Скачать книгу

уңышы ике йөз дә илле мең сум саф табыш китерде. Мөбарәкша абзый, парторг Тәлгатев белән бик һәйбәтләп киңәшеп, ул акчаны спецсчёт дигән статьяга кертеп җибәрделәр, алай итсәң, имеш, хезмәт көненә түләүне яхшыртырга була. Файдасы аның белән генә бетмәде, колхозга радио керттеләр, нәрәтне радио белән бирә, ашыгыч карарларны радиодан әйтә торган булдылар. Җитен дигән хикмәтле нәрсә мал-туар караучыларга да акча бүлеп бирә башлады.

      Мин күңелемнән генә сөенеп йөрим. Җайлана бит иремнең эшләре. Берүк күз генә тия күрмәсен. Ләкин ул заманда яңа бер нәрсә уйлап чыгармаган көн аз иде. Инде барысы көйләнеп бетте, инде эшләр җайга салынды дип кенә торганда, куян асрау, каз-үрдәк үрчетү дигән яңа бер нәрсә уйлап чыгардылар. Бөтен дөнья шул турыда шаулый. Безнекеләр дә җиң сызганып эшкә тотындылар. Алагаемга ду китереп, колхозчылардан контрактация белән куян җыеп алдылар. Бу эшнең энтузиасты итеп практичный Мөбарәкшаның мал-туарны бик тә ярата торган олы улы Сөләйманны куйдылар. Элекке бер бригада өен куян торагына әйләндерделәр, илле баш куяннан район күләмендә үрнәк ферма оештырылды. Китте, мин сиңайтим, кар йомгагы тәгәрәп! Шушы базада район куст семинары җыйдылар. Энтузиаст Сөләйман белән куян караучы Вагыйз ничәмә-ничә колхоздан килгән председательләргә, ферма мөдирләренә тәҗрибәләрен сөйлиләр. Район газетасы, «Кызыл таң» колхозын мактап, зур гына бер полоса чыгарды.

      Халикъның нигәдер сөмсерләре коелып йөри. Дәшми. Юньле-рәтле сөйләшми. «Ни булды икән тагын моңа?» – дип баш ватам.

      Беркөнне каз үрчетүче Мөбинә белән сөйләшкән чакларына туры килдем.

      – Халикъ абый, сез үзегез акыллы гына кеше, ниткән эш инде бу? – ди Мөбинә.– Тавык йомыркасыннан без табыш алабыз, ә казлар шул табышны ашап, йотып баралар. Колхозчыдан илле баш каз җыйдык, җиде бәбкә чыкты, адәм мәсхәрәсе!

      – Шаулама, Мөбинә, алар безнең данны күтәрде, «Кызыл таң»ны республикага ишеттерде, галстук тагарга кирәк аларга, – ди Халикъ. Әллә чынлап, әллә шаяртып әйтә.

      Инкубатордан ике мең чамасы үрдәк бәбкәсе алганнар иде, көзгә таба Иж елгасы култыклары ап-ак булды. Казаннан килеп, фотографлар шарт та шорт рәсемгә төшереп йөрделәр. Илле баш куян көзгә таба йөз илле башка җитте. Кая карама, Халикъны мактыйлар: район газетасында да Саматов, өлкә газетасында да Саматов! Тик Саматов үзе генә әвене янган кеше төсле йөри. Идарәдә исәпләп чыгарганнар: йөз илле баш куян дүрт йөз баш сарыкка исәпләнелгән клеверны ашап бетергән, үрдәк-казның ашаганы итеннән өч мәртәбә кыйбатка килеп төшкән.

      Алай да Халикъ бу юлы дау күтәрмәде. Колхоз активын җыеп, кайсыдыр бер академикның китабын кат-кат укыдылар да, махсус фермалар булмау сәбәпле дигән үтә дә акыллы бер сылтау табып, бик әллә ни кысмыйча гына, алтын бәясенә төшкән куяннарны, Иж суларын балкыткан үрдәкләрне әкрен генә бетерә башладылар. Радиолар да тынды, газеталар да Саматов исемен тәсбих урынына тартмас булдылар. Аның каравы озак та үтмәде, өлкә газетасында, председатель Саматовка багышлап, «Травопольный король» дигән мәкалә

Скачать книгу