Скачать книгу

ң ком-далалары, чүлләре буйлап уздык, походта булдык. Ләкин, кайда гына булсам да, син истән чыкмыйсың. Сагынуларымнан бөтен дала иркенә бер кычкырасым килде… Эссе чүлдән атлыйбыз. Баш очындагы кояш мәңге сүрелмәстер кебек. Тирә-як киңлекләрендә рәшә дулкыннары тибрәлеп йөзә. Кызган комнан бөркелгән һава йөзләрне юа. Гимнастёркадан бәреп чыккан аксыл тир эзләре – әйтерсең чүл уйсулыклары төшерелгән карта. Әледән-әле иреннәр кипши. Маңгайдан тамган тир тамчылары, комга төшеп өлгерә алмый, парга әйләнә. Комга иңеп кергән аякларга көч өстәгәндәй, авыз эчемнән генә адымнарымны саныйм: «Бер, ике, өч…» Очраган кыенлыкларны җиңәргә тырышам. Күңел: «Түз, сабыр бул!» – ди.

      Күктә кояш. Аңа карап бара-бара телгә киләм: «Кояш! Зинһар, әниемдәй мәрхәмәтле бул! Сусатма артык. Беләм: синдә тиңсез яну көче!..»

      Чү! Ни булды? Әллә күзләрем ялгыш күрәме? Кояш җир өстенә тәгәрәп төшеп килә кебек. Тотып калырга теләгәндәй, кулларымны өскәрәк күтәрдем. «Юк, юк! Кирәкми! Җир шары янарга тиеш түгел. Тынычлык, халыклар дуслыгы хакына, аналарыбызның имин картлыгы, сабыйларның якты киләчәге, бүгенгенең фидакяр хезмәте хакына без, солдатлар, сафка басканбыз!» Яшен тизлегендә узган уйларымнан адымнарымны акрынайта төшәм. Хәтта аяк басып атлавымнан кызган комнар дары кебек кабынып китәр дә Җир шарын кара төтен каплар күк… Кабат каршы төшәм: «Юк, юк! – дим. – Бу Җир өсте мәңге аяз булырга тиеш!»

      Әнкәй! Уйларым бераз синнән читкәрәк тайпылганга ачуланма. Чөнки мин – солдат, буыннар дәвамы, тынычлык сакчысы.

      Йә, кем теләми җирдә бормаланып аккан инеш-елгаларның һаман да тыныч кына ага бирүен, җылы яңгыр тамчыларыннан, күзгә күренеп, кырларда тибрәлеп башаклар үсүен, күңелләрдә, тургайлар моңына ияреп, яңа җырлар шытуын?

      Меңнәр, миллионнар тели!

      Йә, кем теләми гүя болытларга киртә булып калкып чыккан яңа шәһәрләр, мәһабәт йортлар үсүен, кешелек акылының могҗизалар тудыруын?

      Меңнәр, миллионнар тели!

      Ә кем тели чәчәктәй гомерләрнең иртә өзелүеннән йөрәкләр сулкылдавын?

      Юк, беркем дә…

      «Җирдә үскән агачларның хәтта бер генә яфрагы да вакытсыз өзелеп төшмәсен иде!» – ди күңел.

      Әнкәй! Походта без, ялга тукталгач, учак яктык. Учак әйләнәсендәге солдатларның кояшта кызган йөзләрендә ялкын шәүләләре уйный. Бермәлгә бар да сүзсез калган. Һәркемнең күңелендә үз уе. Учак миңа әткәйләр истәлегенә янган ут сымак. Гүя мин аларның Җир күкрәгеннән безгә дәшкән тавышларын ишетәм: «Җир шары әле һаман да тынгысыз. Без аның хафалануын тыңлап ятабыз. Тынычлык өчен сакта уяу булыгыз!»

      Учак яныннан купкач, без янә походыбызны дәвам иттердек. Хәерле юл теләгәндәй, хушлашып, дала уртасында ялгыз учак янып калды. Аңа карый-карый, ераклаша-ераклаша, мин, әнкәй, сине уйладым. Йөрәгемдә сагыну хисләре яңарды. Туган җирем Татарстанның кечкенә генә инеш буена урнашкан Шәтке авылында улыннан сәлам хатлары көтүче әнием барлыгын хәтеремнән чыгармыйм…

* * *

      Солдат улың инде кайтырга чыкты, әни. Хезмәтен үтәп, бөтенләйгә! Сагынуларым тулып ташый. Уйларым дык-дык килгән поезд тәгәрмәчләреннән алда йөгерә. «Корыч аргамак» дала киңлекләреннән пошкыра-пошкыра чаба. Артыннан ияргән вагоннар борылышларда соры еландай шуышып уза. Йөрәк ашкынуы поездны «тизрәк, тизрәк!» дигәндәй ашыктыра. Дулкынлануымны тыярга тырышып, тәрәзәдән дала киңлекләрен, юл буйларын күзәтеп барам. Юл читендә үскән агачлар, бездән көнләшкәндәй, егыла-егыла артка чабалар. Мин хатирәләр бишегендә тибрәләм… Кайтып килүемне хәбәр итмәсәм дә, көтүеңне беләм, әни. Аналар йөрәге сизгер ул. Тик мин моның шулай икәнен соңрак аңладым. Тормышыңда сагынып-өзгәләнеп көтүләрең күп булды синең. Яшьтән үк ике сеңлең белән ятимә калгансың. Язмыш сезне чит җирләрдә бер-берегездән аерган. Аннары син аларны күпме бер күрергә зар-интизар булып яшәдең, әле дә булса яшисең. Исләреңә төшкәндә, үзәкләрең өзелә. Тагын әтинең сугышта һәлак булуы… Үлгән хәбәрен алгач та, ни гомер көттең син?! Барысына да түзә белгәнсең, әни…

      Кышкы кичләрдә безгә еш кына, бәйләвен алып, күрше Зәлия апа кереп утыра иде. Ул чагында миңа тугыз яшьләр чамасы булгандыр. Берсендә шулай мин дәрес әзерлим, Зәлия апа шәлен бәйли, син кабадагы көнҗәләдән җеп эрлисең. Сары сагыз кебек сузылып килгән йон, нәзек, сөякчел бармак араларында нечкәреп бөтерелә-бөтерелә, алъяпкыч итәгендә зырылдап әйләнгән орчыгыңа чорнала бара. Зәлия апа сүзчән түгел. Күбрәк син сөйләгәнне тыңлап, җөпләп утырырга ярата. Ул йомгак җебен тарттырып сүттерде дә авыз кырыйларын сөртеп алгандай итте һәм сорап куйды:

      – Саҗидә апа! Әйдәле, бер үз тормышыңны сөйләп җибәр, булмаса. Безнең авылга кайлардан килен булып кайттың? – диде.

      Башта, сүзеңне нәрсәдән башлыйм икән дигәндәй, уңайсызланып киттең, урыныңа җайлабрак утырдың һәм:

      – Сөйләмә дә инде, Зәлия, – дидең. – «Кыз баланың язмышы очар кошныкына тиң», – дип белми әйтмәгәннәрдер.

      Орчыгың алъяпкыч итәгеңдә янә бөтерелеп уйнап алды. Йөзең ничектер уйчанланып китте, тавышың әйтерсең йөрәк түреннән сыгылып чыкты:

      – И-и Зәлия, ул елларны искә төшерсәм, күңелләр әллә нишләп китә. Егерме беренче елдагы ачлык безнең бәхетсезлеккә булгандыр инде ул… – Авыр гына сулап

Скачать книгу