Скачать книгу

карап ятканнар, кем үстерер дип ышанганнар? Иген уңышы – гектарыннан биш центнер ярым. Тфү! Көлке! Чәчү орлыгы белән фуражга да җитми! Ә колхозчыга нәрсә? Ашлама чыгару юк, тирес чыгару юк. Хезмәт көненә ике йөз грамм. Акчалата бер тиен юк. Тазабайлар – карак авыл. Гомер-гомергә карак. Урлашалар. Майларына чыдаша алмаганнармы? Һич. Ашарга юк – урлыйлар, мал-туарга юк – урлыйлар. Җан асрыйсылары килә.

      Халикъ төннең яртысын марш атлап чыга. Үз-үзе белән сөйләшә. Мин инде куркуга кала башладым. Бу, мин әйтәм, үзе белән үзе сөйләшә торгач, исәргә сабышып китмәгәе. Башы сау чакта моннан алып китү ягын карарга кирәк. Ләкин хәзергә Халикъны мин түгел, Тазабайлар борчуга сала. Төн уртасында ул, мине тәмле йокымнан уятып, хуҗалык эшләрен сөйләргә тотына:

      – Ишетәсеңме, Рокыя? Ә бит бухгалтер Сәлимәнең әйткәне дөрескә чыга. Районда да кисәттеләр мине: Тазабайларның һәрбер йорты – кече карак, йорт аралаш – олы карак, диделәр. Син шуны яхшы бел: каракларны җиңәрлек тәҗрибәң бар, сиңа закон өйрәтеп торасы юк, диделәр. Райком секретаре Байназаров вәгъдә биргән «Газ-69» килеп җитте бит. Сәләхине кудым. Яңа шофёр алдым. Фәйзи исемле. Шаян егет. Оптимист. Солдат хезмәтендә булган, кайсы йортның холкы нинди, кайсы агайның бармагы үзенә кәкре – биш бармагы кебек белә. Әйттем үзенә, әгәр син булышсаң, колхозда тәртип урнаштырабыз, дидем. Басу юлыннан атлы килә. «Кем бу?» – «Садри абзый». – «Холкы ничек?» – «Бармагы үзенә кәкре». Туктатабыз. Арбага салам салган.

      – Председатель иптәш, – ди, – абзарның бер кырые тәмам тишек, – ди, – шушы саламны алып кайтырга гына, зинһар, рөхсәт ит инде, бардан түгел бит, юктан алу, – ди.

      – Ярый, – дидек. – Салам астында нәрсә?

      – Юк, билләһи, юк, – ди, үзе тотлыга.

      Ачып карадык, ике капчык арыш. Амбарга илт, квитанциясен бухгалтерга тапшыр, дидек.

      Халикъ бер атна эчендә бишме-алтымы кешене тотты. Ярулла Заһирыннан бер тонна бодай алып чыкканнар. Авыл халкы моны Халикъның заманында милиция эшендә эшләвеннән күрде, ул гына булдыра алган эш итеп сөйләде. Сөйли торгач, ул хәл, бик нык күпереп, әкияткә әйләнә язды.

      Имеш, райком бүләк иткән машинага утырып, Саматов басудан кайтып төшә. Күрә: чирәмдә арба эзләре бер капкага кереп киткән. Стоп, Фәйзи, бу йортка бур кергән. Туктата бу машинаны, Фәйзине үзе белән алып керә. Каршыга егетнең әнисе өтәләнеп чыга. «Әйдүк, ди, бик вакытлы йөрисез, ди, бәрәңгем пешеп кенә чыкты, күршедән әҗәткә ипи сорап торыйм да тозга ярып пешергән бәрәңге белән сыйлап җибәрермен, ди. Бер дә генә борчылмагыз, күршебез Гатият мытысыда эшли, бура тутырып бодай ала, аларда ипи булмый калмас».

      Башка председатель булса, рәхмәтен әйтеп китеп барыр иде. Саматовны алай гына алдый алмассың! Бик рәхмәт, апа, тамаклар бик тә ачып тора иде, керәбез, тозга ярып пешергән бәрәңгедән дә яраткан ризыгым юк минем, ди. Шофер Фәйзине ияртеп, туп-туры лапаска барып керә. Лапаста камыл астын чабып аударган печән.

      – Гаеп итмә инде, персидәтел, улым Гарапша бер дә генә эштән бушамый, кышка сыерыбыз ач калмасын дип, урак белән урып апкайтканыем.

      – Бик әйбәт, апа, камыл астын урганга сүз юк, – ди Халикъ. Үзе кулына тоткан таягы белән тирә-ягына төрткәләп

Скачать книгу