Скачать книгу

нәрсә бирергә соң? – диде Хәйрүш, уйга калып.

      Бүләкнең төрлесен тәкъдим итеп карадык, ләкин барыбызга да ошаган әйбер табып булмады. Безнең шау-шуны сабыр гына тыңлап торгач, хәвефсезлек инженеры тагын сүзгә кушылды:

      – Миндә бер нәрсә бар, әгәренки ул сезнең күңелегезгә ошаса бирә алам, – диде. Чемодан төсле күн чехолны чишеп, аның эченнән ике көпшәле ау мылтыгы чыгарды.

      Егетләр, аның тирәсенә җыелып, тиз генә мылтыкка бәя биреп алдылар.

      – Иске түгелме? – диде Шәйхаттар.

      Хәвефсезлек инженерының хәтере калды:

      – Бумы иске?! Бу, беләсең килсә, егеткәем, атаклы заводныкы. Иң зур мастерлар кулыннан үткән штучный эш. Аучылар әйтмешли, ике көпшәсе дә чок! Миңа аны ерак баҗай танышлык буенча гына табып бирде.

      Шәйхаттар, аучылык эшендә үзенең дә төшеп калганнардан түгел икәнен күрсәтергә теләгәндәй:

      – Яралап кына калдырмыймы? – диде.

      – Ничек яралап?

      – Була шундый мылтыклар: атуын да шәп ата, ә куянны җиргә сыламый, кошны да яралап кына калдыра…

      Бу юлы нинди сабыр Нуришанов та кызып китте:

      – Әнә кара! Кая карыйсың, тишек борын, имәннең очына кара! – Инженер предохранительне чыкылдатып ычкындырды, мылтыкны аучыларча җиңел генә иңенә терәде, йөнтәс кара кашлы сул күзен бөтенләй бөркәп куйды һәм гөрселдәтеп атып җибәрде. Мылтык тавышы бөтен промыселны айкап, киредән безгә кайтып җиткәнче, имән очындагы бәләкәй генә бер ботак сынып чыкты да әйләнгәләп җиргә килеп төште.

      – Ай, харап иттегез имәнне… – Зөбәрҗәт, еларга җитешеп, җирдә яткан ботакны барып алды.

      – Әнә бит егетегез миңа ышанмады, – диде Нуришанов акланган сыман. – Ә Җәүдәт болай гына атмый, ул очар кошны әйләндереп сала. Мә, ал, мастер, миннән булсын яхшылык!

      – Туктагыз әле, Гыймран агай, бу бит сезнеке. Ничек була инде бу?

      – Һәй, исең киткән икән, – диде хәвефсезлек инженеры, аның нәрсә әйтергә теләвен аңлап. – Бригада исеменнән бирергә телисез икән, миңа акча җыеп бирерсез.

      – Менә анысы акыл! – Хәйрүш җиңел сулап куйды. – Рәхмәт, Гыймран агай, коткардыгыз. Бирегез бишне!

      Каты итеп кул кысыштылар. Ау мылтыгын тоткан Хәйрүшнең йөзе балкып китте, инженер тыенкы гына елмаеп куйды. Мин бригада егетләренә күз төшердем.

      Алар да канәгать күренә. Галиәхмәтовны каршы алырга була хәзер!

      Шулай да мин үзебезнең беренче аяныч хатабыз менә шушы ау мылтыгыннан башланды дип уйлыйм.

      Өченче бүлек

      Без эш урыннарына таралдык. Ә эш безнең – муеннан! Һәркайсыбызга сигезәр скважина. Алар төзек эшлиме, туктамаганнармы, ватылмаганмы, ниһаять, нефть агып ятмыймы – һәммәсен барлап-карап, тикшереп чыгарга кирәк. Көн саен кыргыч төшереп, парафинын кырдырып торсак та, барыбер берәр айдан скважина стеналарына парафин утыра, аны кайнар пар белән җебетергә, операторлар сүзе белән әйтсәк, «мунча кертергә» кирәк. Шуның өстәвенә әле безнең фонтан атмый торган, тукталган скважиналарыбыз бар. Аларны сафка бастырырга, аларны яңадан фонтан аттыра башларга

Скачать книгу