ТОП просматриваемых книг сайта:
Әдәбиятны өйрәнү юлында / На пути изучения литературы. Хатыйп Миңнегулов
Читать онлайн.Название Әдәбиятны өйрәнү юлында / На пути изучения литературы
Год выпуска 0
isbn 978-5-298-03602-3
Автор произведения Хатыйп Миңнегулов
Издательство Татарское книжное издательство
Ә соң бу ике бөек шәхеснең үзара мөнәсәбәтләре, бер-берсе турында күзаллаулары ничек булган? Һәм Тукай, һәм Исхакый ХХ йөз башы татар иҗтимагый-мәдәни, әдәби тормышның үзәгендә кайнаганнар, андагы яңа әсәрләрне, китапларны, каләм әһелләрен белеп барганнар. (Исхакый хәтта сөргенгә җибәрелгәч тә, Казан, Уфа, Оренбург милли, рухи тормышыннан хәбәрдар була.) Тукай 1907 елда Казанга килүенең беренче көннәрендә үк Исхакыйны күрергә тели. С. Рәмиевкә: «Гаяз әфәндене күрә алмам микәнни инде?» – дип өзелеп әйтеп тә куя. Әмма инде Исхакый шушы көннәрдә генә Архангель губернасына сөрелгән була. [1:80]
«Инкыйраз…» һәм «Шүрәле» авторлары, гәрчә шәхсән бер генә мәртәбә очрашмасалар да, бер-берсенең иҗатларын белеп яшиләр. Бу хакта аларның мирасларында шактый гына факт-мәгълүматлар бар. Мәсәлән, Тукай үзенең «Мөридләр каберстанындан бер аваз» шигырендә (1906) болай дип яза:
…Дәрсе гыйбрәт вирде безә «Инкыйраз» нам (исемле. – Х. М.) бер әсәр;
Аһ, боны язган кеше инсан икәндер белмәдем…
Күрәсез: яшь шагыйрь өлкән каләмдәшенең әсәрен югары бәяли, аны «гыйбрәт сабагы» дип атый; ә инде аның авторын хәтта мифлаштыра. Тукайның «Казанга кайтыш» (1912), «Тегеннән – шуннан» (1912), «1912 елның… хисабы» (1913) һәм кайбер башка язмаларында да Исхакый һәм аның аерым әсәрләре уңай яктан телгә алына. Үзенең «Мәктәптә милли әдәбият дәресләре» исемле хрестоматиясендә (1911) әдип иҗатыннан кайбер үрнәкләр дә бирә.
Бөек шагыйрьнең бөек әдипкә багышлап язылган махсус шигырьләре дә бар. Шуларның берсе – 1907 елда иҗат ителгән «Кем ул?». Җиде икеюллык строфадан торган бу шигырьдә Исхакыйның милли яшәешебездә башкарган олуг эш-гамәлләре, тоткан урыны бәян ителә:
…Караңгыда идек, аттырды «Таң»ны кем?
Безне бер көлдергән, бер еглаткан кем?
Кәчән көнләрне уйга алдыран кем?
Вә бер дә «Инкыйраз»ын аңдыран кем?
(Узган көннәребезне уйлаткан кем?
Һәм «Инкыйраз»ны исебезгә төшергән кем?)
Тукай өчен Исхакый – «милләтне күтәрүче», аңа «тел бирүче», «исемен яңгыратучы» да, «дошманнарыбызны күрсәтүче» һәм «милләтне шатландыручы» да, «бөтен зәхмәт»-авырлыкны үзенә алучы да. Гадәттә, бу шигырьнең исемен, андагы һәрбер юлны сорау билгесе белән басалар. Әмма ул – гадәти сөаль генә түгел, ә икърарны, раслау-горурлыкны эченә алган сорау да.
Тукай үзенең үлеменә егерме өч көн кала иҗат иткән «Мөхәрриргә» шигырен (1913) турыдан-туры Исхакыйга мөрәҗәгать итеп яза. Ул сөргеннән азат ителгән бөек әдипне лаеклы каршылау уңае белән иҗат ителгән. Әмма рәсми хакимият Исхакыйның Казанга кайтуын тыя.
Кыйтга жанрында язылган «Мөхәрриргә» шигыре «Инкыйраз…» авторына олуг хөрмәт, аны зурлау хисләре белән сугарылган. Тукай Исхакыйны милләтнең юлбашчысы («чубаны»), гаделлекне, хаклыкны торгызучы рәвешендә бәяли, аны сагынуын, аның ватанга кайтуын бөтен барлыгы белән тели.
…Кайт