1
Үзбәк галиме Е. Исхаков «Мәхәббәтнамә»нең Сырдәрья буендагы Сыгнак шәһәрендә языла башлап, «Сарай каласына барганда» төгәлләнү ихтималын искәртә [6:187].
2
Студентлар һәм укытучылар өчен күп мәртәбәләр сөйләнгән лекцияләр циклының бер варианты.
3
Бөгелмәлеләр Хатыйп аганы зурлады
Күренекле тарихчы, мөгаллим, милләтпәрвәр, җәмәгать эшлеклесе (II Дәүләт Думасы депутаты…), төрмә-сөрген газапларын күпләп кичергән, ахыр чиктә шәхес культы сәясәтенең корбаны булган Һади Атласиның (1876–1938) чирек гасырга якын гомере Бөгелмә белән бәйле. Нәкъ менә шуңа күрә дә бу төбәктәге милләттәшләребез аны аеруча якын күрәләр, бу олуг затка багышлап төрле чаралар уздырып торалар, аның тормышын, күпкырлы эшчәнлеген өйрәнү, пропагандалау юнәлешендә игелекле гамәлләр кылалар. Үткән 8 апрель, мәсәлән, Бөгелмәдә чын мәгънәсендә Һ. Атласи көне, бәйрәме булды. Шәһәрнең татар гимназиясендә Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнары укучылары, мөгаллимнәре, җәмәгатьчелек вәкилләре катнашкан махсус конференция уздырылды. Көннең икенче яртысында Бөгелмәдәге Татар мәдәният йортының зур залында бик тә җылы, мәгънәле кичә булды. Бу чараларда Казан федераль университеты профессоры Хатыйп Миңнегулов катнашты һәм чыгышлар ясады. Аңа «Милли мәгърифәтне һәм татар халкының үзаңын үстерүдә күрсәткән фидакярлеге өчен» Бөгелмә татар җәмәгатьчелеге тарафыннан «Мәгърифәтче» һәм Һади Атласи премиясе дипломы тапшырылды. Кичәдәге чыгышларда һәм «Бөгелмә авазы» гәҗитенең (7. 04. 2017) махсус сәхифәсендә Х. Миңнегуловның гыйльми, мәгърифәти эшчәнлеге югары бәяләнде.
4
«Шәрык һәм Гареб контекстында әдәбият һәм сәнгать» темасына уздырылган Халыкара конференциядә укыган доклад (КФУ, 2017, 19–21 октябрь).
5
А. Ш. Бәдретдиновның «Гази Кашшафның әдәби-тәнкыйди һәм гыйльми эшчәнлеге» монографиясенә (Казан, 2014. – 216 б.) фәнни мөхәррирнең кереш мәкаләсе (4–6 б.).