Скачать книгу

ен үзләштердем. Аннары 2 ел Ижау шәһәрендә банкта эшләдем. Иҗатымның чәчкә аткан вакыты да нәкъ шул елларга туры килә. Аңа тиклем дә бераз шигырьләр яза идем, әмма аларны кешеләргә күрсәтергә ояла идем. Ә инде 2017 елны Ижаудагы "Татар кызы" конкурсында катнашканда, үземнең иҗат җимешләремне социаль челтәрләрдә куя башладым. Икетуган апам Эльмира Нигмәтҗанның киңәшләре, интернеттагы дусларымның уңай комментарийлары, шигырьләремнең Удмуртиянең Яңарыш газетасында басыла башлавы -болар миңа канат куйды, яңадан иҗат итәргә илһам бирде. Шул ук елларда шигырьләрем җыр буларак та яңгырады.

      2018 елда кияүгә чыктым, Нефтекама шәһәренә күченеп кайттым. 2019 елны игезәк балаларыбыз туды. Хәзерге көндә тормыш иптәшем Илнур белән 3 бала тәрбиялибез: игезәкләр Арыслан, Нәргизә, һәм кечкенә улыбыз Чингиз. Кияүгә чыгып балалар тапкач, иҗатым да яңа борылыш алды дип саныйм, хәзер шигырьләр сирәгрәк туса да, алар элеккеге кебек самими түгел, тирәнрәк мәгънәле, минемчә.

      Бу җыентыкта сезгә 2014 елдан алып, бүгенге көнгәчә язылган шигырьләремне тәкъдим итәм. Аларда минем яшәешем, уй кичерешләрем, борчуларым. Күңел түремнән ургылып чыккан иҗат җимешләрем сезне дә уйландырыр, күңелегезгә дәрт өстәр, яшәү көче бирер дигән өметтә калам.

      Мин бәхетле!

      Мин бәхетле! Бу турыда

      Оран салам бар дөньяга!

      Тормышымны башладым мин

      Яңа биттән, өр-яңадан!

      Елмаясым килә минем,

      Килә айларга җитәсем,

      Дөньядагы бар кешене

      Килә бәхетле итәсем!

      Кайвакыт шушы бәхеттән

      Хәтта елыйсым килә.

      Бәхетемне көйгә салып

      Җырлар җырлыйсым килә.

      Ә нәрсә ул бәхет? – диеп,

      Сорарсыз сез бәлки миннән.

      Бәхет – ул бит шундый гади)

      Бәхет – яшәү шушы җирдә!

      Сәламәтлек – ул зур бәхет,

      Бәхет – тыныч кунелең.

      Таңның атуын күрүең

      Үзе бәхет түгелме?

      Бәхет – синең якыннарың

      Булсалар янәшәңдә,

      Бәхет – канәгать булуың

      Хезмәт түккән эшеңдә.

      Бәхетлемен – бу тормышта

      Яшәвемнән тәм табам.

      Теләгем – бу бәхетемнән

      Аермасын бер Аллам!

      2016 ел.

      Татар кызы

      Мин татар дип горур әйтә алам:

      Сойләшәмен татар телендә.

      Татар әкиятләрен тыңлап үстем

      Тумасам да татар илендә.

      Нечкә күңелемә сеңеп калган

      Әтиемнең гармун моңнары.

      Шул моңнарга кушылып әниемнең

      Искә тошә матур җырлары.

      Мин татармын! Татар кызы үзем.

      Татарлыгым белән мактанам!

      Әле дә ярый татар кызы булып

      Туганмын дип ихлас шатланам!

      Үз халкымнын гади бер кызы мин

      Татар кызы үзем, татармын!

      Милләтебез белән горурланып

      Бу хисләрне мәңге саклармын!

      2017 ел.

      Күңел көче

      Һаваларда очкан кошлар кебек

      Хис итәмен кайчак үземне.

      Күпме уйлар, күпме хис күңелдә,

      Шат елмаю бизи йөземне.

      Илаһи көч чолгап ала мине,

      Таулар күчерерлек көч сизәм!

      Барысы да үзебезнең кулда,

      Бар да яхшы булыр бик тиздән!

      Һәр кешенең күпме изге эшләр

      Аткарырлык күңел көче бар.

      Әммә сәбәпләре дә юк түгел:

      Кәефе юк, яки вакыты тар.

      Шул сәбәпләр аркасында күпме

      Эшләр ята башлап ташланган.

      Беләм, сездә дә бар андый уйлар,

      Күңел түрләрендә сакланган.

      Ә вакыт – ул аккан суга тиң бит,

      Әйләнә дә яңа көн туа.

      Көннәр арты айлар, айлар арты еллар…

      Гомер көндәлегенә тула.

      Әмма безнең гомер тик бер генә,

      Мәңгелеккә килми бер кем дә.

      Яхшы гамәлләрсез үтмәсен иде

      Ходай безгә биргән бер көн дә.

      2017 ел.

      Атлыйм

Скачать книгу