – алдакчылык.

313

Мосанниф – чын иҗат иясе.

314

Мөхәкъкыйк – хаклык эзләүче.

315

Һәрбере сөннәт буенча – хаклык тарафдарлары.

316

Әксәрендән – күпчелегеннән.

317

Мөдәкъкыйк – төпченеп тикшерүче.

318

Хирфәтеңез – һөнәрегез, кәсебегез.

319

Мөназәрә – бәхәсләшү, сүз көрәштерү.

320

Хакыйкать тәкәбберләргә тиң түгел.

321

Мәгаз Алла – Алла сакласын.

322

Шифаһ-хәзрәт – ирен шәрифләре (ирония).

323

Тәнкыйс кылу – кара ягу (яла ягу).

324

Морны – борыны.

325

Безнең катар – безнең ише.