Скачать книгу

һәм драматургиясе, аеруча төрек һәм аның аркылы кергән Аурупа сәхнә әсәрләре йогынтысында барлыкка килә. Һәм шунысы кызыклы: татар драматургиясе ел үсәсен ай үскән, ай үсәсен көн үскән кебек, бик тиз арада аякка басып, ныклап үсеп китә. ХХ йөзнең беренче дистә елында ул лирик һәм эпик төрләр белән ярыша башлый. Профессиональ һәм үзешчән театрлар халыкны бик кыска вакыт эчендә драмага күнектерә. Г. Исхакый, Г. Камал һәм кайбер башка авторлар бу жанрның классик үрнәкләрен тудыралар. Урыс, Аурупа, төрек һәм бүтән телләрдән күпләгән пьесалар татар теленә тәрҗемә ителә. Татар сәхнә әдәбиятында драманың комедия, драма, водевиль, сатирик, шигъри һ. б. жанрлары һәм шәкелләре ныклап үсеп китә. Болар бар да татар әдәбиятында драма төрен XIX йөз кысаларында түгел, ә ХХ гасыр башы сүз сәнгатенә мөнәсәбәттә яктыртуның урынлырак булуын күрсәтә.

ӘДӘБИЯТ

      1. Миңнегулов Х. Сәйф Сараи: Тормышы һәм иҗаты. – Казан : КДУ нәшр., 1976. – 190 б.

      2. Миннегулов Х. Татарская литература и Восточная классика (Вопросы взаимосвязей и поэтики). – Казань : Изд-во КГУ, 1993. – 384 с.

      3. Миңнегулов Х. Шәрык һәм татар әдәбиятында кысалы кыйссалар : монография. – Казан : КДУ нәшр., 1988. – 198 б.

      4. Әдәбият белеме сүзлеге / төз. ред. А. Г. Әхмәдуллин. – Казан : Татар. кит. нәшр., 1990. – 238 б.

      5. Шарипов А. М. Зарождение и становление системы стихотворных жанров в древнетюркской и тюрко-татарской литературе (VIII–XIV вв.) / науч. ред.-проф. Х. Ю. Миннегулов. – Казань : Изд-во КГУ, 2001. – 363 с.

      6. Миннегулов Х. Идея государственности в тюрко-татарской литературе VII–XIV вв. – Казань, 2016. – 112 с.

      7. Татар поэзиясе антологиясе. I кит. – Казан : Татар. кит. нәшр., 1992. – 543 б.

      8. Сәйф Сараи. Гөлестан. Лирика. Дастан. – Казан : Татар. кит. нәшр., 1999. – 296 б.

* * *

      1. Әдәбият белеме : терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. – Казан : Мәгариф, 2007. – 231 б.

      2. Татарская энциклопедия : в 6 томах. – Казань : Институт Татарской энциклопедии, 2002–2014 г.

      3. Габдулла Тукай. Энциклопедия. – Казан : Г. Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, 2016. – 864 б.

2017

      I. 4. «Мәхшәргәчә» «исме терек» Шиһаб хәзрәт

      (Шиһабеддин Мәрҗанинең тууына 200 ел тулу уңае белән)

      «Һөнәр вә мәгариф кайда булса, шунда барып тәхсил итәргә (укырга. – Х. М.) кирәк».

Ш. Мәрҗани

      «Шиһаб хәзрәт – чын мәгънәсендә бер бөек ислам галимедер… Ул – тарихның атасы, ул – безнең Һеродотыбыз (Геродот. – Х. М.)»

Җ. Вәлиди

      «…Аның бөтен әсәрләре фикердә хөррият белән, киләчәккә яхшы караш белән, адәм гакылына ихтирам белән сугарылган».

Г. Ибраһимов

      «Шиһаб хәзрәт… ул бер имам гына, мөдәррис кенә, бер дин галиме генә түгелдер. Ул – милләтебезне яңа нигезгә корышучы, милләтебезнең киләчәк җил-давылда саклануы өчен аның тамырын тазартучы бер милли хезмәтчебездер, бер ил төзүчебездер. Шуның өчен без аның бу туган көнен бәйрәм итәбез».

Г. Исхакый

      Кешелек тарихы, вакыт агышы гел бер мөһим хакыйкатьне раслап тора: бөек затлар һәрбер

Скачать книгу