Скачать книгу

тәүбәсе булмасмы?

      – Минем әти сүзен җилгә очыра торган кеше түгел.

      Саматов кискен итеп башын чайкады, миңа өздереп кенә карады да:

      – Минемчә, шул җиткән! – диде.

      – Аңламадым. Нәрсә җиткән?

      – Куркып яшәве – аның өчен җитәрлек җәза. Җинаять составы булмау сәбәпле, әтиеңнең эше туктатыла.

      Мин утырган җиремнән сикереп тордым да Саматовны кочаклап алдым. Аклады бит ул, аклады минем өметемне!

      Мин Халикъ Саматовны элеккесеннән дә битәр бер ярату белән, олы итеп, зур итеп, сыеныр кешем итеп ярата башладым, миннән допрос алу бәрабәренә үзе турында да сөйләттем.

      Әтисе Габдрахман, әнисе Маһибәдәр икән. Баулы ягында туып үскән. Халикъ ачлык елны туган, шуңа күрә озын булып үскән, имеш. Нигә аксыл йөзле дә зәңгәр күзлеме? Өченче буын бабасы латыш, әбисе сөргендәге латышка кияүгә чыккан. Карчыга борын, озын буй, җете зәңгәр күз – латыш бабасы бүләге. Дүрт бала булганнар. Берсе суга батып үлгән, берсе кызамык чиреннән вафат. Төпчек кыз Сания дә баш бала Халикъ торып калганнар.

      Утыз бишенче елны әтисе аларны Казанга алып килә. Үзе ТЭЦта бетонщик булып эшли. Тик бәхете булмый картның. Ашханәдә агулы колбаса ашап үлә. Бәлки, ул үлмәгән дә булыр иде, колбасаның агулы икәнен сизеп алуга, конторага йөгерә. Башкаларны – илле дүрт кешене коткарып калалар, ашыгу сәбәпле, моны оныталар. Урындыкка утырган килеш бөгәрләнеп үлгән.

      «Минем әти шул эшне эшли алыр идеме? Башкаларны коткарыр өчен, үзен корбан итәр идеме?» Бу фикергә мин җавап таба алмыйм.

      Мин аның белән янәшә атлыйм. Аның таза беләкләренең җылысын тоеп, кулын күкрәгемә кысып барам. Безгә хәзер сүз сөйләү кирәкми, ул минем өчен ачык, мин аны үтәдән-үтә күрәм шикелле.

      Көн кичкә авышып килә. Күләгәләр озая башлаган, көндезге кайнарлык та кими төшкән, ял итеп йөрүче яшьләр кайту ягына борылганнар.

      Урманда озак кына йөреп, яр буена төштек.

      Халикъ мине көймәләр биреп тора торган лабаз янына алып китте, паспортын бирде, ун сум акча калдырды да, миннән рөхсәт тә сорап тормастан, ныклы ихтыяр белән мине көймәгә кертеп утыртты, кулына ишкәк алды, моңсулана төшкән зәңгәр күзләрен балкытып:

      – Ә хәзер кич безнеке… – диде.

      Мин аның ихтыярына буйсындым.

2

      Кемгә ничектер, минем үземә бик тә аңлаешлы бер хакыйкать бар: егет чакта еллар буе белмәгәнне, ирең булгач, бер айда белергә була икән. Бер күреп сөйләшергә әллә ни бирердәй булып йөргән кыз чагымда Халикъ Саматов минем өчен озын буйлы чибәр офицер иде. Мин аның белән икәү, култыклашып, урамнардан узып китәчәк көннәремне күз алдыма китерәм: көнчелектән нишләргә белмәгән бистә кызлары безгә кызыгып карап калырлар инде, дип уйлый идем. Өйләнешкәнебезгә ел ярым булды инде, минем әле Халикъ белән урамда йөргәнем юк.

      Туй узу белән, ул мине укырга кыстый башлады. Син укырсың, мин эшләрмен, диде. Ул заманда хатын-кызлардан укырга бик атлыгып торучы юк иде, абитуриентларның күбесе фронттан кайтып төшкән шинельле солдат иде. Мин, әллә ни авырлык күрмичә,  пединститутка барып кердем. Тик уку дигән нәрсә үзе бик авыр булып чыкты.

Скачать книгу