Скачать книгу

бу йортның кайсы адәме безне куып тотар да, кайсы җегетләре, танабуганың Магҗан баласы Арысланбай җәйләвеннән Карлыгач-Сылуны тартып алып кайтам дип сугышка чыгар микән?!

      Кыз мәхәббәт һәм кискенлек тулган матур кара күзләре белән җегеткә карады:

      – Кара-айгырлар белән кан түгеш чыга калса?..

      Атларны иярләтеп китерделәр. Бай да кайтып килә иде. Арысланбай, ачу катнаш усаллык белән:

      – Хафа булма, колынчагым, бер җай табарбыз! – дип сүзен бетерде.

      Атландылар да өчәүләп җылкыга киттеләр.

XX

      Боларны озатучы җегет көтүнең кайдалыгын өйрәткәндә:

      – Менә тора, – дип, бармак белән генә төртеп күрсәткән иде. Мәгәр аның «менә тора» дигәне унбиш чакрымга якын җир булып чыкты.

      Далада җил кебек очарга гадәтләнгән атлар, хәтфәдәй яшел үлән белән капланган бер сыртның ике ягына болыт кебек җәелгән зур, тарау көтүгә килеп җиткәнче тирләп, янып төштеләр. Ләкин кырык минуттан артык вакыт үтмәгән иде.

      Көтүнең уртасындарак, ат өстендә, үзара сөйләшеп торган өч ир күренде. Болар байның җылкычылары иде. Нәүбәтләп көтәләр; берсе көндез, берсе кич йоклый; җәйләүгә дә берәмләп кайталар иде. Хуҗаларны күрүгә, көтүчеләрнең берсе атын борды да боларга таба җилдереп килде.

      Бу «җылкычы ата» ләкабе[46] белән йөртелә торган Юныс карт иде. Гомерен төрле ат өстендә үткәрде, кулыннан корыгы төшкән вакыт аз булды. Яшьрәк чагында угрылык белән дә мәшгуль булып, берзаман ару гына мал да ясаган иде. Ләкин каты кышларның буранлы көннәренең берендә азбарсыз, ышыксыз, печәнсез бозлы далада калган маллар җот белән һәлак булдылар. Шуннан соң аякка баса алмады. Зур байларның җылкыларын көтү белән көн күрә башлады. Урланган атларны табуда тиңдәшсез санала, зур эшләр булганда, ат угрылары әле дә аның белән киңәшәләр, бергәлеккә чакыралар; кайбер вакыт катнаша; әгәр читтә кала икән – каракларның эзенә төшүгә һичбер төрле ярдәм күрсәтми. Кадерле атлары югалса, байлар аңа кеше җибәреп, кайгыбыз зур, бер-бер хәбәр белмиме икән, дип сорашалар. Юныс белән алдан киңәшеп урланган булса, белмим, хәбәрем юк, дип кайтара; әгәр аңа мәгълүм булмаган кешеләр кагылган булса, күп вакыт эзенә төшеп, югалган малны таба иде.

      Аның кулында булган көтү югалу, урлану бәлаләреннән бөтенләй әмин[47] санала иде. Байны күргәч, корыкны бер яккарак салып килде дә сәлам бирде.

      – Аманмы сез, утагасы? – диде.

      Хуҗа аны үзе белән тигез күргәндәй итеп сәлам кайтарды, малның аманлыгын сорады.

      Көтүче:

      – Бер колынны бүредән алдырдык, башкалары исән, – диде.

      Арысланбайны таныгач хәйран калды, үткен, усал, ялтыр күзләре белән үтә карап:

      – Тау тауга килмәс, мәгәр адәм адәмгә очрар, дигәннәр. Магҗан хаҗиның Арысланы гуй син, кадерле җегет! – дип, кунакка илтифат ясады. – Моннан ун еллар элек, хаҗиның исән чагында, менә шул менгәнегез сынлы асыл юргасын каракларның авызыннан тартып алып биргән идем… Син ул вакыт бала идең әле, – диде. Аннан соң, астындагы айгырын тыя алмыйча тыпырчынган Карлыгачка

Скачать книгу


<p>46</p>

Ләкабе – кушаматы.

<p>47</p>

Әмин – шөбһәсез.