Скачать книгу

иярсәң… Ата караклар ич алар, келәт басып йөрүчеләр. Хәлдән килгәнчә мин сиңа үзем дә ярдәм иткән булыр идем». Үзе бик игелекле булды тагы. Биш кадак он яздырып бирде…

      Әни! Менә шушы салына төшкән капкаңны ачып, үзең дә кайтып керерсең инде. Әнә кара тавыгың, кетәгенә менәргә чамалап, кырын-кырын йөренә. Миннән шикләнә булса кирәк. Утынлык ягына узыйм әле. Ярылмый калган ботаклы кисәкләр шактый җыелган. Булмаса, ваткалый торыйм. Балта кая? Шалашлы баз авызында түгелме? Әһә, сарай буенда икән. Әтидән калган имән бүкән һаман үз вазифасын үти әле. Шушы бүкәнгә утын ярырга иелгәч, ихтыярсыздан теге Кәрим мулла малае Дисбай искә төшә. Алтыннарын яшереп йөрткән әтисе кинәт кенә үлеп киткәч, ул хәзинәне күпме генә эзләп караса да табалмый. Вакытлар үткәч, беркөнне баскыч төбенә чыгып баса. Нәрсәгәдер бик тә ачуы килә һәм, кулына балта алып, ишегалды уртасында торган бүкәнне ярып ташлый. Бүкән куышыннан яшерелгән алтыннар чәчелеп китә… Бүкәнгә иелгәч, минем дә аны ярып карыйсым килә. Тик алтыннар безнең әтигә тәтемәгән шул! Тырышып-тырмашып көн күрсен дә… Кара бу кәкре ботакны, ярылмаска чамалый. Балтаны тешләп авызын ыржайткан… Солдат абыйсы белән көрәшмәкче! Баш аркылы томырыйк әле. Оп-па!.. Ике якка очтыңмы?.. Әни кайткан ич! Капка ачылганны сизми дә калганмын.

      – Исәнме, әни?!

      – Ул-ым!..

* * *

      Әни! Инде менә ничәнче көн, кич йөреп кайтышлый, мин шушы инеш ярында тукталып калам. Тиз генә өйгә керәсем килми. Язгы ташкыннардан ишелә барган яр җанымны тынгысызлап, йөрәкне тырмап тора. Яр ишелүен әткәй таллары гына саклый алмаячак. Менә мондагы кырый өянке, авып, өч метр җирне умырып алган. Киселгән төбе кызыл яр читендә судан башын калкыткан крокодилдай тырпаеп тора. Юк, бу ярны ничек тә ныгытасы. Йә булмаса инеш суын әнә теге дугаланган болын почмагыннан бульдозер белән ердырып җибәрергә кирәк. Болай эшләсәң шәбрәк. Председатель рөхсәт итсә. Син сорап караган булгансың да… гозереңне кире каккан. «Болын бит ул көтүлек җирләре», – дигән. Юкса бу болын почмагы егерме биш сутыйдан да артмый. Ярар, колхоз эшенә керешкәнче, үзем сорап карармын әле Күгәйдән…

      Су буйлары тын. Нигәдер минем җан гына тынгысыз, әни. Үз-үземә урын таба алмагандай, айлы кичтә каңгырып йөрим. Төрлесен уйланам. Сез дә, әти белән икегез, кичләрен шушы инеш буйларыннан серләшә-серләшә парлашып йөргәнсез, төрле планнар коргансыз. Әнә шулай каршыгыздан гына ярканатлар пырылдап очкандыр. Аяк тавышларыгыздан инеш буенда кунып калган казлар тын гына эчкәрәк кереп йөзеп йөргәннәрдер. Көмеш су өстенә иелгән тал ботаклары йокы аралаш аларның йомшак йонлы башкайларыннан сыйпап калгандай иткәндер. Бу зифа талларга сөялеп, сез күңелегездән нинди уйлар кичердегез икән?.. «Атаң вакыт-вакыт утырткан таллары белән сөйләшеп тә йөрер иде», – дисең. Юкка түгелдер, берәр хикмәте булгандыр аның, әни. Бәлки, ул җир кешесенең үз хезмәтен күрә белүдән, маңгай тире тамган туган туфрагына мәхәббәте арта барудандыр. Алай булмаса, бер киткән Грозный шәһәреннән ул, туган илен сагынып, бәлкем, әйләнеп кайтмаган да булыр

Скачать книгу