Скачать книгу

Сораганда икеле сүз белән җавап кайтара: тәнем сау, җаным авырта, ди. Ахыр килеп түзмәде:

      – Ни кылыйм, чичәм? Күп көннәр үтте инде, баем минем төннәремне бикәгә бирә… Таң иртәдән караңгы төнгәчә мал артыннан, казан артыннан йөреп эт булам… Өстем пычрак, юынырга, киенергә амалым юк. Ни белән аның күңелен табыйм, Кодаем, ау!.. – дип үксеп, тавышын яшерер өчен мендәргә капланды.

      Гадәт буенча, ир үзенең төннәрен хатыннары арасында тигез бүләргә: бер төн – берсендә, икенче төн икенчесендә йокларга тиешле. Ләкин Сарсымбай, гаделлекне бозып, күбрәк төннәрен Алтынчәчкә бирә иде. Соңгы ун көн тукалга ике генә кич насыйб булган иде. Хатын, кунаклар да булгач, бу кичне ире, әлбәттә, бу өйдә, моның кочагында йоклар дип өмет итә иде. Ит ашалды, уен-көлке, әңгәмә булды, ир тагы кадерле бикәсенә китте.

      Тукалның күз яшен түктергән фаҗига менә шул иде.

      Карчык тукалның янына утырды. Тын, караңгы тирмәдә икәү төн буенча серләшеп чыктылар. Кимпер дөньяны күп күргән адәм иде, ирен сөйдерү өчен төрле үләннәр, тылсымнар өйрәтте.

      – Яман-Чүлдә Магҗан йортында яхшы бер багучы бар, килеп чыкса, шуңа киңәшмәк кирәк, – диде.

      Ләкин тукал боларның барын эшләгән иде инде.

      – Ул багучыны, – диде, – ике күрдем… Һәр икесендә бер сүз әйтте: «Синең ак юлыңа аркылы төшеп, яман кара җылан яткан күренә, бәхетсезлегең шуннан», – диде. – Ул кара җылан, – диде, – синең белән бергә тора, бер табактан ашый, бер аяктан кымыз эчә», – диде… Багучының башка сүзе булмады.

      Бу сүзләрдән кимпернең коты очты:

      – Багучының ул әйткәне ни-нәрсә икән? – дип, хатынны кочаклады.

      Тукал яшьле күзләрен сөртеп әйтте:

      – Кем булсын, чичәм! Багучының әйткән кара җыланы   – минем белән һәр көн бергә ашап, бергә эчкән Алтынчәч имәсме? Мин башканы күрмим! – диде.

      Кимпернең башына бу фаҗигаләр сыймады, ул адәмнәр өчен дөньяда тик бер генә кайгы – хаксыз рәвештә улының сөргенгә җибәрелеп, салык өчен актык атының сатылу кайгысын гына белә иде. Шул хәлгә төшмәгәннәрне бәхетле саный иде. Тукалның сүзләре аның акылын шашырды: «Апырмай, ау!» – диюдән башка берни әйтә алмады.

      Тукал йөрәгенә кара кан булып каткан бу хәсрәтне еллар буенча эчендә сакласа да, бу тыныч караңгы төндә үзен тыя алмады, җәберләнүләренең барын сөйләп бирде:

      – Сарсымбайның туган энесе Асылҗегет исемле берәүгә баладан үземне әйттергән булганнар… Унбиш яшьтә чагында ул җегетне кочагыма алдым… Акылы, менәзе[50] белән ил агасы була торган яхшы бер адәм иде… Урыс казакъ белән җир өчен, җәйләү өчен сугыш булды да… шунда үтерелде… – Хатын, күз яшенә буылып, мендәргә капланып, элекке ирен сагынып елады да тагын дәвам итте: – Казакъ йортының гадәтен беләсең гуй: калымга биргән мал кире китмәсен дип, туган үлсә, аның хатынын, яратса-яратмаса да, агасы, энесе алып куя бирә… Борынгыларның «ирдән китсә дә, илдән китмәс» дигәннәре шул булса кирәк… Каршы тел әйтергә ни амалым бар? Алтынчәчнең усаллыгыннан күңелем курыкса да, тукал булып шул йортта калырга тиешле түгел идемме? Ясаган иямә үпкәм зур, чичә! Күрек бирмәсә дә, акыллы бер иркәк биргән иде… Аны

Скачать книгу


<p>50</p>

Менәз – характер, холык-гадәт.