Скачать книгу

Ак таң беленә башлагач кына аерылдык… Молдакәнең хуш исле мае миңа йогып кала торган булса кирәк… Беренче көннән соң йортның киленнәре, яман тел, гайбәтчел кимперләре алдында байбичә үземне хур кылды: «Тукал белән нугай молдакәнең тәне тәнгә тигән булса кирәк: һәр икәвеннән җөфардай яхшы хуш бер ис килә…» – дип әйтеп салмасынмы! Ачуым килде: «Телең корыр, бичә, – дидем, – балаларның остазы нугай булса да, ерак илнең бер өлкәне түгелме ул? Ни кылып аңа яман тел әйтәсең?» – дидем. Көлкегә сукты: «Ай, карагым, ачуланма: казакъ хатыны ара-тирә уен сүз белән күңел ачарга яратканын беләсең гуй», – диде. Мәгәр бу сүз йортка таралды; җитү кызлар, яшь киленчәкләр, бу хуш исле җегеттән безгә дә бер өлеш чыгарсаңчы, дип, үзем белән шаяра торган булдылар. Җегет башкага карамады, ирем Алтынчәч янында йоклаган төннәрдә нугай молдам минем кочагымда була иде…

      Дивана карчык, куркып, хатынның сүзен бүлде:

      – Сарсымбай һичнәрсә сизми йөрдеме?

      – Сизгәне юк дип уйлый идем… Мәгәр ялгышканмын: көннәрнең көнендә ил кыдырып, кымыз эчеп, әңгәмә сатып йөргән берничә казакъ бездә кунак булды. Тукты симез, кымыз мул иде. Әбдән мас булганчы эчтеләр. Мин салып бирүче идем, ил-көннән, мал-туардан һәрнәрсәне сөйләп-сөйләп, хатыннарга җиттеләр. Кемнең хатыны ничек үбә, ничек кочаклый – һичбере калмады. Сарсымбай кызмача иде: «Борынгылар, – диде, – акыллы атын мактар, акылсыз хатынын мактар, дигәннәр. Шулай да әйтми амалым юк, минем тукалым уттан, ялкыннан яратылган булса кирәк: үпсә, кочса, шулай тәнеңне яндыра, каныңны кайната!..» – диде. Кунаклар, мыек асларыннан көлеп, бер-берсенә караштылар: «Беләбез без тукал кемнең тәнен яндырганын» дигән шикелле елмайдылар. Баем сүз әйтмәде, кинәт йөзе суынды, күзенә ачу чыкты. Хуҗаның кәефе булмагач, кунаклар да китә куйды. Алар чыгуга, Сарсымбай ялчыны чакырды да: «Хәзер трантаска пар ат җик, әнә теге чакча баш нугайны калага илтеп ташла», – диде. Мин коелып төштем. Яман хәл була икән, дидем. Куркып, агарып, молла килеп керде. Нидер әйтмәк булса да, теле бәйләнде. Баем сабыр, акрын тавыш белән моллага әйтте: «Менә акчаң, менә әйберләрең; һәммәсен ал да, кайдан килгән булсаң, шунда кит! Казакъ йорты алдында үз хатынымны бер нугай белән уртаклашуны намусым күтәрми, – диде. – Мин, – диде, – сине эт урынына кыйнатып, әйберләреңне муеныңа тагып, күлгә ташлаттырыйммы дигән идем, мәгәр балаларга укыткан сабагың өчен бу эштән тыелдым», – диде. Бичара нугай арбага утырып китте дә котылды, мин ут эчендә калдым… Бу эшләрнең бары да байбичәнең яман теленнән булды. Багучының «ак юлыңа яткан кара җылан» дигәне шул Алтынчәч булмасын да, кем булсын, чичәм?!

      Карчыкның башы эшләми, күзен йокы баскан иде:

      – Апырмай, ау, Кодаем, – диде дә киерелеп иснәде, үзенең сөргендәге улын, салык өчен сатылган актык атын уйлады.

      Тукал эчендәге авыр хәсрәтеннән гүя бераз бушанды:

      – Далада таң агарып килә бугай… Иртәгә, җиназага бару белән, күп эш булыр, авыл күчәргә тора, аңа да әзерләнәсе бар, – дип, ятагына ауды.

      Тышта аяк тавышы ишетелде. Кемдер акрын

Скачать книгу