Скачать книгу

тирән бер әйбер булганын аңа ачык күрсәтә иде.

      Кымызны яңадан сала биреп:

      – И… ни булган икән ул байгышка? – диде.

      Кунак савытын бушатып куйды да:

      – Азымҗан картның миңа әйткәне шул: балам, диде, Алтын-Күл җәйләвенә бар, сарманнарга миннән сәлам әйт. Ул йортның өлкәннәренә минем сүземне ирештер: тауның ташы никадәрле каты булса да бер җимерелә икән. Диңгез булып җәйрап яткан күлләр дә бер корый икән… Байтүрә нәселе хәзер шуңа охшап калды. Әгәр сезнекеләр яңа йорт салырга ният кылсалар, илнең ак күңел адәмнәре ярдәмгә әзер булырлар, – диде.

      Һичбер сүзне качырмастан йотып утырган хуҗа урыныннан кузгала бирде. Бу аның өчен көтелмәгән бер эш иде. Бер минутта алдагы көрәшнең бөтен күренешләре күз алдына килде. Бер якта Байтүрә, Якуп, Яңгырбай; аңа каршы Сарсымбай, Арыслан, кияве Калтай ыругсы, тагы әллә ничаклы ярдәмчеләр! Дошманда мал күп, акча күп, урыс түрә дә астыртын аларны яклый; мәгәр сарман ыругсы, кирәксә, акча да бераз түгәр, халыкның Байтүрәгә ачуыннан да файдаланыр…

      Боларны уйлап, Сарсымбай кунакны да, мәҗлесне дә онытып җибәрде. Башын югары күтәреп, тышка кычкырды:

      – Җолкынбайга әйтегез, бире килсен, – диде.

      Тиз арада зур буйлы, киң кара, шадра йөзле, ертык киемле ялчы килеп керде дә, ишек төбенә тукталып, ач күзләре белән табактагы кымызга текәлде. Бай утырган җиреннән аңа санап әмер бирде:

      – Калага баруны иртәгәчә кичектерербез. Хәзер трантаска бүген яланнан кайтарылган Кола юрга белән Бүртә айгырны җик, арбага киез, юрган, мендәр сал, яныңа Кәрим картны утыртып, Коргак-Күл җәйләвенә бар! Туры Биремҗан аксакалга туктал, Сарсымбай сине кунакка чакырды, йортымызның туктысыннан, кымызыннан тәм татысын дип үтенде, диген! Танабуга иленнән Магҗан хаҗиның баласы Арысланбай да бездә кунак булып калды, диген. Төшендеңме?

      Ялчы Җолкынбай кымыздан күзен алды, чөнки өметләнү файдасыз иде:

      – Төшендем, – диде дә борылып юлына китте. Ләкин чыгып өлгермәде, бай аңа:

      – Тукта, – диде. Җегет кире керде. – Син үзең, – диде, – кал, атларны җигеп бир дә Кәрим картның үзен генә җибәр, тиз йөрсен, – диде.

      Ялчы, ярый дип, далага чыкты. Мәҗлестәгеләр аптырап калды. Кунак сорарга кыймады, ләкин байбичә аңламый калырга теләми иде:

      – Яше туксанга карап барган ул аксакалны болай мәшәкатьләргә теләвеңнең сәбәбен белә алмадым, – диде.

      Сарсымбай ике сүз белән аңлата куйды:

      – Таяк үзе бар, мәгәр кыйналган Азымбайның Биремҗан аксакал белән ниләр сөйләшкәне, ни өчен килгәне безгә аз мәгълүм. Чакыртуым шуның өчен!

      Кымыз бөтен тамырларга таралып өлгергән, артык сыйдырырга урын калмаган иде, ничектер сүзнең дә җае өзелгән иде, бу һәммәсенә сизелде. Кунак:

      – Далага йөреп керсәк! – диде.

      Бары да кузгалып сахрага чыктылар.

XIX

      Төш ауган, һава бераз талгынланган, көндезге кызу да кайткан, маллар һәммәсе далага, яшел үләнгә таралганнар, тик бүген бәрәнләп тә бүлтерекләре әле еракка китәрлек ныгып җитмәгән дүрт куй гына өй тирәсендә күренәләр. Бәйләүдәге колыннар, киң сахрада чабарга сабырсызланып,

Скачать книгу