Скачать книгу

була аны. Ялгышмасам, унбишенче елны иде бугай. Ийе шул. Бакуга бәхет эзләп чыгып киткәндә. Үзе белән мине дә алып килгән иде. «Менә, энем Гыймран, – диде, – бу имән үсеп җиткәндә, бәлки, мин дөньяда да булмам, әмма ләкин син күрерсең әле. Бу имән үсеп җиткәндә, безнең туган якларда бөтенләй башка тормыш булыр, бәхет эзләп әллә кайларга чыгып йөрисе дә булмас», – диде…

      Безнең бригада егетләре өчен бу өр-яңа хәбәр иде. Талип карт – моңарчы гел сәер гадәтләре белән генә билгеле булган кеше – безнең алда әллә ничек бик зураеп, үсеп китте. Хисләрен беркайчан да күңелендә генә саклап асрый белми торган Азамат:

      – Менә нинди икәнсең син!.. – дип, имәнне беренче мәртәбә күргәндәй, аңа төбәлеп карап торды. Калган егетләр дә, ихтыярсыз, башларын шул якка таба бордылар.

      Хәвефсезлек инженеры үзенең сүзләре безгә шулчаклы тәэсир итәр дип көтмәгән иде, ахрысы, аптырабрак калды, кәефсез генә урыныннан кузгалды.

      – Гыймран ага, сездән тагын бер нәрсә сорарга мөмкинме? – диде Азамат, аны туктатып.

      – Сора, энем.

      – Талип бабай белән Бакуга сез дә барган, диләр. Шул сүз дөресме?

      – Дөрес, – дип көттереп кенә җавап бирде хәвефсезлек инженеры. Аның йөзеннән гүя күләгә узып киткәндәй булды. – Ийе, бардым мин анда. Ә нигә?

      – Талип карт сезне яратмый, диләр.

      – Дөнья булгач, төрле хәлләр була, энекәем. Син әле яшь, белмисең. Талип бабаң ул чакта үз башына үзе бәла алды. Әлеге дә баягы шул тыйгысызлыгы, бер теленә баш булмавы аркасында. Ул гына оста, ул гына дөньяны тигезли, янәсе. Нобель приказчигы аны минем күз алдымда өч мәртәбә нагайка белән ярды. Авылдашыңның канлы аркасын күреп тору уналты яшьлек малайга җиңел булган дип беләсезме? Киттем мин аның яныннан – башка эшкә күчтем…

      Авыр истәлекләреннән котылганга сөенгән шикелле, ул башын күтәреп карады да тынып калды.

      Без дә сүз дәшмәдек. Тик талгын җил генә корыган үләннәрне шыштырдатып, имән яфракларына кагылып узды…

      Икенче бүлек

      Имәнгә таба сузылган юлдан безнең мастер Хәйрулла Хәкимов килә, ләкин ялгызы түгел, үзе белән бер кыз да иярткән иде. Без, әле кыз куенына кереп карамаган егет-җилән, барыбыз берьюлы: Петушков та, Азамат та, мин дә кызга төбәлдек. Унсигез яшьләр тирәсендәге әлеге кыз нечкә билле, зәңгәрсу күлмәк кигән, кулына бәләкәй генә кызыл чемодан тоткан, чәчләрен соңгы заман модасы белән малайларча кыска итеп алдырган, ә гәүдәсе өрсәң очып китәрдәй ябык иде. Шәйхаттар, аны якыннан күргәч, пырхылдап көлеп җибәрде дә тиз генә учы белән авызын каплады.

      – Исәнмесез. Җыелдыгызмы? – диде Хәйрүш. Ул шактый ук ашыгып килгән булса кирәк, каратутлы түгәрәк йөзе кызарып, тирләп чыккан, саргылт төстәге күн курткасын беләгенә салган иде. – Оһо! Гыймран агай да монда икән, исәнмесез, нинди җилләр ташлады? – дип сөйләнә-сөйләнә, ул аның кулын кысты.

      – Дүрт егетең имтихан тапшырмаган. Хәвефсезлек кагыйдәсеннән. Менә исемлек, – диде Нуришанов.

      Хәйрүш кәгазьгә тиз генә күз йөртеп чыкты:

      – Яхшы, Гыймран агай. Көтәргә

Скачать книгу