Скачать книгу

игътибар беләнрәк карагыз әле: кругом күтәрелеш, кругом үсеш! Юк, хөрмәтле иптәшләр, колхозлар Саматов ихтыяры белән түгел, партия һәм хөкүмәт ихтыяры белән, әгәр беләсегез килсә, колхозчылар, эшчеләр, бөтен халык ихтыяры белән үсәләр. Әлбәттә, Саматовның да, оештыручы буларак, бу эштә катнашы бар, тик аны күпертеп, әллә ниләр ясап күрсәтмәскә кирәк. Ирешелгәннәр белән канәгать булып яшәү коммунист өчен, партия члены өчен ят бер нәрсә. Райком әйтә, Саматов тынычланды, ди. Саматов таләпчәнлеген югалтты, ди, андый сыйфатлар белән хәзерге этапта зур бер производствоның, алты мең гектар җире булган колхоз производствосының командиры булып булмый, ди.

      Логикасы начар эшләми Байназаровның. Ораторлык куәсе дә Ходайга шөкер. Ләкин нигә соң әле ул ялыныр дәрәҗәгә җитеп әгъвалый колхозчыларны? Ул бит бюрода Саматовка: «Дөбердәтеп алырбыз!» – дигән. Әгәр залда Саматовның эшен үз күзе белән күргән кешеләр утырмаса, бер хәер иде, Байназаров аларны кайнар сүзе белән ышандырып та куйган булыр иде. Мисал таләп итә залдагылар, ярты сүздә бүлеп кычкыра. Мисал ягына киткәч, эшләр саега. Язгы отчет чорыннан бирле текә күтәрелеш булмады, ди Байназаров. Биш-алты ай эчендә текә күтәрелешне ничек булдырасың? Әнә бит колхозларны илле өченче елдан бирле текә күтәрү бара. Ләкин бик текәләнеп китмиләр бит, текәләнеп китсәләр, Үзәк Комитет ел саен авыл турында сөйләп, ике пленумның берсен авыл хуҗалыгына багышламас иде. Урып-җыю күрсәтелгән срокта үтәлсә дә, югалту бар, ди Байназаров. Кемдә юк ул югалту, дип карыша зал. Атналар буе баш өстендә явып торсын да – югалту да булмасын. Ашлык кыза, ди Байназаров. Кызмый хәле юк. Басудан коры килеш кермәде бит, тизрәк кайтару, дымлы булса да, ындыр табагына аудару ягын карадык. Үз җае белән барса, Саматов авырмаса, өстәмә ашлык түләтергә дип, вәкил маталанып йөрмәсә, җилләтеп тә, киптереп тә бетергән булыр идек.

      Барлык тавышларны ярып, зал өстенә Мөбарәкша абзый күтәрелде:

      – Әгәренки, Байназаров иптәш, Саматовны урыныннан алырга дип каныккансыгыз икән, сез аны алмыенча туктамассыгыз инде. Анысын гына беләбез. Иллә дә мәгәр бу эшне безнең «Кызыл таң» колхозчыларының ихтыярыннан башка эшлисез икән, райком әле соңгы чик түгел, дөреслекне таба торган бүтән төрле юл да бар. Безнең ише буразнага бил бөккән кешенең дә сүзен бик һәйбәтләп тыңлый белә партия.

      Монысы Ахунҗан карт сөйләгәннән дә кайнаррак булып чыкты. Йөрәк түреннән чыккан сүзгә халык гөр китереп кул чапты.

      Аннан соң Тавилов торып аңлатып маташты, Байназаров тагын үзенең ораторлык куәсен эшкә җикте, берсе дә ярдәм итә алмады. Кул күтәрткәннәр иде – алты уңай, биш йөз каршы.

      Менә шунда мине Байназаровның мәсьәләне бөтенләй көтелмәгән яктан китереп куярга маташуы сагайтты. Ул халык гөжләгән арада Халикъка таба иелеп, аның белән озак кына сөйләште, тегесе башын чайкаштыргалап торды, нигә чайкый – аңламадым.

      Халикъ аягүрә басты. Үтә дә якын итеп, үзен эштән азат итүләрен, бик тә арыган булуын, сәламәтлеге җитмәвен, райком карарына

Скачать книгу