Скачать книгу

якка карамадык.

      Саваплы диеп әйтерлек,

      Бер эшкә ярамадык.

      Болганчык суда балыкны,

      Барыбер тота алмадык.

      Су болганчык… ә балыгы,

      Булмаганын, аңладык.

      Болганчык еллар, су кебек,

      Исраф булган вакытлар.

      Бер генә начар ягы бар,

      Төзәтергә вакыт тар.

      Бу ни була… Әәмин?

      Ни аңлата мондый куллар…

      Кемдер әйтә «амин» ди.

      Кешеләр шулай куя бит,

      Интернеттан карыйм ди.

      Кемнәр шулай «гафу» сорый,

      «Зинахар» дип ялварган.

      «Дога» укый кемнәр шулай,

      Андый булган… җаннар бар.

      «Дөрес» диеп дәлилләүне,

      Кемдер шулай күрсәтә.

      Ничә тапкыр кую белән,

      Саннар белән үлчәтә.

      «Йога да» ул кемнәр өчен,

      Ялгыз, тыныч калганда.

      «Бир бишне» дип шап иттереп,

      Сәләмләшеп алганда.

      Беләбезме нигә шулай,

      Тотабыз да «чәпәйбез.»

      Асылларын аңлый алмый,

      Һаман җирдә… яшәйбез.

      Галәмдә

      Кая безнең урын бу галәмдә,

      Җир үзе дә, тузан бөртеге.

      Бер ноктасы күктә җемелдәүче,

      Бер йолдызлы кояш төркеме.

      Күккә карап ниләр күреп була,

      Барысы да – йолдыз кешегә.

      Кешелекнең бөтен галимнәре,

      Тиңләшә алмый җиһан эшенә.

      Ераклыклар… яктылыклар елы,

      Акыл җитә алмый аңларга.

      Фаразларның төрлеләрен тезеп,

      Тырышалар безне алдарга.

      Космос диләр, болыт түбәләрен,

      Этләр очып кайтты бер сәгать.

      Ракеталар күктә була алу,

      Суда йөзгән кебек, бер гадәт.

      Кем үлчәгән галәм киңлекләрен,

      Кемнәр аны бераз чамалый.

      Дәлилләр дә, фараз белән бергә,

      Фәнгә гел ышану ярамый.

      Без судагы гади балык кебек,

      Суы да аның сай һәм кечкенә.

      Җавапны да безгә бирә ала,

      Аллаһ дигән бөек көч кенә.

      Диванпәрвәр

      Яңа пәрвәрләр туалар,

      Пәрвәрләрнең пәрвәре.

      Кинжаллардан да көчлерәк

      Диваннардан бәргәне.

      Яңа һөнәр, бик табышлы,

      Ата …«жиңә» барысын.

      Иснәмәсә дә сугышның

      Бер тапкыр да дарысын.

      Дөнья киңлекләрен айкый,

      Диванда пәрвәрләре.

      Цифрлашкан акылмы ул,

      Диван… а пәрвәрләре.

      Сүгә, тибә, сугып ега,

      Егылучы табыла…

      Жыелучылары күпме,

      Шундый диван… янына.

      Каты «сугыша» пәрвәрләр,

      Түзсен диваннар гына.

      Кеше күңелендә кала…

      Башка сыйганнар гына.

      Кирәге юкта шикелле,

      Ул пәрвәрләр диванга.

      Яткан килеш – алар эше,

      Пәрвәр итеп куйганга.

      Дога көтеп

      Дога көтә солдат яу кырында,

      Иптәшләре өчен үтенеп.

      Үзе түгел, алар җаны диеп,

      Күз яшьләре

Скачать книгу