Скачать книгу

начальнигы, отставкадагы генерал. Һөнәр мәктәпләре аңа эшче көче бирә икән: үсмерләр дүрт сәгать укыйлар, дүрт сәгать эшлиләр, ягъни балта остасы, буяучы, штукатурчы булып практика узалар. Халикъ складтан ак җәймәләр яздырып алды, армейский заправка ясыйбыз дип, ду килеп йөри. Кузгалды тегенең фанатик сыйфатлары. Бригадирларны җыеп сөйләшә. Педагогларга тынгы бирми. Мине торакларның берсенә тәрбияче итеп куйды, үзе белән ияртеп йөри.

      Мунча яктыртып, халыкны тазарттык, чистарттык.

      – Ошыймы бу тәртип? – ди, һөнәрчеләрне җыеп.

      – Ошый, – диләр.

      – Яхшы эшләсәгез, тагын да яхшырак булыр. Һөнәрчеләр арасыннан һәвәскәр ике художник табып алды, плакатлар яздырды, стендлар эшләтте, стена журналы «Чаян» чыгара башладык. «Чаян» ны ерактан күренеп торырлык зур итеп эшләтте. Художниклар кайгыга калдылар. Атнасына ике мәртәбә чыгарыла торган сатирик журналга – егерме квадрат метр зурлыгындагы фанер тактага буяу каян табып бетерергә? Карикатураларны төсле итеп ясарга кирәк. Монда да җаен тапты Саматов, фанерны известь белән буята, иске галошларны яндырып, корым әзерләтә, төсле буяуга үлән суы кулланалар. Үләндә, үзегез беләсез – яшеле дә, сарысы да, алы да – күңелең ни тели, шул төс бар. Гаҗәп матур карикатуралар килеп чыга. Әллә кайлардан күренеп тора.

      – Иблистер бу Саматов! – диләр педагоглар. Китте һөнәрчеләр арасында ярыш. Художниклар алдынгыларның да, ялкау-саботажникларның да фамилияләрен язып, сурәтләрен төшереп торалар. Ялкаулардан һөнәрчеләр эче катып көлә.

      Бу минем өчен бик тә күңелле бер хәл иде. Тик мин «тәртип урнаштыруның» шома гына узмаганын аңлап алдым. Минем намуслы сантыем Саматов һөнәрче үсмерләр арасында гына түгел, бригадирлар арасында да тәртип урнаштырырга кереште. Аның өчен син булачак балта остасы, ятим үсмерме, әллә тәҗрибәле бригадирмы – барыбер, син кеше булып калырга тиеш. Саматов килгәнче, бригадирлар ятим балаларны кешегә санамыйча кимсетеп караганнар. Эшкә чыгарган чакта ремесленникларның хәтта аякларыннан сөйрәп төшерү кебек нәрсәләр булган.

      Саматов андый бригадирларны рәхимсез рәвештә эштән куды. Сәбәбен – социалистик законны бозган өчен, дип аңлатты. Тегеләрнең килешәсе килми, өйрәнгәннәр җәзасыз башбаштакланырга. Саматов өстеннән Казанга хезмәт резервлары идарәсенә жалоба язалар. Янәсе, Саматов, һөнәрчеләр белән сүз берләшеп, җимерү эше алып бара.

      Уйламаган-көтмәгән җирдән комиссия килеп төште. Комиссия башында – хезмәт резервлары идарәсе начальнигы.

      – Иптәш идарә башлыгы, егерме җиденче торактан егерме кеше эштә, берәү авыру, дежурный Касыймов.

      Комиссия карап чыга торакларны – армиядәге төсле тәртип. Икешәр кат ак җәймә, яшел одеял, чытыр ак мендәр. Идәннәр ялт итеп юылган. Стеналарда – плакат, картина.

      – Барысы да шулаймы, иптәш Саматов?

      – Барысы да шулай, иптәш идарә башлыгы.

      Ашханәгә киләләр. Дежурный чатнатып рапорт бирә. Ашап карыйлар – аш тәмле.

      Киңәшмә

Скачать книгу